Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Өйдә сөеп-сагынып көтеп торган хатыны булса, ир-ат — бәхетле

Өйдә сөеп-сагынып көтеп торган хатыны булса, ир-ат — бәхетле

21 марта 2017
1734 карау
Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә — хатын дип, бик дөрес әйткәннәр икән. Үз башымнан кичкәч, ха­лык сүзенең хаклыгын тәмам аңладым. “Чир” дә булдым, инде чын ир булып — гаиләмә таяныч булып яшисе килә. Чынлап та яшисе килә бит — эшлисе, булдырасы, тормыш көтәсе килә. Ә яшисе килмәгән чаклар булды...
25 яшьтә, япь-яшь кызга өйләндем мин. 18 яше дә тулмаган иде. Читтән — Үзбәкстаннан күчеп кайттылар алар — җиде балалы зур гаилә. Әти-әнисе чыгышлары белән үзебезнең авылныкы булсалар да, безнекеләрдән бик аерылып тора болар. Бернигә дә артык исләре китми, димме шунда. Яшәү рәвешләре икенче — булган чакта бүредәй, булмаганда шүредәй кебегрәк.
Без Казанга күчеп киттек, бер бүлмәле фатир алдык. Хатын яшь иде бит, бергәләп үзебезчә яшәргә өй­рәнербез дип уйладым. Кая ул! Дөресен генә әйткәндә, үзебезгә генә яшәргә мөмкинлек тә бирмәделәр. Хатынның туганнары әле берсе, әле икенчесе бездә торды. Ярар, туганнары бер хәл. Әле иптәш кызы бар бит. Ул да бездә ята. Ул инде иң дәрәҗәле кеше монда. Аның сүзе — сүз. Хатыным аның сүзе белән яши. Тулай торагына атнага бер- ике генә кайтып килә. Хатыным беркайда да эшләргә теләмәде. Ярар, үзебезгә җитәрлек акча табам, өйдә торсын, ди­дем. Йорт-хуҗалык эшләренә дә исе китми — өйдә тәртип юк. Әйтсәң, үпкәли. Эштән кайтам, мине күрүче, ашарга әзерләп бирүче юк. Өйгә кайтып керәсе килми башлады. Эштә утырам кичке тугызларга кадәр. Каравылчы куып кайтара иде. Ә мин, эшем күп, өлгермим, дигән булам. Өйгә кайтасым килми дип, бөтен кешегә сөйләп йөреп булмый бит инде.
Сизеп торам: әни, туганнар минем өчен ут йота. Тормышымнан зарланмасам да, күреп торалар бит. Хатынымның бер акыллы эше булды — бала тапмады. Мин башта бик бала сорап караган идем дә, “Мин әле яшь, егерме бишләрсез уйламыйм да, үзебез өчен яшик”, — ди­де. Бала булса, бар да үзгәрер, чын гаилә булып, бер-беребез өчен яшәрбез төсле иде. Ә бала булса... Гомергә шу­лай азапланып яшәр идем, мөгаен, хатынымнан китә алмас идем. Моны хәзер генә аңлыйм. Баласыз аерылышулары да бик авыр булды. Шулай икән — мәңге бергә яшәрбез дип уйлаган кешеңнән аерыласың — дөнья беткән төсле...
Сеңелләр янына күчеп килдем. Ике бүлмәле фатир, кияү, ике бала. Ачык йөз, тәмле сүз булса да, уңайсыз — артык кеше мин монда.
Күңелдәге ташны эретер җай таптым — аракы! Эчәм. Дуслар да табылды. Эшләп тә йөргән булам. Сеңел елый, начальник сүгә. Үземә дә рәхәт түгел. Айныгач, чатнаган башым белән уйлыйм: эшсез дә калачакмын бит мин болай барса, сеңелне дә күпме җәфаларга була инде. Бетәсең бит, Фәнил, дим, тукта. Кыскасы, бөтенесен — эшне, эчүне, Казанны ташлап, кире авылга китәргә булдым. Бергә эшли торган дус бар минем, аңа әйттем планнарны. “Тукта, — ди бу, — эчүне ташлап дөрес итәсең, авылга китәргә ашыкма, иртәгә кунакка алып барам мин сине, аннан уйларсың”.
Менә шул көн тормышка кайтарды мине. Дустымның хатынының иптәш кы­зына бардык. Моннан дүрт ел элек ире үлгән, 13 яшьлек кызы белән яшәп ята. Шулай да була икән, беренче күрүдән ошады миңа Надия. Бөтен барлыгыннан ниндидер сабырлык, тынычлык бөрке­леп тора торган уртача гына буйлы бу хатынны әллә кайчаннан белгәнмен төсле тоелды. Минем тормыштан хәбәрдар иде ул. “Монда гына йокла”, — дип, залга урын җәеп бирде дә кызы белән йокы бүлмәсенә кереп киттеләр.
Кая инде ул йокы. Керфек какмадым, уй­ланып яттым. Икенче көнне иртән эшкә җыенганда: “Уйласаң, эштән соң монда кайт”, — диде Надия.
Аптырап киттем.
- Башта кызың белән сөйләш, ул ни әйтер, — дим.
- Без сөйләштек инде, төн буе йокламадык. Сине ошаткан, ул риза, — ди. Эштән соң сеңелләргә кереп чыктым да, тәвәккәлләп, Надияләргә киттем.
Йокы бүлмәсендәге урындык башында миңа тәгаенләп алынган өр-яңа күлмәк, оекбаш, эчке киемнәрне күреп, күздән яшь бәреп чыкты. Гомеремдә бе­ренче кат хатын-кыз (әнидән кала) мине уйлап, мине кайгыртып кием алып куйган! Киеп карадым — тап-таман. Размерымны каян белде икән, дип аптырадым. Соңыннан, фоторәсемнәр кара­ганда аңладым, мәрхүм ире нәкъ минем гәүдәле, төскә дә миңа охшаган булган икән.
Шимбә җиткәч, гадәттәгечә, авылга кайтырга җыендым. Атна саен кайтып ияләшенгән инде. Надиягә ни дияргә? “Мин авылга кайтам, әйдә, син дә кайтмыйсыңмы соң?” — диюем булды, “кайтам инде, билгеле”, димәсенме. Әле минем яңалыкларны авылда берәү дә белми бит. Кайтып туктадык машина белән. Әни йөгереп чыкты. Ә Надиям... Машинадан төште дә: “Исәнме, әни!” — дип, әнигә ике кулын сузды. Минем тамакка төер тыгылды. “Күңелем сизгән иде аны”, — дип, әни елый. Шатлыктан. Моңа кадәр киленнән “әни” дигән сүз ишеткән кеше түгел ич ул.
Нәфисә белән дә бик тиз уртак тел таптык. Ул миңа “әти” дип әйтә алмаса да, мин аңа “кызым”, дим. Чын йөрәгемнән әйтәм. Әтисенә охшаган ул. Әзрәк миңа да охшаган бит инде.
И-и, йортка кергән икән бу ир, җитмәсә, шуны язып тора, диярсез. Язуым, хатын-кызларга шуны әйтәсем килгәннән: өйдә сөеп-сагынып көтеп торган хатыны булса, ир-ат гаиләсе өчен яши, ул — бәхетле, сезне дә бәхетле итәргә тырыша.
Ә йортка керү мәсьәләсендә, әйе, вакытлыча шулай булды инде, һәрнәрсәгә вакыт кирәк шул. Тиздән фатирны яңага, зурракка алмаштырачакбыз. Безгә зур фатир кирәк инде, үзебез дә артырга җыенабыз бит.

Фәнил.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy