Логотип
Поздравления

Атлауларыннан ук таныйбыз: Лилия! Туган көне белән котлыйк әле...

Без аның иртән эшкә килүен коридордан ишетелгән аяк тавышларыннан ук таныйбыз: билгеле бер ритмга тек-тек-тек атлый.

Лилия килә! – дибез.

«Кызлар, җаннарым, ни хәлләрегез бар?» – дигән гомуми сәлам сүзен (ә ул, әлбәттә, Казан арты, Арчалар сөйләше булып колакта яңгырап кала!) әкренләп һәркемгә күчерә-күчерә, хәл-әхвәл белешә, ул арада язасы геройларын мактый-мактый, номерга әзерләнеп бетү стадиясенә җиткән материалын сөйләп ташлый, чыгып китәсе командировкасын да телгә ала, очраклы гына редакциягә килеп кергән берәрсен якын туганыдай каршылап, чәйгә кыстый-кыстый, үзе пресс-конференциягә дә җыена башлый... Берьюлы әллә ничә эшне берьюлы Лилия генә шулай башкара аладыр! Әнә шулай бөтен эшне колачлый алганы, җитез һәм тәвәккәл булганы, баш редактор һәм редакция журналистлары арасында күпер хезмәтен оста башкарганы һәм, әлбәттә, морфология, синтаксисларны, компьютер технологиясен «бишле»лек белгәне өчен!.. ул җаваплы секретарь вазыйфасында журнал чыгару кебек бик катлаулы процесста кайный.

Бүген аның – Туган көне! Башын югары чөеп, балкып елмаеп, үзенә бер вәкарь белән тек-тек атлап Лилия килә! Шаян, ихлас, киң күңелле, юмарт холыклы, авылча беркатлылык белән шәһәрчә затлылыкны үзенә сыйдырган, артистлык сәләтенә маһир, эшчән, тырыш, үҗәт Лилиябез ул безнең! Бәхетле булсын!

Сәламәтлек, күп сөенечләр, гаилә бәхете, иҗат уңышлары телибез аңа!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар