Октябрь саныбыз чыкты

Салкын яңгырлы көздә җылы хәбәр – яңа саныбыз чыкты.
«Сөембикә» журналының октябрь санының тышлыгында – булачак табибә, үсеп килүче буынга үрнәк яшь, актив Алинә Хәмидуллина. Тормышка яңа атлаган, яшь булуына карамастан, инде ул башкалар уйламаган идеяләрне дәчынга ашырган. Төрле яктан уңган бу туташ турында «Син булдырасың, кызым» язмасында танышырга була.
Быел октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр бәйрәме үткәрелә. Ул яшь бәйрәм әле – бары икенче тапкыр гына уздырыла. «Әти» язмасында гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләр роле турында уйланабыз. Әле бит әни дә, әти дә ролен үзенә алган әтиләр бар. Ялгызы гына бала тәрбияләүчеләр. Аларның бәхете нәрсәдә? Әлеге әтиләрнең тормышлары, уйланулары турында укыгыз.
Журналыбызда һәм сайтыбызда «Килен-кайнана» бәйгесе дәвам итә. Бу саныбызда Арча районыннан Равия апа Шәймуллинаның хаты дөнья күрде. Кайнанасы белән 43 ел бергә яши алар. Дус-тату тормышның серләрен алар тәгаен белә инде. Зирәк кайнанасының зирәк киңәшләрен сез дә укып карагыз әле.
«Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Аптырап калдыгызмы? Тормыш әллә нинди хикәятләр яза ул. Бәхетсезлек бәхеткә илтергә дә мөмкин. «Ачыктан-ачык» рубрикасы героинясының тормыш, мәхәббәт тарихы берегезне дә битараф калдырмас.
«Бер генә минутка» җырын күпләребез белә. Заманында иң популяр җырлар исемлегендәге җыр ул. Бу җырның язылу тарихы – «Бер җыр тарихы» рубрикасында. Әлеге җыр сүзләре башына ак яулыгын кыеклап бәйләп, чәчәкле күлмәк итәкләрен җилдә җилфердәтеп болыннан кайтып килгән гап-гади бер авыл кызы күңелендә ярала. Ул кыз булачак шагыйрә Динә Камалетдинова була.
Бүгенге көндә күкрәктә яман шеш авыруы аеруча киң таралган. Табиб-маммолог, онколог Хәсән Гобәйдуллин белән әнә шул авыру турында сөйләшәбез. «Алтын вакыт»ны истән чыгармыйк» язмасы бу авырудан профилактика турында. Ә ул – авыру белән көрәштә бердәнбер корал.
«Хатын-кыз галәме» кушымтасында шулай ук балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларга табиблардан җаваплар, көзен туклану рационы, гөлләр тәрбияләү. Матурлык экспертыбыз исә стресстан чыгарга өйрәтә. «Аш-су» рубрикасында кабактан чуду пешерергә өйрәнерсез. Дагстан сые ул.
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
РЕКАЛАМА АО «ТАТМЕДИА»
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...