Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

10 июля 2019
146 карау
Адилә Зыятдинова 

Фото: ТИ
 
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
 
 Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш. Программаны финанслауның гомуми күләме 5,8 млрд сумнан артып китә. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр итте.

«Быел бездә 5,6 млн кв. метр мәйданлы 942 күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Программада Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 42 муниципаль берәмлек катнаша. Финанслау күләме - 5 млрд 852 млн 702 мең сум», - дип сөйләде спикер.

Программаны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган акчаларның күп өлешен гражданнарның капиталь ремонт үткәрү өчен түләүләре – 3,7 млрд сум тәшкил итә. Программа 30 елга, 2043 елга кадәр исәпләнгән һәм ел саен актуальләшә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 июльгә Татарстанда күпфатирлы йортларның яртысында диярлек планлаштырылган капиталь ремонт тәмамланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189580/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com