Логотип
Блоги

Сәхнәдә – шәһәрлеләр

Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башлана. Төп артистлар – шәһәр халкы.


Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башлана. Төп артистлар – шәһәр халкы. Фестивальне «Живой город» заманча сәнгать фонды уздыра.

 Шәһәрлеләр театры – профессиональ булмаган актерлар белән профессиональ театр. Элек тамашачы  булып залдан карап утырганнар, хәзер – спектакльнең  актив иҗатчылары. «Моң» берләшмәсе оештыручыларының берсе Нурбәк Батулла моны заманча сәнгать дип атый. Ягъни монда кысалар да, кагыйдәләр, режиссура, драматургия дә юк. Шәһәр халкы килеп, билгеле бер темага үз фикерләрен җиткерә,  шуның буенча спектакль туа.

«Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе казанлылар катнашында спектакль эскизлары  булдырган. Фестиваль кысаларында әлеге проектларны тамашачыларга күрсәтәчәкләр. Бу өч проект төрле темага багышланган: таксистлар,  Казан укытучылары үзләре турында сөйли,  кырык һәм аннан да олырак яшьтәге хатын-кызлар үзе һәм гаиләсенә кагылышлы проблемаларны бәян итә. Моның театр белән нинди бәйләнеше барлыгын әле аңлап бетереп булмый. Бәлки форма белән алдыртырлар. Миңа калса, ул гап-гади әңгәмәгә кайтып кала. Ә андый әңгәмәләр, театр сәхнәсенә караганда, ютуб-каналда уңышлырак булыр кебек. «Без шул рәвешле халыкны өйрәнәбез», – диде Нурбәк Батуллин.  Эксперименталь театр мәйданында моны төрлечә иҗат итеп карау дип аңларгамы, әллә инде иҗади кризис дипме? Боларга җавап спектакльләрне карагач табылыр бәлки.    

Шулай ук фестиваль кысаларында шәһәрлеләр театры форматында эшләнгән өч премьера күрсәтелә – «Чын татар», «Умаление мира», «Децентрализация».

«Без билгеле бер кануннар буенча эшләмибез. Нәрсә дә булса аңлатырга да җыенмыйбыз.  Бары тик сораулар куябыз. Җавапны һәр кеше үзе  таба, чөнки ул субъектив», – дип аңлатты Нурбәк Батуллин. Мәсәлән, «Чын татар» спектаклендә  чын татар егете булыр өчен нәрсә кирәк, үз-үзеңдә татарлыкны ничек ачарга дигән сораулар куелачак. 
Шулай ук «Кыйссаи Йосыф» перформанслар сериясе тәкъдим ителә. Проектта катнашучылар ел дәвамында  Кол Галинең  әлеге поэмасын тикшергәннәр. Фестивальдә аның нәтиҗәләре күрсәтелә.  Бу перформанслар Казанның төрле почмакларында көне буе барачак.  

Гомумән, фестиваль эшчәнлегенең төп асылы – шәһәрлеләрне аңларга тырышу, ирекле мәйданда аларның эчке халәтләрен күрсәтү дип аңладым. Әмма аны ачып күрсәтү ирекле була алмый, чөнки  оештыручы кешеләр факторы бар. Димәк, нәрсә генә дисәк тә, субъектив һәм ниндидер күзаллауларга  нигезләнеп эшләнгән.  Әмма һәр фикер яшәргә хокуклы. Димәк, барып күреп кайтырга кирәк. 

Спектакльләрне карау өчен алдан теркәлү узу мөһим. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар