Безнекеләрме?
Бу арада йөрәкләр янып йөри әле...
Бу арада йөрәкләр янып йөри әле. Дүрт яшьлек Чаллы кызын әнисе белән бергә балалар газетасының беренче битенә фотога төшәргә чакырган идек. Әнисе безнең белән татарча сөйләшә, ә кызына эндәшкәндә шундук русчага күчә. Иң кызыгы – аңлый бит кызы татарча. «Авылда дәү әнисе белән татарча сөйләшә ул», – дип ханым үзе үк әйтеп тора. Һәм шунда ук үз сүзләренә каршы килә: «Аңлагач, ярый инде». Аннан соң бу фикерне тагын да үстерә әле: кирәк булса, үскәч үзе (!) өйрәнер, янәсе, иң мөһиме менә – инглиз теле. Тик... белә микән соң бу яшь ханым чынлап та тормышта нәрсәнең мөһим икәнен?
Шушы урында бер классик хикәя (авторын хәтерләмим) искә төште әле. Эчтәлеге (якынча) болай: чишмәгә суга төшкән өч хатын сөйләшә: «Минем улым шулкадәр матур җырлый», – дип мактана берсе, «Минем улым спортчы, сез аның мәтәлчек атынуын күрсәгез!» – ди икенчесе, ә өченчесе эндәшми. «Ә синең малаеңның нинди һөнәрләре бар?» – дип сорыйлар хатыннар аннан. «Әллә ни юк та шикелле...» – дип җавап бирә әни кеше.
Болар көянтә-чиләкләрен күтәреп кайтырга чыгалар. Су юлында каршыларына малайларның өчесе дә очрый. Берсе кычкырып җырлап җибәрә – шәп җырлый, икенчесе мәтәлчек ата – артыннан күз иярми, өченчесе исә йөгереп килеп әнисенең авыр көянтә-чиләкләрен ала.
– Ничек безнең малайлар? – дип сорыйлар хатыннар каршыларына очраган карттан.
– Ә кая соң алар? – дип сорауга сорау белән җавап бирә карт. – Мин бит берсен генә күрәм.
Инглиз теле белгән балалар да тормышта әллә нинди югары дәрәҗәләргә ирешерләр, бәлки. Әмма (шушы хикәядәге кебек) безнеке булырлар микән соң алар? Татарныкы булырлар микән? Белмим...
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»