Блоги
Унберенче көн
15 июль. Норвегиядә тагын бер әкияти көн уздырдык. Бу көннең төп өч пункты: Тролльлар юлы, Гейрангер фьорды һәм Ютонхейм таулары булды.
15 июль. Норвегиядә тагын бер әкияти көн уздырдык. Бу көннең төп өч пункты: Тролльлар юлы, Гейрангер фьорды һәм Ютонхейм таулары булды. Монда һавалар даими үзгәреп тора, еш кына томанлы булып, яңгыр сибәли. Шунда ук кинәт кояш та чыгып куя. Таунын бер ягы – болытлы, ә икенче ягы аяз булырга мөмкин.
Бүген иртәрәк торырга тырыштык. Беренче тукталышыбыз – Тролльлар юлы дип аталган искитмәле урын. Безнең төп юл да шуның аша үтә. Кискен бормалар ясап, текә күтәрелешләр аша бу юлны узасың. Шунда ук әллә никадәр шарлавыклар агып төшә. Тауның иң башына менгәч күзәтү мәйданчыклары куелган. Шулай ук берничә туристик сукмак бар. Ләкин без тау башына җиткәндә, бөтен җир куе томан эчендә иде. Бернәрсә күрә алмабыз дип, борчылдык. Бәхетебез бар икән: кинәт болытлар ачылып, кояш чыкты! Без менгән юлга гажәеп бер манзара ачылды...
Тролльләр турында, әйткәнемчә, Норвегиядә төрле ышанулар яши. Имеш, алар – шушы тау куышларында яшәүче зур ямьсез гәүдәле җан ияләре. Аларның төрле тән әгъзаләрен монда үскән агачлар формасында сурәтлиләр. Безнең урман иясе – Шүрәлегә охшаган образ булып чыга инде. Хәтта монда «тролль аучылары» исемле аерым төркем дә бар икән, алар тролльларның кайбер җирләрдә һаман да яшәүләренә чын-чынлап ышаналар.
Тролль юлын узганнан соң, Гейрангер фьордына юнәлдек. Аны Норвегиянен йөрәге, үзәге дип атыйлар. Ул – тар һәм бик тирән фьорд. Гейрангер фьорды үзәнендә йортлар, кунакханәләр урнашкан. Барысы да, әлбәттә, матур!
Туристлар монда күп килә, һәр җирдәгечә иң күбесе – кытайлар. Искәндәр миңа анлата: «Кытайлар дөньядагы барлык кешеләрнең биштән берен тәшкил итә. Шуңа күрә һәр очраткан бишенче кешенең кытай икәнлегенә син әзер булырга тиеш», – ди. Гейран фьорд аша үтә торган юл шулай ук бормалы. Башта аска төшәсең, соңыннан кабат күтәреләсең. Якынча мең метр биеклектә юл дәвам итә. Шушы юлдан Ютонхейм тауларына таба киттек. Юлда барганда без күргән пейзажларның үзенчәлеген аңлатырга минем сүзләрем җитмәячәк, мөгаен... Тирә-якта кар көртләре ята, һәр җирдән тау елгалары агып төшә һәм син югары сыйфатлы машина юлыннан барасың! Кая гына борылсаң да – юллар куандыра. 1300-1400 метр биеклектә дә менә дигән трасса юллары җәелеп ята.
Югарыда салкын, әмма һәр җирдә йортлар бар. Без куныр өчен урынны ышыграк урында таптык.
-
Күңелеңә җыйма
Әтинең әнигә нигә хыянәт итүен белдем
Дөрес эшлимме, әллә юкмы сезгә язып, анысын белмим. Тик күңелне дә бик бушатасы килә.
-
Язмыш
Күкләрдә язылса...
Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа ВАФИНА, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганнарының берсе. Операциядән чыгып килүе генә иде аның. Оныгы Динарага шул көнне үк бер үтенечен җиткергән: «Чистайга кайтып киткәнче, «Сөембикә» редакциясенә алып бар әле мине...»
-
Язмыш
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
-
Проза
Ул үлмәде
Алдынгы сыер савучы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Вафина Фатыйма Вафа кызының якты истәлегенә багышлана.
-
Күңелеңә җыйма
Һәр ялтыраган алтын түгел...
(Тормыштан алынганнар)
Комментарий юк