Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Һәр илнең ачкычы - тел

Һәр илнең ачкычы - тел

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
04 декабря 2017
568 карау
Күз алдына китерегез: безгә кунакка килгән инглизләр, немецлар, французлар татарча сөйләшә, ди. Кит аннан, әкият дисезме? Тик... әкият түгел, чын бу! Тел галиме, күренекле профессор Флера Сафиуллинаның немец, венгр, фин, кытай, америкалы шәкертләре ике айда татарча сөйләшергә өйрәнеп кайтып китә иде. Флера Садри кызы укучыларга дәреслекләр авторы буларак таныш. Күп укытучыларның, язучы, редактор, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы да ул. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим... Флера апа хәзер арабызда юк инде. Әмма аның туган тел турында, татар теленә өйрәнү методикасы турында сөйләгәннәре күңелгә кереп калган.

– Без ни өчендер элек-электән һәр эшне киресенчә эшләргә күнеккәнбез. Мәсәлән, чит тел укыганда да, әүвәл ул телдә язарга-укырга, ягъни грамматикасына өйрәтәләр. Югыйсә, иң әһәмиятлесе – аралашу, сөйләшү бит инде! Гади генә әйткәндә, гадәткә кергән методиканы баштанаяк әйләндереп, мин менә мондый ысул белән укытам: беренче планда – сөйләшү, икенчедән – кеше сөйләгәнне аңлату, аннары гына язарга өйрәнү. 1804 елда, Казанда университет ачылгач ук, биредә татар телен өйрәнүне сөйләм теленнән башлаганнар.

– Казан университетын татарларга ярдәм йөзеннән ачканнар дип уйласак, ялгышырбыз. Ул Россиягә Көнчыгышны өйрәнү, Көнчыгышка якынаю өчен кирәк булган. Без хәтта Петр I нең татар солдатларына (уланнар – «углан» сүзеннән килеп чыккан) татар телендәге мөрәҗәгатен беләбез. Аны беренче татар китабы дип тә саныйлар. Аннары миссионерлык хәрәкәте (чукындыру сәясәте) җәелгәч, христиан динен таратучылар татарларга үз телләре аша якынаерга тырышканнар.

–Тел белеме – чиксез. Төрле төбәкләргә сибелгән татарларның сөйләшләрен генә искә алыйк. Алар һич тә берсен-берсе кабатламый. Менә без Тукай телен Казан арты татарлары теле дияргә яратабыз. Югыйсә, Уральск, Оренбург якларында яшәп, типтәр сөйләше белән дә формалашкан бит аның теле. Ә инде Гаяз Исхакый әсәрәрен укый башласаң, икенче җөмләсеннән үк аның мишәр шивәсеннән икәнен сизеп аласың. Телебез гаҗәп бай. Әмма ул байлык тупланып, өйрәнелеп җитмәгән әле.

– Мин татар телен белүем белән илләр гиздем. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – дияргә тулы хакым бар. Төрле илләрдә яшәүче татарлар яисә үземдә укыган студентлар белән аралашып, фән өчен дә күп яңалык ачтым. Финляндиядә, мәсәлән, әдәби тел турында лекцияләр укыдым. Анда бик күптәннән Сергач якларыннан күчеп утырган татарларның теле биш-алты буын дәвамында шул килеш сакланган. Хәтта кайбер рус сүзләре дә бар, әмма алар үзләре бу сүзләрнеңрус сүзе икәнен сизмиләр дә. Татарлар аз санлы булсалар да, биредә үз урыннарын тапкан, ихтирам яулаган халык. Ә Төркиядә ми, киресенчә, бертеллелек үрнәгенә юлыктым. Төрек теле – бердәнбер дәүләт теле. Куәтле, бай, көчле тел. Әмма шулай да бездә тел белеме фәне көчлерәк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com