Бандитлы балачакны сагыну
Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» премьерасы куелды. 80-90 еллардагы көнкүреш тормышы, Казанның ул чор бандитларына багышланган сәхнә әсәре дип кенә язсам, ялгыш булмас
Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» премьерасы куелды. 80–90 нчы еллардагы көнкүреш тормышы, Казанның ул чор бандитларына багышланган сәхнә әсәре дип кенә язсам, ялгыш булмас. Трагикомедия. Әмма мин еламадым да, көлмәдем дә. Нәрсәгә куйдылар икән моны дигән уй баштан китмәде. Махсус заказ биреп берәрсе яздырткандыр, мөгаен, дигән нәтиҗәгә килеп карап утырдым. Артык озын һәм катлаулы. Шуның өстенә озын, ялыктыргыч монологлар.
Баксаң, спектакльне куйган венгер режиссеры Сәрдәр Таһировский Казанда туган булган. Балачагы Һади Такташ урамында узган. Ә ул урам – шул чорның атаклы братвалар урамы. Режиссерга балачагы турында спектакль куярга тәкъдим иткәннәр. Текстны дүрт кеше (!) язган. Артык озын булган чиле-пешле текстлы бу спектакльне режиссер эше һәм актерлар уйнавы гына сөйрәп чыкты. Сәрдәр әфәнде актерларны башкача ачкан. Тинчурин театры артистлары бөтенләй башка. Сәхнәдә арттырып уйнарга яраткан актерлар бу юлы рольләрендә уйнамады – яшәде. Зөлфия Вәлиеваның урам малае гына ни тора! Гомумән, актерлар барысы да шәп уйнады. Режиссер детальләре дә кызыклы. Әйләнеп торган сәхнә, көзгеләр, театр оркестрының сәхнәдә уйнавы... Әмма минем өчен аңлашылмаган урыннар күп булды. Шуларның берсе – хыялдагы кыз (әллә хыял үзе...). Аның мәгънәсен һич кенә аңламадым. Көнкүреш тормыш белән аждаһа турындагы әкиятнең бәйләнеп баруы да сәер тоелды. Спектакль алты яшьлек Сәрдәр исеменнән алып барылды. Бала булгач, әкият булырга тиештер, күрәсең. Әмма әкиятләр яраткан баланың олылар тормышыннан хәбәрдар булуы (әбисе бабасын санга сукмый, әсәрләнеп сөяркәләре турында сөйли) мәзәк тоелды. Җитмәсә, ике сәгать буе барган спектакльдә сугышу сценалары күп. Әле урам малайлары сугыша, әле урам малайлары Сәрдәрне кыйнап, мәктәпкә дә кермәгән баланың авызына тәмәке тутыра (неужели шуның кадәр куркыныч заман булды икән?! Ярый әле авылда туганмын), әле әтисе баласын кыйный. Ул малай уенчык машина белән дә уйный, качып аракы да эчә. Болар барысы да Сәрдәр гаиләсе. Баласын кыйнаган ир аның абыйсы, аракы эчкән малай – ике туган абыйсы.
Спектакльдәге иң җылы линия – Сәрдәр белән сөйләшми торган бабасы. Сөйләшмичә дә образны ачып була икән! Ахырда Сәрдәр әнисе белән әтисе янына Венгриягә китә. Урам малайларында кешелек сыйфатлары барлыкка килә, канэчкеч бандит абыйсы мәрхәмәтләнә... Тормыш түгел, әкият. Һәрвакыт уяу булырга туры килгән (спектакльнең исеме дә бит Ядәч. Ул уенны беләсездер) балачакны нигә сагынырга да, аны нигә сәхнәгә күтәрергә?!.
Спектакль Тинчурин тамашачылары өчен ят. Традицион театр, традицион куелыш бетеп барган чорда яшибез. Яңалыкны кабул итү авыр, билгеле. Яңалык дип татарлык бетмәсен иде шул. Ярты спектакль рус телендә, йә урыс сүзләре кыстырылып баргач, күңелгә шом керде... Татар театры сәхнәсендә татарча гына сөйләшсеннәр иде. Ә Сәрдәр режиссер буларак ошады. Шәп драматург йә берәр классик әсәрен бездә сәхнәләштерсә, рәхәтләнеп барыр идем. Мөгаен, башка фикерләр белән кайтыр идем.
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...