Логотип
Поздравления

Бүген — Мәдәният хезмәткәрләре көне!

Бүген – бәйрәм! Бик тә үзенчәлекле кешеләр – зыялы, белемле, илһамлы, гаҗәеп кызыклы затлар – мәдәният хезмәткәрләре тантана итә! Алар – яктылык, нур, җылылык, таратучылар, дөньябызны матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар. Һөнәри бәйрәмнәренең язгы көнгә туры килүендә дә символик мәгънә бар: табигать уяна, камиллеккә омтыла, хисләр яңара... Хезмәтләре – бәяләп бетергесез! Әдәбиятка, сәнгатькә, иҗатка, матбугатка армый-талмый хезмәт итүче шул тынгысызлар чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары, мәдәни мирасыбыз сагында торучылар. Алар һәрчак талантлы, алар һәрчак илһамлы, алар һәрчак шатлык өләшүдә!

Бәйрәм котлы булсын, кадерле дуслар!    

фото: pixabay.com

Комментарий юк

Хәзер укыйлар