Логотип
Блоги

«Нигә безнең татар ирләре шундый түгел икән?»

Баштан ук әйтеп куям: берәүне дә башка милләт кешесе белән тормыш корырга өндәү түгел бу язманың максаты. Танышым да үз язмышын моның өчен сөйләмәде.

Хәер, укыганда сез моңа үзегез үк ышанырсыз. 
Гадәттә, күбрәк хатын-кызлар өчен генә язсам да, укучылар арасында ир-атлар да байтак бит. Бу сүзләр – күбрәк алар колагына. Аннан, язмада сөйләнгәннәрне кемгәдер ишеттерергә телисез икән, сез аның юлын тапмый калмассыз дип ышанам. Җайлап кына, турыдан-туры бәреп әйтмичә генә... Әй, нигә өйрәтеп торам әле, мондый гына зирәклек сезнең үзегездә юкмыни?! 
Әйдәгез, танышымны тыңлыйк.

– Иремнән бик яшьли тол калдым мин. Олы улым инде өйләнгән, кызым әле кияүдә түгел иде. Әтиләре салырга яратты, шуның белән китте дә... Гаилә тормышыма инде нокта куелган кебек иде – кабат кияүгә чыгармын дигән уй ялгыш та башыма кермәде.
Вакыт – барысына да дәва, диләр. Дөрес икән ул. Иремне югалту хәсрәте дә тарала, тоныклана төште. Мин дә тынычландым. Үзем генә яшәүнең тәмен белә башладым. Ә ялгыз яшәүнең минуслары гына түгел, плюслары да бар икән аның. Бигрәк тә исерек ирне айныта алмый җәфаланганнан соң. 
Шулай еллар узды. 
Биш ел элек бер хезмәттәшем үзенең юбилеена чакырды. Күптән лаеклы ялда булсам да, эшләп йөри идем әле. Кунакка без өчәү бардык. Без килүгә Аня: «Хәзер Олег та килеп җитә, ул да безнең белән булачак», – диде. Аның читтә абыйсы барлыгын шунда гына белдем. 
– Кызлар, сезнең икегезнең дә ире бар, монда мин генә ялгыз. Кунак егет минем янга утырыр инде, ямегез, – дидем шаяртып.
Алар, көлә-көлә, янымда буш урын калдырдылар. Һәм Аняның абыйсы килгәч, аны шул урындыкка утыртып та куйдылар. 
Без шул кичне таныштык.
Бу яшьтә бер күрүдән гашыйк булу бар дисәләр, мәңге ышанмас идем. Әгәр үзем менә шулай дөньямны онытып гашыйк булмасам...
Олег – элеккеге хәрби инженер. Оренбург өлкәсендәге бер кечкенә шәһәрдә хезмәт иткән. Берничә ел элек хатынын җирләгән. Бер кызы бар икән. Сеңлесенә туксанны узган әтиләрен карарга булышырга кайткан менә. 
Без шул кичне таныштык та, башка аерылышмадык. Мин киноларда гына шулай була дип белә идем. 
Тормышым да моңарчы тулы булып тоелган гына икән минем...  
Мине тагын менә нәрсә шаккаттырды: рус ирләре бөтенләй икенче төрле икән бит. Безнең татар ирләреннән җир белән күк кебек аерылалар. Беренчедән, икенче ирем эчми-тартмый. Дөрес, татарның да аракыга якын да килмәгәне күп анысы, миңа гына шундые туры килгәч тә... Без Олег белән ашарга гел бергә пешерәбез. Гомумән, бөтен эшне икәү эшлибез. Мин өй җыештырам икән, ул тузан суырта, тузан сөртә. Идән юам икән, ул ашарга әзерли тора. Кер юам икән: «Алия, голубушка, әйдә, мин керне үзем сыгам, сиңа авырдыр», – дия-дия, шунда ук булыша башлый. Хәтта юган керне эләргә дә икәү чыгабы без! Урамнан кайткач, киемемне салдыру, чыкканда киертү, сапогиемның молниясен күтәрү... Шундый татар ирен эзләп табып кара әле син! 
Русларда «замужем» дигән сүз бар. Шушы яшькә җитеп, мин, ниһаять, ир аркасына аркаланып яшәүнең нәрсә икәнен аңладым. Беренче ирем белән торганда тормышны гел мин алып бардым. Аңа берни кирәкмәде: бик инертный кеше иде мәрхүм. Дөрес, сүгенмәде, тавышланмады, кул күтәрмәде. Ә Олегның  бөтен нәрсәсе алдан уйланган. Хәтта менә бүген кичкә ашка нәрсә пешерәсе дә. Мин сезнең белән очрашуга киткәндә ул итне инде суыткычтан алып калды. 
Пешерергә мин үзем дә бик хирыс. Вак бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, коймак... Гөбәдиямне исә балалар бик яратып: «Мондый гөбәдия башка бер кешедә дә юк!» – дип ашыйлар. Алъяпкыч бәйләп, яулык ябып, нидер пешереп йөрүем  Олегка да бик ошый. Ә ул үзе балыкны бик тәмле кыздыра. 
Чәчәкләр бүләк итеп шаккатыра ул мине. Бер сәбәпсез! Сөендерер өчен генә. Мин аның игътибарын көн дә тоеп торам. Кичә менә башым авыртып яттым. Бүген инде әллә ничә тапкыр хәлемне сорарга өлгерде. 
Ә ул миңа әйткән матур сүзләрне санасам! «Их, безнең татар ирләре нигә боларны әйтми икән?! Никадәр бәхетле гаиләләр артыр иде бит!» – дип уйлыйм кайчак. Башларына да килми шул безнекеләрнең.... Ә хатын-кызга җылы сүз кирәк бит аңа. Арттан килеп кочаклап алулар, муен чокырыннан үбеп китүләр...
Биш ел яшәп бер тапкыр да сүзгә килгәнебез юк әле. Дөрес, хәрби кеше булгач, кырыслыгы чыгып-чыгып куя. Әмма мин дә бит инде дөнья күргән, ачысын-төчесен дә татыган: сыгыла да, бөгелә дә беләм. Һәм болар хатын-кызга кирәк дип саныйм. Гомумән, икебез дә тормышта инде күп сабаклар алганбыз. «Бу сүзне әйтмим әле, ярамас», – дип туктап кала беләбез. Бер-береңә ярарга тырышу да бар. Аз гына кәефсез икәнен сизсәм дә: «Нәрсә булды, сөйлә», – дим. Аңа бу гадәтем бик ошый. Әйе, беренче адымны гел үзем ясыйм. Горурлыкны читкә куям да. Их, хәзерге акыл яшь чакта булса бөтенләй башкача гомер ителгән булыр иде... 
Яшермим, күпләр кызыга миңа. «Ничек сиңа шундый кеше туры килде?» – диләр. Көнләшүчеләр дә бардыр инде... Мактанып әйтмим, урамда йөргәндә белмәгән кешеләр туктатып: «Нинди матур пар сез! Ничек бер-берегезгә туры киләсез!» – дигәннәре бар. Без гел җитәкләшеп йөрибез, күп вакыт яшьләр кебек бармакларны бер-берсенең арасына кертеп. Шуңа игътибар итүләредерме... Миңа – 67, аңа 68 яшь булуын әйтмәдем бит әле. 
Олег мине хатын-кыз буларак бөтенләй башка яктан ачты. Үземнең ниндилегемне үзем дә белмичә китәсем булганмын... Хатын-кызлар телендә «бирәм», «бирмим» дигән сүзләр бар бит. Беренче иремә аны мин дә әйткәләдем. Ул салгалап аптыраткач әйтелде шул инде. Ачу килгән, рәнҗегән вакытлар да булды... Ә бит ярамаган алай әйтергә: ир хатыны булгач, моңа һәрвакыт әзер булырга тиешсең. Дүрт ел эчендә бер тапкыр кире какканым юк менә. Шундый теләк белән, шундый яратып... Үз-үземә исем китә. Хатын-кыз ачылсын өчен ир-ат аның янында ата күгәрчен анасы янында бөтерелгән кебек бөтерелергә тиештер. Ә безнекеләр син эшләгәндә гел ятып торалар, телевизор карыйлар. Син ашарга пешерәсең, өй җыештырасың... Без, татар хатыннары, барыбыз да чисталык яратабыз. Эшеңне бетереп, урынга барып җиткәнче, хәлдән тайган буласың. Һәм әле аның күңелен күрергә дә тиешсең. Үзең турында исә уйлаган да юк. Бу бит дөрес түгел инде. 
Әле менә яңа гына Калининградтан экскурсиядән кайттык. Гостиницадагы номерда караватлар икесе ике якта иде. Иң беренче эш итеп ул аларны кушып куйды. Безгә бер-беребезгә кагылып йокларга кирәк. Бу яшьтә шундый тойгылар кичерү бик рәхәт. Аңа да әйтәм: «Карале, без синең белән ничек бәхетле!» – дим. 
Быел без икәү аның гомер иткән шәһәренә – Оренбург өлкәсенә бардык. Дуслары белән күптән таныштырасы килә иде инде. Кызы белән дә күрештек. Ул мине бик җылы кабул итте. Минем балалар аны берсүзсез кабул иткән кебек. Кешеләрдән ишеткәнем бар – бөтен балалар да андый түгел. Әти-әниләренә: «Нәрсәгә инде сиңа бу яшьтә ир (хатын)?» – диючеләр дә байтак. Синең тормышыңны инде беткәнгә саныйлар. Күңел дә барын уйламыйлар... 
Олегның хатыны каберенә дә бардык. «Здравствуй, Валюша...» – дип исәнләште ул аның белән. Мин аннары читкә киттем – нәрсә сөйләшкәндер, белмим. Кабер ташындагы портреты бик матур хатынының. Беренче хатыны да чибәр булган аның – алар аерылышканнар. Мин дә үземчә чибәрдер дә... Тик аларда яшьлек матурлыгы да булган бит... Фотоларын караганда, үткәннәреннән кайчак көнләшкәнемне тоям. Моның дөрес түгел икәнен дә беләм, әлбәттә. Юк, юк, бу хакта ялгыш та белгерткәнем булмады үзенә. 
Менә шулай яшәп ятабыз. Мин бүгенге көндә бик бәхетле! Җитәкләшеп өйдән чыгып китәр кешем бар. Бергә оныкларны бакчага озатабыз, каршы алабыз, түгәрәкләргә йөртәбез. Берничә тапкыр санаторийга барып кайттык. Йолдызнамә буенча Кәҗәмөгез ул, ә алар һәр яңалыкны авыррак кабул итәләр, шуңадыр моңарчы ераккарак алып чыгып китә алмадым аны. Әле менә Калининградтан бөтенләй үзгәреп кайтты: «Яңа җирләр күрү кызык икән», – ди. Инде сәяхәтләр турында хыялланабыз. Байкалны күрәсебез килә. Питер урамнары буйлап йөрисебез, музейларда картиналар алдында басып торасыбыз... 
Күңелне тырнап торган бер генә нәрсә бар – без әле дә язылышмаган. Бу хакта сүз кузгатып караганым булды. «Мин әле моңа әзер түгел», – дип җавап бирде ул. Мәрхүм хатынының ияртеп килгән баласы, әнисе вафатыннан соң бик озак аның белән мал бүлешкән, еллар буе суд юлында йөрткән. Олег миңа бу хакта яшермичә сөйләде. «Барысыннан да бик арыдым», – диде... Башка ул хакта сөйләшкәнебез юк: яралары төзәлеп бетмәгән, димәк. Мин дә шуңа күрә сабыр итәм.
Минем сөйләгәннәрем башкалар күңеленә өмет салсын иде. Ялгыз хатыннар тирә-юньдә бик күп бит. Менә дигән хатыннар. Әйе, күңелеңдәге өметне сүндерергә ярамый. Бигрәк тә балалар сүзенә карап: аларның үз тормышы, безнең – үзебезнеке. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем ирем татар иде. Ләкин сез монда язган а, без ашарга да бергә пешердем. Кыскасы бар эшне дә бергә эшләде. Ипигә дә җитәкләшеп бергә чыгып керә идек. Идек дим, чунки ул мәрхум инде. Татар ирләренең дә төрлесе, русларның да төрлесе бардыр.

    Хәзер укыйлар