Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез, Айсылу апа! Минем кызыма 14 яшь булды. Ул 7 класста укый һәм аның якын дусты юк. Берсе дә минем белән сөйләшми ди. Андый вакытта ничек ярдәм күрсәтергә аңа? Шул сорауга җавап яза алмассызмы икән? Рәхмәт. (Гүзәлия. Екатеринбург)

Эксперт җавабы:

– Аралашу проблемасы бүгенге көндә күп балаларга хас проблемаларның берсе. Интернет, социаль челтәрләр үз эшен эшли – болай да аралашу проблемасы булган балалар бөтенләй үз эченә бикләнә, виртуаль дөньяга күчә… Сезнең сорауга төгәл генә җавап бирү читен – монда ачыклыйсы сораулар байтак. Шул ук вакытта, баланың аралашуда проблемалары бүген генә килеп чыкмагандыр. Ул инде кечкенәдән андый проблема белән таныштыр. Шулай да сез бу проблемага хәзер генә игътибар иткәнсез. Ә бит аралашу күәсе кечкенәдән формалаша, яшүсмерне үзгәрту күпкә катлаулырак. Әгәр кызыгыз дуслашып китә белмәсә аңа үзегез дус табыгыз, ул баланы ешрак кунакка чакырыгыз, бергәләп төрле чаралар үткәрегез, кино-концертларга йөрегез. Ә инде балалар бер-берсенә күнегә төшкәч, аларны күбрәк үзләрен генә калдырыгыз. Гомумән, дуслары, классташлары турында балагызда уңай фикер тәрбияләргә тырышыгыз. Сезгә белгечкә мөрәҗәгать итү дә комачауламас иде.

Хәзер укыйлар