Логотип
Поздравления

Алтын көздә туган кыз

Кадерле Нәфисә!

Ихластан котлыйбыз! Синең Туган көн – безнең өчен үзенә бер бәйрәм! Редакциядә бүген әллә нинди күңелле бер җанлылык! Их, күрсәң иде!.. Барысының телендә – син! Нәфисә исеме ничә генә кабатланмыйдыр! Ә син, гадәттәгечә, туган авылыңа – Балчыклыңа ашкындың. Шундый кыз үстергән әниеңә зур рәхмәтләребезне җиткер!

Шулай да күңелдәгесен тизрәк әйтеп калыйк, матур теләкләребезне юллыйк әле. Редакциябезнең визит карточкасы бит син! «Сөембикә»гә юл синнән башлана: ягымлы тавышың, һәркемне җылы каршылауларың белән һәммәсен эретәсең. Сер сандыгы, җан тынычлыгы үзең. Сабырлыгыңа, тыйнаклыгыңа, ихласлыгыңа, затлылыгыңа сокланабыз. Бергә-бергә озак эшләргә язсын!

Ә менә бу шигырь юллары сиңа бик тә туры килә кебек, Нәфисә..

 

Табигатьнең алтын көзгә

Күченеп беткән мәле.

Чәчәкләр дә, җимешләр дә

Бакчаны бизи әле.

Алмаларның сабыр, горур,

Канәгать, чибәр мәле.

Шул халәтнең чагылышын

Берәүдә күрдек әле.

Максатларга ирешелгән,

Үтәлгән бурычлары.

Яши күрсен шул хезмәтнең

Күреп куанычларын.

Алтын көздә туган кызның

Күңеле дә изгедер.

Бирсен Ходай игелекле,

Бәхетле озын гомер!

 

Яратабыз! Сагындык! Көтәбез! Тизрәк кил!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар