Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңа проект → ​Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»

​Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»

09 февраля 2018
1274 карау
1995 елда, 29 яшемдә тормышымда кискен борылыш булды. Аңа кадәр әти-әниләр ничек яши – шулай яшәлде. Университет бетерергә, аннан соң берәр җирдә эшләргә, дигәнрәк максатлар белән...


Мин комсомолда да эшләп чыккан кеше бит. Минем өчен комсомол бер зур мәйдан иде. Райкомда комсомол секретаре булып эшләгәндә, хатыным белән таныштым.

90 нчы елларда бизнеска кереп кителде. Холкым белән мин эшмәкәр түгел, анда бик кырыс булырга кирәк бит. Бизнесның законнары үзенчәлекле, ә 90 нчы елларда кыргый законнар иде. Миңа ике тапкыр аттылар, шактый бурычлар җыелган иде, дус дигәннәрем дошманга әйләнә башлады, бизнес чәлпәрәмә килде. Мине милиция дә эзли, бандитлар да эзли. Күңел төшенке халәттә иде. Аллаһ кешегә нәрсәдер әйтергә теләгәндә, шундый вазгыятькә куя икән.

Дошманнар күп булу начар түгел ул. Алар, дөресен әйткәндә, безгә тормыш сабагы бирүчеләр. Алар безне акны карадан аерырга өйрәтә.

Чир дә шулай. Ул адәм баласына нәрсәне дә булса аңлар өчен бирелә. Аңламасаң, ятып уйланыр өчен хастаханәгә үк кертеп яткыра. Яисә Аллаһы Тәгалә кешене шундый вазгыятькә куя, син уйланырга, үзгәрергә мәҗбүр буласың. Мин бизнестан шулай үзгәреп чыктым. Иванов системасы буенча су коена башладым. Хатыным Эльмира да миңа иярде. Безнең 8 ел буе бала булмады бит. Тугыз елдан соң улыбыз Фәрит туды. Бала туарга өч көн кала, без бәкедә су коенып чыктык.

Фәриткә җиде көн дигәндә, мин аны да салкын су белән коендыра башладым. Бер айлык чагында аны мунчада чаптым да салкын карга чыгарып аттым. Әни шунда ук һушы китеп егылды, туганнар шаккатты. Ә хәзер ул пәһлевандай егет инде. Казанда яши, кытай телен өйрәнә.

Мин үзем, әти кеше буларак, әти-әниемә бүтәнчә карашта. Мин – әнинең иң якын баласы. Ул мине гомер буе аңлый алмады.

Бездә гомер-гомергә шулай корылган инде: ике кеше бер-берсен ярата, бала тудыра. Һәм ул балага акционерлар шикелле көч салалар. Һәм бала үсеп җиткәч, гап-гади кулланучылар кебек, аннан дивидендлар көтә башлыйлар. Ә бит бала бу җиргә үз бурычы белән килә. «Менә безнең нәселдә шушылай, безнең нәселдә укытучылар гына, бездән башка кеше чыга алмый», – дип, ата-анасы чикләр куя.

Байларның баю тарихын өйрәнсәң, күренә: андый байлыкны хәләл көч белән эшләп алып булмый, аның артында барыбер хәрам бар. Байлык туплау – минеке түгел, аны күңелем белән сизә идем, ләкин миңа акча кирәк иде.

Акча миңа хыялларны тормышка ашыру өчен кирәк. Ул минем өчен социаль ягулык.

Мин беләм: теге дөньяга үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Үз-үземә моны көн саен искәртәм. Безнең белән теге дөньяга 9 граммлы җан дигән флешка китә. Ул бары тик безнең хис-кичерешләрдән тора. Хисләр уңай булган саен, флешка агара бара, нурга әйләнә.

Кеше бу җиргә буш килә, буш китә. Буш килү белән буш китү арасында адәм баласы үзе белән алып китә алмый торган әйберләрне җыеп, туплап, аның өчен көрәшеп, сугышып, судлашып, беркөнне китеп бара, ә багажы – юк.

Ә теге байлык провокатор булып кала. Ул балалар, туганнар арасында дошманлык тудыра. Чөнки син җыйган малда балаларың ның өлеше аз. Ничек туплаганыңны син генә беләсең. Син генә көн саен эшкә барасың, кешеләр белән аралашасың, көч түгәсең. Әлбәттә, ул байлык гаилә өчен, балалар өчен туплана. Син китүгә, аны тиз арада юк итәргә мөмкиннәр. Байлык бүлешә башлыйлар. Акча әнә шулай итеп шайтан коралына әйләнә.

Адәм баласы бер нәрсәне аңлап бетерми: тормыш ак һәм кара полосалардан тора. Кара акның нәрсә икәнен аңлар өчен кирәк. Дөньяны үз кулларына алам, дип яшәүчеләр һәрвакытта да киң, ак полоса булуын телиләр. Алар ул ак полосаны балаларыныкын, оныкларыныкын алалар, тегеләре аннан соң карада гына яши.

1975 елда мин бишенчедә укый идем әле. Географияне, тарихны ярата идем. Шунда бернәрсә истә калган: «Садриев, әйт әле, планетада ничә миллиард кеше яши?» – дип сорый укытучы. – «Өч миллиард ярым». Бүген – җиде миллиард. Менә шушы җиде миллиард халык көн саен ашый, чыгара, түгә, бәрә.

Без – кулланучы. Җиде миллиард кешегә бер көнлек бәдрәф кәгазе җитештерү өчен 27 мең төп агач кисәргә кирәк икән. Халык Җир өчен бернәрсә эшләми, аның үзенә генә булсын.

Бүреләрне ерткыч, диләр. Әле бер генә бүренең дә икенче бүрене көтүе белән юк иткәне юк. Киекләр табигатьтән артыгын алмый, үзенә җитәрлекне генә ала. Адәм баласы исә бер-берсен юк итү белән шөгыльләнә.

Дин бар, динилек бар. Динилек – халәт. Дин исә – форма. Менә Аллаһ кешене үзенә охшатып яралткан, диләр. Библиядә шундый сүзләр бар. Мин, киресенчә, адәм баласы Аллаһны үзенә охшатып уйлап чыгарган, дим.

Минем өчен Аллаһы Тәгалә океан сыман ул. Адәм балалары шул океандагы тамчылар. Китапта шундый сүзләр бар: «Аллаһ кешенең ни уйлыйсын, ни кыласын алдан белеп тора». Әлбәттә, океан тамчының ни уйлаганын белә, чөнки ул тамчыдан тора бит. Ә менә тамчы беркайчан да океанның масштабын күрә алмый.

Тамчы океанның бер өлеше икәнен белсә, ул океан гамәлләрен кыла ала. Адәм баласы – Аллаһы Тәгаләнең бер кисәге. Шуны истә тотып акыл йөртсә, кеше дөнья белән дә, үз-үзе белән дә гармониядә яшәр иде. Һәркемнең уе нәрсәдер үзгәртә.

Тәүратта да, Коръәндә дә «доллар» да, «рубль» дә, «манат» та, «динар» сүзе дә юк. Анда кырыктан бер өлеш, дигән сүз генә бар. Кырыктан бер өлешнең күпме икәнен кеше үзе генә белә.

Кеше организмында бер секунд эчендә ике миллиард операция бара. Боларны кеше акылы иңләп бетерә алмый. Димәк, боларны кемдер уйлаган бит? Бөек көчләр, бөек акыл уйлаган моны.

Үлем – дөньядагы иң конкрет төшенчә. Сәясәтчеләр – алдарга, хатыннар, ирләр – хыянәт итәргә, дуслар сатарга мөмкин, хәтта һава торышы үзгәрә, ә менә үлем тотрыклы булып кала.

Адәм баласы үлемгә әзер түгел, әйтерсең лә, ул күршегә генә килә. Үзе белән алып китә алмый торган әйберләр җыя, шуның өчен көрәшә, сугыша, иманын җуя.

Минем театр белән шөгыльләнүем – кешеләр белән эшләргә өйрәнүем. Театр – минем өчен мәктәп ул, чөнки киләчәктә – 60 яшьләрне узгач, үземне туган авылымда кешеләрне рухи сәламәтләндерүче бер карт итеп күз алдына китерәм. Шуңа да мин картлыктан курыкмыйм.

Әйбәт шартларда әйбәт кеше булу әйбәт ул, син начар шартларда әйбәт булып кара!

Казанда шигырьләрдән генә торган «Сез әле мине белмисез» дигән программа белән чыгыш ясадым. 38 шигырь укыдым, шуның берсе – поэма. Филармония залы тулы иде. Тып-тын булып тыңладылар. 15 ел элек сәхнәгә чыгып, шигырь сөйләсәң, халык куып төшергән булыр иде. Ә хәзер сәхнәгә чыгып шигырь сөйли башласаң, халык тынып кала, тагын сорап сөйләтә.

Әнгам Атнабайның бер шигыре бар. Мин аның башын үзгәрттем.

Улым,

Үлгән чакта сиңа мирас итеп

Биреп калдырырлык мөлкәт юк.

Алтын-көмеш тулы келәт юк,

Казан уртасында аерым йортым,

Швейцариядә аерым счетым,

«Форбс» журналында чырай юк.

Мин калдырам сиңа мирас итеп,

Эш эшләргә куллар калдырам.

Бу дөньяда күпме байлык булса,

Шул кулларың эшләп алырлар.

Мин калдырам сиңа мирас итеп,

Юл йөрергә аяк калдырам.

Бу дөньяда күпме барыр юлың

Шул аяклар алып барырлар.

Мин калдырам сиңа мирас итеп,

Күрер өчен күзләр калдырам.

Бу дөньяда күпме матурлык бар,

Шул күзләрең отып калырлар.

Һәм калдырам сиңа иң кыйммәтен –

Мираслардан мирас – баш бирәм.

Бу дөньяда ничек яшәвеңне

Үзең уйла шушы баш белән.

Бүген эшли торган эшләрне бүген эшләргә кирәк.

Без 70 ел бер идеологиягә буйсынып яшәдек. Тагын бер ун ел шушы системага тимәгән булсалар, аның нәтиҗәләрен күрә башлаган булыр идек. Мин шулай дип уйлыйм. 60 нчы елларда без Галәмгә чыктык, Фәннәр академиясе ачыш арты ачыш ясады. Ә бит боларның нигезе 20-30 нчы елларда мәктәптә салынган булган. Бу ачышларның авторлары ул вакытта мәктәптә укыган.

Менә мин – совет кешесе. Мине дус булырга өйрәттеләр, кеше белән бүлешергә, бергә эшләргә, матурлыкка омтылырга, югары сәнгатьне аңларга өйрәттеләр. Мин генә түгел, 250 миллион халыкка өйрәтелгән болар. Начармыни?

Соңгы 20–25 елда без нәрсә эшләдек? КАМАЗ, Түбән Каманың нефть химиясен, Казанның оргсинтезын төзедекме? Без бит әле һаман да совет кешеләре салган торбалардан су эчәбез.

Россия халкының гадәте: булганны җимереп ташлап, яңаны төзү. Буыннар чылбыры өзелә. Ә бит булганга таянганда гына уңышка ирешеп була.

Зиннәтле шәрабны гади шәрабтан күнмәгән кеше ничек аера? Чын сәнгать әсәрен аера белүче кешеләр дә 5 процент кына. Ә калганы – гөбәдия, биг-мак. Калган 95 процент кеше өчен нәрсәдер булырга тиеш бит. Аларны тәрбияләргә кирәк.

Халык тук хәзер, ләкин канәгать түгел. Бу – чир.

Мин киенергә яратам. Хәтта хатын көнләшеп тә карый, аласың да аласың, ди. Кием түгел, каймак чүлмәген дә матурны алырга тырыша кеше. Кеше төрле яклап матур булырга, шуңа омтылырга тиеш.

Мин кечкенәдән матур әйбер күрсәм, туктап карап тора идем. Кыекны турайтасы, ватыкны төзәтәсе килә иде.

Театрны яратуым да матурлыкны яратуымнан. Мин бераз гына сәхнәдә уйный, рәсем ясый, шигырь сөйли беләм. Җырлый белмим, ләкин гаиләдә җыр тыңлап үстем. Бездә гармунчылар күп.

Театр тәрбияли. Ул үзенең диварлары, анда кешене китерүе белән, фойедагы рәсемнәре, утыргычлары, пәрдәсе белән үк тәрбияли. Артистларны әйтеп тә тормыйм.

Безнең халык җылы сүзгә саран. Мин үзем дә сирәк әйтәм аларны. Гәрчә һәркем көтә, ишетсә, рәхәт булып китә.

Безнең татар шундый үзенчәлекле халык: аның элгәре кире каккан әйберләре милли байлыгына әйләнә. Мәсәлән, театр сәнгате аныкы түгел, бу формада ул уйлап чыгармаган театрны. Ә бүген «Менә безнең татар театры!» дип күкрәк кага. Мескен артистларга көн булмаган чакларны искә төшерегез сез! Тальян гармуны – итальян гармуны. Бүген аны татарның уен коралы, диләр.

Безнең бабайлар бөек булган, дибез. Ә син үзең бөекме соң? Бөек булыр өчен син нәрсә эшләдең?

Буа театрына – 15 ел. Ул бүген халыкара аэропортта очарга әзерләнгән лайнер кебек.

Американы Голливуд коткарган булса, безне театр коткарачак. Бүгенге Америка – Голливуд моделе ул.

Бүгенге күләм сыйфатка әйләнергә тиеш. Шушы вакыт җитеп килә.

Фикерләр тупланмасын Ландыш ӘБҮДӘРОВА теркәде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com