Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез! Мин 2016 елның маенда бәби алып кайттым, июль аена хәтле имездем. Июльдә беренче күрем килде һәм шуннан соң ниндидер сбой китте. Августта килмәде, сентябрь-октябрь-ноябрь айларныда килде, декабрь-январь айларныда тагын юк... Тестлар ясыйм, «отрицательно» күрсәтә. Бу нигә шулай икән? (Миләүшә, Саба)

Эксперт җавабы:

– Бала тапканнан соң, әгәр дә хатын-кыз баласын көнгә 6 тапкырга хәтле имезә икән – күрем килми. Бу очракта хатын-кыз организмында пролактин исемле махсус гормон күп булу сәбәпле, күрем килми. Әмма дә ләкин, бу әле имезә торган ханым саклану чараларын кабул итмәсә дә ярый дигән сүз түгел. Чөнки яшь әни күкәй күзәнәк җитлегеп, аталандырса – күрем килергә дә өлгерми, яшь әни авырга кала. Бу очракта сезгә туры килә торган махсус саклану чарасын сайлау өчен сезгә хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзер укыйлар