Нинди кайнана булырга: кагыйдәләр арта 

Гөлнур Сафиуллина

Бер танышым шалтырата:  – «Нинди кайнана булырга?» – дигән язмаңны укыдым. Мөмкин булса, мин дә үземнең кагыйдәләрне өстим әле. Кемгәдер, бәлки, ярап куяр... Әгәр үзем өчен бу кагыйдәләрне башта ук булдырсам, шактый нервам янга калган булыр иде. Үлгән нервлар кабат терелми диләр бит... 

 

Беренче кагыйдә: килен белән үзара мөнәсәбәтләргә зур өметләр багламагыз. Сез күз алдына китергәннән яхшырак була икән – бик әйбәт. Әмма андый очраклар сирәк шул. Бөтен кешене дә кайнанасы үз кызы кебек якын итеп яратмый. Шул ук вакытта, һәммә килен дә кайнанасына үз әнисенә караган кебек карамый.  Кызганыч, әлбәттә, тик нишләтәсең – тормыш бу...  

Беренче киленем белән улым ун ел тордылар. Ун ел буе аның өчен минем исемем «сез» булды. Шактый җитешле, хәтта бай гаиләдә үскән иде ул.  Кемгәдер бәя биргәндә: «Он же слаще морковки ничего не ел!» – дигән гыйбарәне бик еш куллана иде. Улыма да бу сүзне шактый ишетергә туры килде бугай... Кода белән кодагый да безне үзләренә тиңсенмәде. Андый чакта гаиләне саклау авыр бит ул: атлаган саен әнисе кабатлаган сүзләр кызның колагына бер кермәсә, бер керә. Югыйсә, шөкер, без дә алай төшеп калган кешеләр түгел. Улыбыз да шактый дәрәҗәле урында эшли.  

Беренче киленем белән аралашулардан алган кагыйдәләрнең тагын берсе: ачуга ачу белән җавап бирмәгез. Төрле чак була. Әгәр киленеңнең тавышында ярсу, ачу сизәсең икән, сөйләшүне ничек тә туктатырга тырыш: бүлмәдән чыгып кит, эш тап, телефонга бүлен... Учакка нигә ут өстәргә? Тагын да зуррак булып кабынып китсен өченме? Ә ут өстәмәсәң, учак аз гына яна да, сүрелә, басыла, ахырда сүнә бит ул. Беләм, беләм, бу вакыт синең эчтә дә агрессия баш калкыткан була: киленнең үзеннән дә усалрак итеп әйтәсе килә. Әмма ышаныгыз – менә шул чакта дәшми калудан да хәерлесе юк.  

Әйе, аерылдылар... Улым өч бүлмәле фатирдан киемнәрен генә алып чыгып китте. Шуның алдыннан гына ярты ел буе ремонт ясаган иде. Китәргә дигән уе булмагандыр. Кызын бик ярата иде – аның хакына яшәде дә. Ә түземлеген нәрсә сындырды – анысын белмим. Аңа бик авыр икәнен күргәнгә, төпченмәдек...  

Ярты елдан соң, командировкага баргач, башка шәһәрдә яшәүче классташын очратты ул. Дөресрәге, беренче мәхәббәтен... Хисләр кабынып китәргә күп кирәкмени?! Минем дус хатынымның улына кияүгә чыккан иде ул кыз, балалары  тугач, аерылыштылар. Улын әти-әнисенә калдырып, башка шәһәргә күченеп киткәнен белә идек белүен. Анда әйбәт кенә эшкә урнашкан, карьера ясаган. Шуларның барысын ташлап, улыма ияреп кайтып төште ул. Бер-бер артлы ике бала тапты. Була инде, төрле хәлләр була... Улымнан зарланып куя еш кына. Андый чакта сүзне гел: «Сезнең улыгыз...» – дип башлый. Исемен дә «оныта». Кайсы әнигә үз баласын хурлаулары ошасын?! «Яучылар җибәреп, чакырып кайтармадым лабаса мин сине!» – дип бик әйтәсе килә дә, дәшмим.  Өченче кагыйдә дә шул: аның җанына тиячәген белгән сүзне беркайчан әйтмәскә. Улыңны югалтасың килмәсә – әйтмәскә. Ир кеше кызык бит ул: анасын никадәр яратса да, күп вакыт мондый очракларда хатын ягына баса.  

Әйтәсе килгән сүзләр бар анысы... Бүгенгеләр менә баланы бакчага әтиләре озатырга, алып кайтырга тиеш дип саный. Ата кеше нинди җаваплы эштә эшләсә дә. Без бит үзебез өлгерә идек. Өлгерергә тырыша идек... Ир-атны сакларга, азрак аярга кирәк бит аны. Ансыз калсалар, үзләренә авырга киләчәген уйламый бүгенге хатын-кызлар.  

Күңелдә киленгә әйтергә теләгән сүзләр артык күбәеп китсә, аның элеккеге кайнанасына – дус кызыма шалтыратам. Икәүләп бушанабыз. Мине иң яхшы аңлаган кеше ул... Эчне бушатырга шундый бер якын кешене һәркем таба аладыр. Күп кирәкми, берәү булса, җитә.  

Күңелне бушатасың да, кабат яши башлыйсың.  

Тагын бер кагыйдә: үз дәрәҗәңне үзең белергә тиешсең. Ә моның сере кабат бер нәрсәгә барып тоташа – дәшмәүгә. Базар хатыны кебек талашкан кайнананы кайсы килен хөрмәт итсен?!  

 

Яхшы кайнана булып тумыйлар, аңа өйрәнәләр дигән идем узган юлы.  

Тагын кемнәр нинди кагыйдә-киңәшләр өсти ала?  

"Мин нинди каенана булырмын?" – http://syuyumbike.ru/index.php/blog/min-nindi-kaenana-bulyrmyn/min-nindi-kaenana-bulyrmyn

Поделиться:
Комментарийлар (4)
Cимвол калды:
  • 17 август 2020 - 14:35
    Без имени
    Мин наоборот бу апа шикелле килен. Нэкь шулай фикерли башладым 7 ел ир бн тору дэверендэ. Башта кызу идем, мин сонгы эйтергэ тиеш дип уйлый идем. Э минем кайнана уртэргэ мине сабэп эзли иде. Эткэ сояк ыргыткан шикелле. Менэ шуны анлагач, уземне уртэртермим, мине чыгырдан чыгара алмагач, узе ачуын кая куярга белми. Э элек мин уртэлгэч шатлыгын кая куярга белми. Семьяда бер акыллы кеше булырга тиеш бит инде 🙂
  • 10 март 2020 - 19:36
    Без имени
    Ин кыены шул шул - дэшми калу...
  • 10 март 2020 - 11:06
    Без имени
    Алтын киңәшләр! "Нинди килен булырга?" дигән киңәшләр дә булмас микән? Бик теләп укып карар идем. Акыллы киленнәрдән, акыллы кайнаналар була аладыр ул.
  • 10 март 2020 - 10:37
    Без имени
    Кагыйдәләр кубәя😆кайнана булырга куркырсың монда. 😂
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар