# Тарих / Татар дөньясы / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битТатар дөньясыТарих → Татарстан архивында кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана

Татарстан архивында кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана

17 марта 2017
259 карау
Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. “Татар-информ” агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә.

Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар. Ә менә 1941 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Казанда яшәгән шагыйрь катнашындагы видеоязмалар юк.

Бу кадр 1940 елда Татарстан язучылары катнашындагы җыелышларның берсендә төшереп алынган. Әлеге кадрлар беренче тапкыр 1976 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган “На Волге широкой” тапшыруында күрсәтелгән. Кинокадр нибары 2 секунд тирәсе дәвам итә. Муса Җәлилне видеоязмага төшергән кинооператор Гәрәй Әмиров моны Җәлилнең тыйнаклыгы һәм камерага төшәргә яратмавы белән аңлата. 

 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com