Логотип
Блоги

Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...

– Киңәшең кирәк иде... Кемдер шулай мөрәҗәгать иткән чакларда мин гел сагаеп калам. Эчтә ниндидер кыллар киерелеп тартыла... .

 «Киңәш бирергә, башкаларны өйрәтергә яратам», – диючеләр бар ул анысы. Тик мин үзем алай дия алмыйм. Яныма килгән кешене кире борып җибәрмәсәм дә, ялгышудан куркам. Ә дөрес киңәш бирмәсәм? Кешене бөтенләй башка сукмакка кертеп җибәрсәм? Соңыннан ул: «Син генә шулай әйткән идең», – дип үпкәләп йөрсә? Әйе, җаваплылык артык зур... 
Киңәш биргәндә сак булырга кирәк шул. Бик сак, сизгер булырга! Төптән уйлап җавап бирергә. Дөреслегенә үзең инанган әйберләрне генә әйтергә. Икеләнәсең икән – дәшмәвең хәерлерәктер. Миңа шулай тоела. 
Бер танышымның тарихын тыңлагыз әле. Шактый гыйбрәтле ул. Аны укыгач, минем нигә болай әйтүемне дә аңларсыз. 

 

– Без аның белән бер мәктәптә укыдык. Күрше авыл егете иде ул, миннән бер яшькә кечерәк. Унынчы класска күчкән елны мине беренче тапкыр озата кайтты. Яшь аермасын без бик тиз оныттык. Мәктәпкә барулар шуннан соң бәйрәмгә әверелгән иде...
Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп бардым, университетка укырга кердем. Авылга бик сирәк кайта алдым ул елны: юл да ерак, укулар да беренче курста шактый авыр булды. Хатлар язышып торсак та, күрешүләр каникулларда гына булды шул. Башта кышкы каникулда, аннан җәен. Иң бәхетле чакларым минем... Бик чибәр иде ул: әзмәвердәй зур гәүдәле, спортчы, өстәвенә, җырчы! Теләсә кайсы кызның күзе төшәрлек! Һәм ул минеке иде! Аны яратуым галәмгә сыймас кебек иде... Үземнең яратуымнан үзем курка идем кайчак. 
Унынчы классны тәмамлагач, ул техникумга укырга керде. Шул көзне үк аны армиягә дә алдылар. Озатырга мине дә чакырды ул, әлбәттә. Кайттым аны озату кичәсенә. Кеше нәрсә әйтер дип уйларлык түгел иде хәлем: еладым да еладым. Чөнки үземә карар кабул иткән идем инде – ул армиядән әйләнеп кайтканчы кияүгә чыгачакмын. Мин шуңа күрә дә аңа: «Көтәм», – дигән сүзне әйтмәдем дә. Аның моңа артык исе китмәде: ул мине көтәр дип уйлады.
Бер елдан соң, бергә укыган группадашыма кияүгә чыктым. Университетка аяк баскан көннән минем арттан ялынып йөрде ул. Нигә чыктыммы? Бер җиңгәм: «Үзең бик нык яратып яшәгәнче, сине яратсыннар. Чибәр ирләр уртак булалар», – дигән иде... 
Мәхәббәтем мине армиядән кайтуга эзләп тапты. Яныма килде. Мин баладан соң клиник үлем кичереп, көчкә исән калган идем. Әле ныклап торып аякка да басмаган чагым. «Аерыл, бала белән алам, мин синсез яши алмыйм», – диде ул. Елый-елый куып җибәрәм, тагын килә, тагын шул сүзләрен кабатлый... Абыем белән әниемә аның белән ныклап сөйләшергә, барысын да аңлатырга туры килде. Шуннан соң гына килмәс булды. Икенче өлкәгә үк китеп барган, диделәр. 20 елдан соң урамда очраклы гына очраштык без, исәнләштек һәм икебез дә... еладык. Шунда мин бик үтенеп аннан сорадым: «Башка юлы мине күрсәң дә эндәшмичә узып кит, яме», – дидем. Юлларыбыз бүтән очрашмады... 
Үземнең артык яратуымнан куркып, яратмаган кешегә кияүгә чыгып, ике бала табып үстердем. Җиңгәм ялгышкан: ирнең чибәре дә, урта кулы да барыбер уртак икән. Иремнән рәхәт күрмәдем: эчте дә, туйганчы өстемнән дә йөрде. Әмма ир итеп яшәдем. Барыбер кадеремне белмәде... Авырып, больницада бер-бер артлы өч операция ясатты, яныннан бер минутка китмәдем. Исән-сау терелеп өйгә кайткач, ялгыш та: «Карадың, тәрбияләдең, аякка бастырдың», – димәде, врачларга гына рәхмәт укыды. Ярар, анысы мөһим түгел. Мин рәхмәт өчен эшләмәдем моны. Балаларымның әтиләре бит. 
Сүзем аның хакында түгел бит әле.
Быел бер төш күреп уяндым. Беренче мәхәббәтемне күрдем. Төшемдә мин аны караңгы тирән чокырдан тартып чыгардым. Шундый куркып уяндым. Нидер булган инде моның белән дип уйладым. Шундук төшемне юрадым да: «Шөкер, ул исән калган булырга тиеш», – дим. 
Ә кичен көтмәгәндә бер кластташым шалтыратты. Хәлләр белешүгә, яңалыгын җиткерде:
– Синең беренче мәхәббәтең аздан гына үлми калган бит, – ди. – Коронавирус белән авырган, аннан инсульт булган. «Инде китте» дигән җирдән бүген аңына килгән һәм: «Кайда соң ул?» – дигән. Синең исемне әйткән... 
Мин аңа төшемне сөйләдем. Икебез дә шаккаттык. 
Тагын бер айдан соң, шушы классташымнан телефонымны алып, ул миңа үзе шалтыратты. «Рәхмәт әйтергә дип шалтыратам, – диде. – Мине син генә алып калдың бит... Тирән базга төшкән идем – кулымнан тартып чыгардың... Гомерем сагыш-моң белән узды. Хатыным да әйбәт, балаларым да менә дигән, тик җанга җылы юк... Никләр генә шушы адымга бардың син?! Берьюлы дүрт кешене бәхетсез иткәнеңне аңлыйсыңмы соң?! Синең дә, минем дә башка берәүне ярата алмавыбыз билгеле иде бит инде».
Тагын бер кат үзәкләремне өзде бу сүзләре белән... 
Мәхәббәтемнән куркып мәхәббәтсез тормышта 47 ел яшәп ятыш. Читтән караганда бар да әйбәт кебек. Ике катлы йорт салдык. Кыз – кияүдә, улыбыз өйләнде. Дүрт оныгыбыз бар. Пенсияләребез дә җитәрлек. Ирем дә, үзем дә шәһәрдә ихтирамлы кешеләр. Ә күңелдә бушлык... Шуңа күрә улым беренче мәхәббәтенә өйләнәм дип кайткач, әтисе белән сүзгә килеп булса да, өйләндердем. Йорт салып ята идек. Әтиләре: «Башта өйне бетерик, алар яшь бит әле, өлгерерләр», – дип каршы төште. Ничек булса да, үз сүземне иттем – ризалаттым. Шуңа куанып туя алмыйм. Балам да минем язмышны кабатламасын, дидем. 
Инде кияүгә чыгып, шактый еллар яшәгәч, бер укытучым очратып: «Синең башкага чыкканыңны ишеткәч, безнең барыбызга шок булды. Ник андый эшне эшләдең син?» – дип сорады. Мин: «Артык яратуымнан куркып», – дидем. Ә укытучым: «Соң ул да бит сине шулай ярата иде! Синнән күзен дә ала алмый иде», – диде. 
Әйе, чын мәхәббәт бар ул! Мин аның барлыгын белеп яшим. Безнең күңелләрдә мәхәббәт һаман яшәвен дә беләм. Әмма аның белән аралашмыйм. Телефонын блокировкага куйдым. Исән генә булсын... Больницадан чыккач шалтыратканда ул миңа тагын бер нәрсә сөйләде. 
–15 ел элек син мине бер үлемнән алып калган идең инде, – диде ул. – Авариягә очрап, машина белән юл читенә очтым. Машина астында калдым, барысын да аңлыйм, күрәм – аяклар кысылган, чыга алмыйм. Караңгы төшкән иде инде. Шул вакыт яныма син килдең дә: «Нишләп кар өстендә ятасың? Чык машина астыннан, яндыр фонареңны, миңа тотын», – дидең... Шул сүзләреңнән айнып киткәндәй булдым. Өши башлаганмын, бер аяк та бик каты авырта. Чынлап та, кесәмдә фонарь барлыгы искә төште. Яндырдым да кулны өскә күтәрдем... Калганны хәтерләмим. Вахта үтеп бара торган булган, фонарь яктысын күреп, шулар туктап, машина астыннан чыгарганнар. «Ашыгыч ярдәм» чакырып, больницага озатканнар...
Менә шундый тарих.
Кайберәүләр: «Безгә бергә булырга шул комачаулады, бу комачаулады», дип, кемне дә булса гаепләп, җаннарына тынычлык табалар. Ә мин бары тик үзем генә гаепле... Кияүгә кыз килеш чыктым, әле беренче балам ел ярым торгач кына туды. Кемдер, «алданып чыккан», дип тә сөйләгән булган. Минем аны ташлап кияүгә чыгуымны беркем дә аңламады. Ул армиядән кайтканчы дип, ашыгып чыктым бит. Ул кайткач, мондый адымга бара алмавымны яхшы белә идем. 
Юк, сине күбрәк яраткан кеше сине берничек бәхетле итә алмый икән. Җавапсыз булгач, яратуы озакка җитми икән. Яратмавыңны сизгәч, аның ачуы чыга башлый, үртәлә. Син бит аңа ул көткән җавапны бирә алмыйсың. Яратам дип уйнап кына әйтеп булмый. Мин, гомумән, ясалма була белмәдем. Яратмый яшәүнең бер уңай ягы булды: ирем кемнәр белән чуалса да, ныклап торып тавыш чыгармадым. «Башкага китәсең килсә, бер көн дә торма. Мин риза китүеңә», – дип әйтә идем. Китмәде... 
Ачуланмагыз, зинһар! Поездда барганда бер белмәгән ят кешегә бар сереңне сөйләп бушанган кебек булды бу. Акты да китте... Сөйләгәч, җиңелрәк тә булып калды. Картаеп беткәч тә мәхәббәт дип саташып ята бу әби, димәгез. Саташу түгел, ничек бар, шулай сөйлим. Башкаларга гыйбрәт булсын дип сөйлим... 
 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх, хата ясагансыз. Шундый мохэббэт эрэм булган Гомер ничек тэ бик тиз утэ яратсан да ,яратмасан да. Ул да ,син дэ яратып яшэулэргэ житми инде жаныкаем

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничек шулай эшли алдын. Бик укенечле бит. Бэхетсез тормыш юлы . Мин узем бер егетне бик яраттым. 7 ел буе коттем. Башка кызлар бн йореп туйгач , килер яныма,- дип. Э ул барыбер килмэде. Минем яратканны да белэ иде.Аннан уземэ ошаган , яхшы тэрбия алган кешегэ кияугэ чыктым. Аллага шокер , эйбэт яшэдек.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызганыч, тик гомер уткэн була

        • аватар Без имени

          0

          0

          ??????

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бездэ дэ бар шундыйрак тарих. Яратышып йоргэч егет армиягэ китте Хатлар алыштылар. Тик егет кайтасы елны кызы кияугэ чыкты. Нигэ мине армиядэн котеп алмадын, дигэн егет курешкэч. Син армиядэн кайткач яшьрэклэргэ карарсын да, мине ташларсын дип курыктым дигэн кыз. Гомер буе сагынышып яшэделэр шул...

            Хәзер укыйлар