Логотип
Поздравления

29 ноябрь – Әниләр көне!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе җитә – Әниләр көне! Әйдәгез, очып кайтыйк, йөгереп керик яннарына! Хәлләрен белешик, җылы сүзләр әйтик, сөендерик, күңелләрен күрик кадерле әнкәйләрнең! Соңара күрмик. Алар көтә бит! Гел көтәләр, гомер буе көтәргә дә әзерләр...

«Сөембикә» журналының ноябрь санындагы шигырьләр исә әниләребезнең олылыгын тагын-тагын искәртер.

 

Харрас ӘЮП

* * *

Кайгырдың син, әнкәй, авырсак та,

Сызланасың – безгә авыр чакта.

Эчтән сызарыңны белеп торам,

Без ялгышып, беркөн абынсак та.

 

Керфек какмый чыккан төннәрең бар,

Ут йотып ла узган көннәрең бар;

Саргаясың тәрәзәдән карап –

Кай җирләрдә тагын кемнәрең бар?

 

Көенәсең җирдә хәсрәт барга, –

Агыласың гүя болытларда.

Тамасыңдыр көйгән иреннәргә,

Инде сулып барган минутларда...

 

Гаҗиз идем газап чиккәнеңә –

Чит кайгыдан яшьләр түккәнеңә.

Төшендем мин: безгә генә түгел,

Бар дөньяга ана икәнеңә!..

 

Факил САФИН

ӘНКӘЙ

 

Юл өзеге озаккарак китте,

Әллә ничек булды кышы да...

Бик сагынгач, хәбәр салган әнкәй –

Ак болытлар башым очында...

 

Мең кат үтеп сират күперләрен

Бәхет эзләп йөреш дөньяда.

Әнкәйләрнең аяк асты – оҗмах,

Читтә бәхет зәгыйфь шуңа да.

 

Билчән утап, кышын киндер эрләп,

Бар тоемын җуйган бармаклар,

Кайтсам, беләм, шундый йомшак итеп

Чәчләремне сыйпап ардаклар.

 

Шул мәлдә мин –

Кояш нурын эчеп,

Иләсләнгән шомырт чәчәге.

Шушы мәлдә мин бәхетне тоям,

Шушы мәлдә әйтәм: яшәдем!

 

Канат ярып тыелгысыз очам,

Балачаклы аяз көннәргә...

...Гомеркәйнең бер гөнаһсыз чагы,

Оеп ятам ап-ак мендәрдә.

 

Әнкәй өйдә. Бисмилласын әйтеп,

Җилпуч тутырып онын или ул.

Мин уянып, эшен бүлмәсенгә

Мөнәҗәт йә бәет көйли ул.

 

«Барып җиткәч дәрьяга,

китерделәр кимәгә,

Газиз телләрем бәйләнде,

белмим ни сүз димәгә...»

...Мичтә янган усак утыныннан

Чәчрәп төшә кузлар идәнгә...

Бәетендә үкси Сөембикә.

Шул чорлардан үкси илкәйләр.

Шул чордан ук безнең җаннар сукбай,

Шул чордан ук – үксез әнкәйләр.

 

Усак утыны күк гомер яна.

Сибелә дә җилгә, чәчелә.

Җилпучтагы оннар кисәк тузгып,

Килеп яткан чигә чәчемә.

 

Бәхет эзләп киткән идек юкса,

Тормыш безгә никтер үчекте.

Сабырлыгы сыймас әнкәйләргә

Әйтеләсе сүзләр кичекте...

 

...Ак мендәрдә хәлсез ята әнкәй.

«Улым кайткан...» Әйтте пышылдап.

...Ак болытлар мөлдерәмә тулып,

Туктап калган башым очында...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар