Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңалыклар → Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән»

12 июля 2019
180 карау
Гөлнар Гарифуллина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 49нчы утырышында соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя бирде.

«Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән. 4,5 меңнән артык күп фатирлы торак йорт (24,5 млрд сум), 207 амбулатор сырхауханә учреждениесе (7,8 млрд сум) , 711 мәктәп һәм балалар бакчасы (13 млрд сумнан артык) төзекләндерелгән», - дип сөйләде Президент.

328 җәмәгать киңлеге ямьләндерелгән (гомуми кыйммәте 8,6 млрд сум), 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән. Гомуми мәйданы 3,5 млн кв.м булган 1704 ишегалды территориясе (5,5 млрд сумга якын) төзекләндерелгән.

«Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә, гражданнарның тормыш сыйфаты арта. Быел без күләме 40 млрд сумнан артык булган 40 инвестицион программа кысаларында эшне дәвам иттерәбез. Бүген Татарстан – Россиянең уңышлы үсеш алучы, биредә яшәү һәм эшләү дәрәҗәле булган төбәкләренең берсе. Бу – барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бердәм эш нәтиҗәсе», - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/11/189635/
 

Фото: tatarstan.ru

 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com