Логотип
Блоги

«Никахыбыз булмый дип әйтергә телисеңме?..»

Аларның никах көне инде билгеләнгән иде. Алай гына да түгел, ул инде никах күлмәге алырга да өлгергән иде. (Ул кибетнең адресын да бирде әле – минем киленем дә соңрак никахка күлмәкне нәкъ менә шул кибеттән сайлады.)

Әйе, соңгы очрашуда без аның белән гел никахның күңелле мәшәкатьләре хакында гына сөйләштек. Әниләре савымга алып барасы казларны кайдан алганнар, чәкчәкне кемнән ясатачаклар, никахны кайсы мулла укыячак... Аның теленнән гел ике атнадан булачак шушы вакыйга төшмәве табигый да иде – һәр кыз бала тормышындагы  иң зур яңалык бит. 
– Ышана да алмыйм! Нибары ике атнадан мин кияүгә чыгам! Төш кебек тоела... Алай дисәң, инде бөтен туганнарга чакырулар җибәрелде. Әни белән әти никахка кияргә киемнәр дә алып куйдылар, – дип сөйләде ул. 
Шундый бәхетле иде! 
Ә аннан уртак танышыбыз аша никахларының булмавын ишеттем. Шаккаттым дию гынә аз... «Сәбәбен белмим», – диде. Бик сәер... Нәрсә булды икән соң шул ике атна эчендә?

Барысын да ачыклау өчен, аның белән очрашуны көттем. 
Авырткан җирдән кул китми диләрме әле? Булмый калган никах хакында ул сүзне үзе башлады. 
 
– Никахка өч көн калгач шалтыратты ул. «Мин әле моңа әзер түгел икән», – диде... Башта аңламадым, болай гына әйтә дип торам. «Гаилә корырга беркайчан әзер булып бетеп булмыйдыр. Әллә мине курыкмый дип уйлыйсыңмы? Сиңа нинди хатын булырмын дип мин дә борчылам бит – бу бөтен кешедә була торган халәттер», – дим. Ә ул тагын: «Мин моңа әзер түгел», – ди. Шунда гына башыма барып җитте... «Безнең никах булмый дип әйтергә телисеңме әллә?» – дим. «Әйе», – диде ул... Бу сүзләрне очрашып, күзләремә карап әйтергә дә йөрәге җитмәде... 
Нәрсә иң авыры булды икән ул көннәрдә – хәзер тәгаен генә әйтә дә алмыйм.  Мөгаен, бу хакта әти белән әнигә җиткерүдер... Аларга икеләтә кыен иде – егетем аларның яшьлек дусларының улы иде бит. Булачак кияүләрен генә түгел, студент чагында ук табышкан дусларын да югалталар. Мондый хәлдән соң элеккечә аралаша алмаячаклары көн кебек ачык иде. 
Туганнарга: «Никах кичектерелә, кияү коронавирус белән авырып китте», – дип хәбәр иттек. Нигәдер шунда ук дөресен әйтергә җөрьәт итмәдек. Әллә барысы да үзгәрер дип өметләндекме икән соң?
Миңа шок булды. Беренче ике атнада хәтта елый да алмадым. Телефоннан ул миңа тагын нәрсәләр әйтте – хәтерләмим. «Торыр җиребез дә юк», – дигән җөмләсе генә истә калган. Нигәдер шунысына рәнҗим – фатир снимать итәргә мөмкинлеге бар аның. Мин моны яхшы белә идем. Аннан үзем дә акча эшлим бит, һәм аз эшләмим – аңа гына беркайчан салынып ятачак кеше түгел идем мин. 
Бер айдан соң яныма абыйсы килеп китте. Хәл белергә килгән... «Син ничек? Әти-әниең?» – ди. Әти белән әнинең хәлен телефоннан булса да белешә алалар иде бит. Шалтыратучы булмады... Энесенең Мәскәүгә китүен дә әйтергә килгән иде бугай. Бөтенесе белән ачуланышкан да китеп барган. 
Әтисе кебек... Кайчандыр аларның әтиләре дә әниләрен шулай ташлап Мәскәүгә китеп барган. 3 һәм 4 яшьлек ике бала белән берьялгызын калдырган. Нигә чыгып киткәнен беркем белмәгән. Туксанынчы еллар булган бу. Әнисе дусларына ул чакта: «Аңа янадылар... Ул безгә начар булмасын өчен дип китте», – дип сөйләгән. Әтиләр искә төшерде моны. Әллә чынлап та шулай булган, әллә әниләре ирен генә яклаган, белмим. Аннан туксанынчы еллар күптән артта калды бит – кире кайтырга да булыр иде. Ә ул чыгып киткән дә, бер тапкыр да шалтыратмаган. Безнең әти шундый хәлгә калса, берәр хәбәр салырга барыбер җай табар иде дип уйлыйм... 
Әтисез үскәннәр алар – чын, тулы гаиләнең нинди булырга тиешлеген дә белмиләр, күрәсең. Әниләре бу хәлдән соң улларының икесен дә әбиләренә илтеп куйган. Үзе бәйрәмнәр яраткан бугай... Әтиләрен инде күптән үлгәндер дип уйлап яшәгәннәр. Ә ул исән икән! Әнисе үлеп, Казанда фатирын бүлә башлагач, исәнлеге ачыкланган. Мәскәүдә яши икән, хатыны бар, аның беренче нихакыннан туган балаларын үстерешкән. Фатир мәсьәләләрен хәл итүне дә бер туганына тапшырган: кайтып, балалары күзенә күренергә йөрәге җитмәгән, күрәсең. 
Үзем өчен нәтиҗәләр ясыйм хәзер менә. 
Бер нәрсәне бик яхшы аңладым – кияүгә чыгу өчен әти-әниле, тигез гаиләдә үскән кешене сайларга кирәк икән. «Бу егет миңа ошый», – дип кенә булмый. Тату гаиләдә үскән кеше башкалар турында – якыннары турында кайгырта белә. Аны беркайчан авыр хәлдә калдырмаска тырыша. Иң беренче чиратта үзен түгел, якыннарын уйлый. Ә болар әтиләре мисалын күреп үскәннәр: хатын-кызны ике кечкенә бала белән ташлап китсә дә, ир-атка берни булмый икән бит... Чынлыкта, минем егетем дә әтисе юлыннан китте бит. Качты! Мине нинди авыр хәлдә калдыруы турында уйламады да. 
Уйлыйм-уйлыйм да, жәллим дә мин аны. Яше бар – инде утызны узды. Гаилә кора алырмы ул? Ярый әле бу хәл никахка кадәр килеп чыкты. Ә соңрак булса? Кулыма бала тотып калган булсам? 
Күңелем сизә – мин үземнең парымны барыбер очратачакмын. Яратып кияүгә чыгачакмын. Хәзер иң мөһиме депрессиягә, төшенкелеккә бирелмәскә. Кабат спортзалга, тренировкага йөри башладым менә. Азрак шөгыльләнәм дә, фотосессия ясарга җыенам. Никах көнне төшәргә дип ул фотографка алдан ук түләп куйган иде.  Әрәм итмәскә бит инде... Инстаграм өчен матур фотолар ясыйм. Шул фотоларга карап, яңа егет табылмасмы? (Көлә.) Күңелсезләнергә вакыт юк. Эшлим. Машина йөртергә өйрәнәм – бик әйбәт инструктор таптым.  Права алуга машина сатып алырга җыенам. Күрәсез, тормыш дәвам итә...

Танышым белән булган бу хәлне ишеткәнне бирле, гел бер нәрсә турында гына уйладым: киләчәккә өмете өзелер, кешеләргә ышанычы бетәр инде дип... Юк, кешеләргә ышанычы җуелмаган. Җуйса, аны табу күпкә авыррак булыр иде...
Ә ул... Ул менә нишләр? Гомер юлын шулай ялгыз үтәрме? Нигә ир-ат буларак  күпкә көчсезрәк булып чыккан ул? Моңа, чынлап та, әтисез үсүе генә гаеплеме?  Күңелдәге сораулар кимемәде, артты гына бугай... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Әкият язасыз да инде. Ул егет сиңа беркем тугел, башканы тапкандыр. Туй булгач та кеше ташлаша.синтага беркем тугел, тапкансың за что переживать. Разве это проблема матурым!!!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Иии безнең туганыбызның балалары Загска керделәр, кичкә туйга кунаклар килделәр, ә туй булмады. Яшьләр арасында ни булгандыр, кыз кайтып китте. 80 кешелек кафедагы табын, икенче көнгә арендага алынган турбаза... Менә шулай да була. Кавышмадылар. Ә аңынча яшәгәннәр иде дә. Кыз язмышын белмим, ә егет кагын сугын йөри инде, әниләрен утка салып. Әле сез "җиңел" рәк котылгансыз.

      Хәзер укыйлар