Сорочи базарына, шәл сатарга...
Безнең Әтнә, Арчалар – шәл ягы... Шулай дип язуым булды, шунда ук ике «ләкин» колагымны бора башлады: беренчедән, татар яшәгән бик күп төбәк үзен «шәл ягы» дип атый ала, ә икенчедән, «шәл ягы ИДЕ» дип сөйләсәм генә инде кече ватаным хакында. «Без үскәндә» дим инде алайса – шулай дөресрәк булыр.
Чыннан да, без үскәндә шәл бәйләп сатмаган хуҗалык сирәк иде авылда. Мәзәге дә бар: шәл сатучы берәүдән сорыйлар икән: «Ничә граммлы бу шәлең?» Тегесе җавап кайтара: «Белмим, җаным! Башлаган чакта 400 грамм мамык алган идем, шуны ашка да салып ашадык, чәйгә дә салып эчтек – азагына күпме калгандыр, үлчәмәдем». Менә без дә кәҗә мамыгы «ашап» үстек. Йөз ун сум хезмәт хакы алып эшләгән әнигә аена йөз егерме сумлык бер шәл бәйләп сату – гаилә кеременә иң саллы өлеш иде. Әтиебез бакыйлыкка бик иртә китте. Әби белән бабайның колхозчы пенсияләре – башта уналтышар, аннан хәтта егермешәр (!) сум булды. Без – дүртәр ел аерма белән туган өч ир малай. Бүген «ишле» диярләр иде, ә ул чакта гадәти күренеш. Гаиләне кешедән ким-хур итмичә әнинең шәлләре яшәтте. Тик шәлне бәйләү – бер нәрсә, аны урнаштырасы бар бит! Кәҗә мамыгын да табып була: йә кыйммәтрәк бәягә авыл саен йөреп сатучылардан аласың – алар һәр бәйләүчене белә, запаслары беткәнен дә чамалый, йә инде, курыкмасаң, терерәк танышларга ияреп, Саратов, Актүбә якларына чыгып китәсең – кәҗә асраган якларда мамыгы да арзанрак. Әмма иң авыры, әйткәнемчә, шәлне сату! Арадашчылар бар, теләсәң, өеңнән алып китәләр – тик арзанга. Инде унбиш-егерме сум отыйм дисәң – Хәбибулла бабайның пенсиясе бит! – туры юл Казанга, Сорочи базарына.
Һай, ул Сорочи базары! Сабый чагымның иң зур куркынычы да, иң зур кызыктыргычы да... Нәрсә генә сөйләмиләр ул Сорочи турында: имеш, анда, карак өстендә карак, кесәңне дә кисәләр, чак кына юньлерәк киенсәң, шәрә калдырып чишендерәләр, талыйлар, алдыйлар, хәйләлиләр... Шулары өстенә тагын милиция: «спекулянт» дип эләктереп алырга гына торалар! Әле кайсы куркынычрактыр?! Бандит үзең белән булганны гына талый, ә милиция эш урыныңа – мәктәпкә язып җибәрә. Пионервожатый гына түгел, коммунист та бит әле син, әни, ай-һай!.. Ә яшәргә, тормыш алып барырга кирәк, малайларны күтәрәсе бар. Шуңа да шимбә кичтән әнине Казанга фронтка озаткандай озатабыз. Һәм якшәмбе кайтып җиткәнче, ут йотып көтәбез.
Тик Сорочи базарының икенче, үтә дә кызыктыргыч ягы бар: сабый аңы буенча, анда җаның теләгән бөтен нәрсәне табарга була! Аркадий Райкин әйтмешли, «диффсит» – шунда инде аның оясы, кызлар-егетләр! Казанда яшәгән туганнан туган абыем белән апаем кигән «Монтана» һәм «Левис» джинсылары да Сорочида алынган бит. Ике йөз сум тора бер чалбар – акылга сыймаслык: ике айлык хезмәт хакы! Ах, ул джинсылар, үсмер чакның татлы хыяллары!.. Бүген гастрольдә кайсы шәһәрдә булсам да, «фирменный» дигән кибетләргә кереп чыгарга тырышам. Чуарлыктан күз камаша, әмма безнең балачакта Казан «пижоннары» Сорочи базарыннан алып кигән джинсылар юк беркайда да. Юк андый кабатланмас зәңгәр төс! Хәер, күкләре дә андый зәңгәр түгел бит хәзер, ә, кордашлар? Сулары да андый тәмле, шикәре дә андый баллы түгел...
...Сорочи базарының исеме үк тәэсир итә иде миңа: Николай Васильевич Гогольның «Сорочинская ярмарка»сы белән аваздаш булганга, чуар, шау-шулы әкияти ярминкә кебек тоела иде. Үсә төшкәч, әлбәттә, ярым-легаль сәүдә урынының Гоголь әкиятләреннән дә, «Мең дә бер кичә»дәге Багдад базарыннан бик нык аерылуын аңладым. Казанда белем эстәгән студент елларымда, дус егетләр күпме генә: «Әйдә, бер әйләнеп кайтыйк!» – дип кыстасалар да, бер тапкыр да Сорочи базарына бармадым: чынбарлыкны күреп, күңелемне кайтарасы килмәде...
Ә хәзер менә, олыгаеп килгән көннәрдә, еракта калган Сорочи базары күңелемдә акрынлап кабат чуар төсләрен ала башлады. Кабат шаулый Сорочи ярминкәсе – кемдер алдый, кемдер алдана. Ә мин, сабый бала, әнинең күчтәнәчләр белән Казаннан шәл сатып кайтканын көтәм...
-
13 август 2020 - 15:00Без имениКай тирәдә иде соң ул "Сорочи" базары? Бер барган идем сапоги алырга, караңгыда бардык, яктыра башлаганчы таралып та бетте базар.
-
13 август 2020 - 07:51Без имениМарат Биграк шап итеп иска аласын молодец Барысын да уттек замана узгара без карарбыз молодец афарин
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»