Логотип
Блоги

Очкычка утыргач, син − ирексез кош...

Самолет салонда ут сүнде, күпмедер вакытка дөм-караңгыда калдык һәм кинәт аска төшеп киткәнне сиздек. Идәнгә кешеләрнең кул багажлары килеп төште. Паника башланды...
 
«Самым безопасным видом транспорта является воздушный» (Интернеттан) 

* * *
Миңа самолетта очу ошый. Ни өчен дип, гаҗәпләнерсез, бәлки. Гадәттә бит кешеләр очарга куркалар. 

Ә мин яратам. Бердән, очкыч-самолет үзе ошый. Ни өчен икәнен әйтә дә алмыйм, ошый − бетте-китте...
 
Икенчедән, очу процессы ошый. Адреналин! Шушы минутларда мин дөньядагы иң-иң көчле фаталистка әйләнәм. Күз алдына китерегез инде: сиңа бөтенләй ят булган, гомердә бер тапкыр да күрмәгән-ишетмәгән ниндидер кешеләр кулына үз тормышыңны тапшырасың. Ятлар икәнен белә торып тапшырасың... Самолетта каешларны буып, һавага күтәрелеп очып киткәннән соң, син үз тормышың белән идарә итүдән туктыйсың. Машинада, поездда барганда әле үз-үзеңне саклап калу өчен нидер эшләргә була (секундның 1/3 өлешен тотып ала алсаң), ә монда − юк... Син − Очраклылык дип аталган галиҗәнап кызыклы хөкем кулында... Йә үтерә ул сине, йә теләгән урыныңа исән-сау илтеп куя. Башка мөмкинлек юк. Самолет һәлакәтеннән соң исән калган кешеләрнең саны күпме генә икән? Очып киткән мизгелләрдә кешеләрнең реакциясен күзәтәм. Агаралар, көлешүләр туктый, йөзләр җитдиләнә, эчтән генә дога укыганнары аңлашыла. Хәтта җирдә чакта догага төкереп караганнар да һавада белгәннәрен әйтәләр. Менә очкыч югарыга күтәрелә, таблода «каешларны ычкындырырга ярый» дигән язу пәйда була. Кешеләр җиңел сулап куя, рәхәтләнеп сөйләшә-аралаша башлыйлар. Кызык инде. Әле бит куркыныч бетмәде, киресенчә, зурайды гына! Соңгы минутка кадәр дога укырга кирәк! Юк шул. Кешеләр өчен самолетның горизонталь хәлгә килүе куркынычның югалуы белән бер. Мондый биеклектән егылып төшсәң, исән калмыйсың инде... Хәер, техниклар әйтүенчә, һава һәлакәтләрендә кешеләр егылудан үлмиләр. Күпчелек очракта җиргә килеп төшкәндә алардан фрагментлар гына кала инде, чөнки һава басымы кисәк үзгәрү эчке органнарны өзгәли һәм канны кайната, 10 мең км биеклектәге 50 градус салкынлык һәм җил гәүдәнең ачык урыннарын пыяладай уалучан итә, янгын 90 секунд эчендә очкычны башыннан ахырына кадәр ялмап чыга... Куркыныч чынбарлык. 

Шулай бервакыт Мисырдан кайтканда самолет турбулентлы зонага эләкте. Бик каты турбулентлы зонага. Салонда ут сүнде, күпмедер вакытка дөм-караңгыда калдык һәм кинәт аска төшеп киткәнне сиздек. Аттракционда (тәкәрлектә) атынгандагы кебек, эч суырылып килде. Идәнгә кешеләрнең кул багажлары килеп төште. Паника башланды.... Куркыныч икән ул, җәмәгать. Без киноларда гына күреп белгән әйбер тормышта бөтенләй икенче төрле. Паника ул − йогышлы авыру кебек һәм аның белән идарә итү мөмкин түгел. Әйтик, янәшәдәге берәр кеше елый башласа, үзеннән-үзе аңа кушылып елыйсың. Еларга теләмәсәң дә, күз яшьләрен тыеп булмый. Монда да шулай: паника синең эчеңә үтеп керә һәм хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә! Үз-үзеңне саклау инстинкты өскә калка. Салондагы кешеләр дә нәкъ шул законнарга буйсындылар: кайберәүләр сикереп торып, пилотлар утырган кабинага ыргылдылар һәм бәрелеп-сугылып беттеләр, кешеләр өстенә егылдылар. Пилотлар сиңа ничек ярдәм итсен инде?! Ярый әле, турбулентлы урын озак булмады, самолет өскәрәк күтәрелеп, тынычланды. Тик җиргә төшкәнчегә кадәр кешеләрнең күзендә курку иде...

...Самолетта очу ошый миңа. Ниндидер таныш халәт ул... Очкычка утыргач, син − ирексез кош... Ирексезлек. Үз мөстәкыйльлегеңне югалту. Чит-ятлар кулына калып, Ходайдан ярдәм сорау һәм өметле киләчәккә ышану... 
Таныш халәт.

Нәкъ менә самолетта очканнан соң, үз мөстәкыйльлегемнең, үз ирегемнең никадәр татлы һәм кадерле булуы турында уйланам. 

Татар халкы ничә гасыр инде Рәсәй дигән очкычта оча... 


Комментарий юк

Хәзер укыйлар