«Мин курчакка өйләнәм...»
Интернет гөр килә: Казакъстанның Астана шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Толочко дигән ир-ат резина курчакка тәкъдим ясаган. Ул аңа өйләнергә җыена!
Интернет гөр килә: Казакъстанның Астана шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Толочко дигән ир-ат резина курчакка тәкъдим ясаган. Ул аңа өйләнергә җыена!
Бар да чынга охшаган: менә алар Марго белән (силикон курчакка ул исем дә кушкан) ресторанда утыралар. Ул аңа чын розалар бүләк итә... Йөзек... Менә алар балдаклар сайлыйлар... Марго салонда – туй күлмәкләре «киеп карый»... Туй мәҗлесен оештыручы агентлык та инде билгеле. Чакырулар әзер: аларга Юрий һәм Марго дип язылган...
Социаль челтәрләрдә Юрий үзенә язылучылардан: «Без никахыбызны кайда рәсмиләштерә алабыз икән, белмисезме?» – дип киңәш сорый. Күпләр аның хәленә кереп, чын күңелдән җавап бирә. «Фәлән-фәлән чит илгә барыгыз, анда бездәге кебек түгел, урындык белән никахны да теркиләр», дип язалар.
Менә бу икәү самолетта оча: аларны Мәскәүгә – Comedy Clabка катнашырга чакырганнар. (Паспорт контроле үткәндә хезмәткәрләрнең үзара әллә ничә тапкыр киңәшләшүе турында яза Юрий: Маргога дип алган билетка штамп куяргамы, әллә юкмы? Әйе, дияр идең, аны чын кешегә генә куялар, юк, дияр идең – ансыз узарга ярамый...)
Юрийның һәр посты янәшәсендә утырган курчагы турында.
– ...Бу көннәрдә хинкали пешерергә өйрәндем – аны минем сөйгәнем Марго ярата.
– Марго миңа: «Әйе!» – дип җавап бирде! Аңа нәрсә бүләк итим дип озак уйладым. Бриллианттан та яхшы бүләк юк хатын-кызга!
– Мин Маргога җыр багышладым!
– Бүген кич буе яттан шигырь сөйләдем. Блок, Цветаева, Волошин, Фет... Мин сөйләдем, ә Марго тыңлады...
Инстаграмда Маргоның үз битен булдырган Юрий. 73 (!) мең кеше резин курчакның тормышын күзәтә: ул «язганнарга» үз фикерен белгертә, сорау бирә, соклана, гаҗәпләнә... Аңнар томалану шулай була торгандыр инде.
Юрий – актер, аның максаты билгеле – ул Марго аша дөньяга танылырга тели, ә башкалар бу тамашада нишли? Алар монда нинди роль уйный?
Берәү тамаша куя, ә икенчеләр аны чынбарлык итеп кабул итә. Итәргә мөмкин. Бүген булмаса, иртәгә.
Япониядә инде әнә ел саен ике меңгә якын шундый резина курчак сатыла ди. Бәясен арзан дип булмый – алты мең доллар тирәсе. Әмма бит сорау бар – алалар. Гаилә корыр, балалар үстерер яшьтәге ике мең ир-егетнең өендә үз «Маргосы». Һәр көн саен ул аны үз янына түшәккә сала, иркәли, назлый...
...Масаюки Озаки дигән япон ир-аты, хатыны белән аралары суынгач, өенә силикон курчак күтәреп кайта. Аңа: «Майя», – дип дәшә.
– Бала тапкач, хатын белән бер-беребездән биздек, – дип сөйләгән ул журналистларга. – Майяны мин бер шоуромда күрдем һәм шунда ук яраттым. Бер күрүдән гашыйк булдым... Хатын башта моңа бик ярсыган иде. Без бит һаман да бер фатирда яшибез... Хәзер ияләште инде. Кызым да аның Барби курчагы түгел икәнен аңлагач миңа үпкәләде. Әмма Майяны берәүгә дә алыштырырга җыенмыйм. Мин аңа беркайчан хыянәт итмәячәкмен! Майяга киемнәр бизәнү әйберләре алырга яратам. Каядыр бергә барсак, инвалид креслосына утыртып чыгам, парик киертәм...
Менә шулай.
Сиңа каршы дәшмәгән, үпкәли белмәгән, берни сорамаган, таләп итмәгән җансыз курчак белән мөнәсәбәтләр кору күпкә җиңелрәктер шул...
Мондый хәлләрне ишеткәч: «Дөнья әкерен генә акылдан яза бугай», – дип уйлыйсың.
...Кичә кич буе шундый бер «гаилә»не: көч-гайрәте ташып торган ир-егетне һәм җансыз, салкын резин курчакны күз алдыма китереп йөрдем.
– Хәерле иртә, кадерлем! Ничек йокладың?
Кичтән ятакка ничек салса, шул рәвештә ятучы курчакка эндәшә ир.
– .........
– Чәй кайный, сүндермәссеңме?
– ..........
– Сиңа сыр кисәргәме, юкмы?
– .........
– Карале, бу күлмәккә галстукның кайсы күбрәк туры килә?
– .........
– Ачкычымны тапмыйм, син күрмәдеңме?
–...........
– Көнең ничек узды, бәгырь? Ниләр эшләдең? Мине уйладыңмы?
– .........
– Өйдә ашарга юк икән... Кая барып тамак ялгыйк? Кайсы кафега?
– ..........
– Кайсы күлмәгеңне киясең?
– .........
– Сиңа нинди салат алыйм? Ә нәрсә эчәсең?
– .........
– Сиңа бу музыка ошыймы? Аны тыңлаганда нәрсә уйлыйсың?
– ............
– Сиңа минем белән рәхәтме, җанаш?
– .............
Нәрсә генә сораса да, нинди генә матур сүзләр белән эндәшсә дә, җавап гел бер – тынлык.
Юк, кешелек моңа ук барып җитмәс дип өметләник!
Юрий да курчагы белән уйнар-уйнар да туяр – ташлар.
-
27 декабрь 2019 - 05:50Без имениЮрий бәлки туяр, әмма башка Юрийлар килеп чыгар!
-
24 декабрь 2019 - 18:02Без имениМир сходит с ума!
-
24 декабрь 2019 - 12:13Ilnaz FazlutdinovДимәк, бала чагында ниндидер травма булган Юрий белән. Бала - ул бит үскәч тә, ата-ана мөнәсәбәтләре көзгесе.
-
23 декабрь 2019 - 17:25Без имениКуркыныч булып китте! Үзебез теләп Робинзон Крузога әйләнәбез бит... Юк, бу кешеләрнең психикасы дөрес түгел инде. Башкача моны аңлатып та булмый.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)