Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез! Беренче балабыз Камилгә 10 яшь тулды. Ул безнең бик оялчан, әтисеннән нәрсә дә булса да сорарга ояла. Улым, әтиең чит кеше түгел бит, оялма дип әйтеп тә карыйм, юк. Берәр нәрсә сорар өчен әллә тагы 1- 2 сәгать җыенып йөри. Ә менә былтыр мәктәпкә башлангычларны диагностикага килгәндә рәсемендә үзен әтисе янынд, ә апасын минем янда ясап куйган иде. Димәк, әтисенә тартылу бар дигән сүздер инде ул... Ярдәмне сездән сорар идем?! (Альбина, Азнакай районы)

Эксперт җавабы:

Оялчанлык бөтен кешегә дә хас хис. Һәркем үз гомерендә оялчанлык, тартыну хисләре кичерә. Ләкин берәүләргә ул билгеле бер ситуациядә гадәти кичереш булса, һәм аның үз-үзен тотышына комачаулык итмәсә, икенче берәүләр һәрдаим оялчанлык хисе кичереп, үзләрен уңайсыз хис итәләр. Мондый кешеләргә артык оялчанлык укуда, эштә, гаиләдә, дуслары белән мөнәсәбәттә киртәләр тудыра, кешенең карьера үсешендә яки тормыш корганда киеренкелек китереп чыгара. Хатыгыздан күренгәнчә, улыгызның оялчанлыгы нәкъ менә әтисе белән генә бәйле, ул башка кешеләр, дуслары, яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклар кичерми кебек. Димәк, эш әти белән бала мөнәсәбәтләрендә, ягъни, аларның контактлары юклыкта (әтисе һәрчак эштә, аралашу өчен мөмкинлекләр аз, яки әти кеше, гомумән, балалар белэн аралашырга кирәк дип тапмый һ.б.). Иң беренчедән, әти кешегә улы белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Бүген сезнең улыгыз белән аралашырга вакытыгыз булмаса, яки бала проблемалары артык вак яки әһәмиятсез шикелле тоелса, иртәгә сез инде аңа кызыксыз яки кирәксез булырга мөмкин. Иң тыгыз эш графигында да балаң белән аралашырга вакыт табарга мөмкин. Моннан тыш бала (аеруча ир баланың) белән әтисенең нинди дә булса уртак шөгыльләре булырга тиеш. Бары шул дәрәҗәдәге аралашу гына тулы канлы контактка китерә, ир балага ир-атка хас булган үз-үзен тоту моделе булдырырга ярдәм итә һәм балада әтисенә карата ышану хисе тәрбияли.

Хәзер укыйлар