Логотип

Безнең команда

Безнен команда

Редакция коллективы:

Җитәкче-баш мөхәррир  –  Маликова Лариса, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
 E-mail: Lariso4ka09@mail.ru

 Кредо: «Бик теләсәң, ике куянны да тотып була!»

 Креатив, позитив, романтик, фантазер, күп укый, күп белә... Атаклы Казан университетының атаклы ВМК факультетында укыган, стройотрядларда йөргән. Аңа карап, мәгълүм гыйбарә искә төшә: «Комсомолка, спортсменка, активистка и просто красавица...» Журналны заманча бизәү, верстка, кабатланмас авторлар табу, яңа темалар тәкъдим итү, туктаусыз эзләнү, бихисап идеяләр, көтелмәгән чишелешләр, эксклюзивка һәм идеалга омтылыш, тизлек һәм җитезлек – болар Ларисаның эш стиле. Укытучы әтисе һәм табиб әнисеннән башкаларны үсендерә белү, кешеләрне сөендерергә тырышу, һәрчак ярдәмгә әзер булу кебек сыйфатлар күчкән. Редакция, журналистлар һәм язучы-шагыйрь халкы өчен ул, беренче чиратта, әлбәттә инде «Зөлфәт килене» (шагыйрь Зөлфәт Маликов)! Зөлфәт турында истәлекләр китабы әзерләп йөри. Теленнән дә төшми торган кадерле кешеләре – әнкәсе, әнисе (кайнанасы Фирая), ире Азамат, кызлары Камилә белән Кәримә, кияве Нариман. Күз яшьләре аша елмая белгән Лариса көн саен яңача ачыла.
   

 Гөлнур ХӘСӘНШИНА (САФИУЛЛИНА) – баш мөхәррир урынбасары,  Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре,  журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2011). Темалары: якын һәм ерак чит илләрдә, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр тормышы, күренекле хатын-кызлар.  
 E-mail: golnur68@mail.ru
 Кредо: «Күңеленә ачкыч яратсаң – һәр кеше үзе бер галәм!»

Ихлас, тыныч, сабыр, тыйнак... Йөзен һәрчак елмаю бизәр. Яңа шигырь укыса да, кызык китап сатып алса да, гөлләре чәчәк атса да, бәхетле парлар күрсә дә сөенечтән балкыр. Зәвык белән киенүен генә күр! Джинса чалбарына – алкалары, чәчәкле күлмәгенә каешы, беләзеге ничек килешеп тора!  Сөйләштереп, күңелләренә ачкыч яратып, никадәр хатын-кыз язмышларын ача алган, күпмесен «Сөембикә» герое ясаган Гөлнур ул безнең! Иң кызыклы авторлар да – аныкы. Язмаларыннан көтелмәгән бер деталь табып алып, шуны үстерергә булыша торган талантлы редактор ул. Һәм... юл йөреп армас, командировкалардан кайтып кермәс журналистыбыз да! Диктофонының батарейкасы тикшерелгән, блокнот-ручкасы әзерләп куелган, өйдәгеләрен (ире Ринат, уллары Булат һәм Азат) көйләгән, таңнан юлга кузгалачак... «Йөргән аякка җим иярә» – Гөлнур шулай ди. Әле Чиләбедә, әле Оренбурда, әле Самарада, әле Мәскәүдә, йә инде үзебезнең районнарда... Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Гөлнурга бик тә туры килә бу сүзләр. Сихәтләп табынын да корган, барып төшүгә уңайлы кунакханәсен дә хәстәрләгән, кызыклы кешеләрен дә тапкан була. «Озын юлларда тыңлап барырга иң рәхәт җырлар – Салаватныкы. Ул ялыктырмый», – ди ул. Ә кайткач, беренче эш итеп, әнисенә шалтыратачак. Бу – язылмаган кагыйдә!

Мәликә ӘСӘТУЛЛИНА,
баш мөхәррир урынбасары

 Казан педагогика көллиятен, аннары Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара  институтын тәмамлаган Мәликәбез –  җаваплы, гадел, һәрчак дөрес чишелешләр таба белгән, остазлык сыйфатлары белән аерылып торган зирәк урынбасар ул. Берьюлы берничә бурычны хәл итү шартларында эшләргә күнеккән. «Сөембикә» редакциясенә килгәнче  администратор да, менеджер да булып эшләгән, сату бүлегенә дә җитәкчелек иткән, маркетинг, реклама,  PR, дизайн, продюсерлык, нәшрият эшчәнлеге дә таныш аңа. Стажердан директор урынбасарына кадәр күтәрелгән. Фото һәм видеоларга төшерү курсларын тәмамлаган, корпоратив тренер буларак квалификациясен күтәргән. 
Без ихлас, ягымлы, нечкә тоемлы Мәликәне дә беләбез. Фото белән мавыгуы, китаплар укырга яратуы, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүе белән ул үзен журнал кешесе итеп тә танытты инде. 


 

Алсу ШАКИРОВА,
журналның җаваплы секретаре

Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Шәп лидер, оештыру сәләтенә ия, креатив, максатчан, көчле ихтыярлы, җаваплы, оператив. Журналист буларак, талантлы, тынгысыз, һәрчак яңалыкка омтыла. Матур татар гаиләләре, үзенчәлекле һөнәр ияләре, кызыклы шәхесләр турында яза. Җаваплы секретарь буларак, төгәл, таләпчән, макетка гына салынган журналның нинди буласын күзаллап, дедлайн билгели, алга карап эшли һәм эшләтә, тәртип ярата, сүзен өздереп әйтә. Ихтыярсыз, Такташның Алсуы күз алдына килеп баса: Үзе көлә, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле... Аэропорт, самолёт, ерак командировкалар – Алсуныкы. Әле Бурятиягә, әле Байкалга, әле Сочига, Мәскәүгә йә Уфага  китеп бара, һәм ул сәяхәтләр әкренләп журнал битләрендә урын ала. 

Анна АРАХАМИЯ,
фотокорреспондент

Зәңгәр күзле, кылганнар кебек аксыл чәчле, сыгылмалы гәүдәле Аня үзе дә модель сыман! Шаян телле, тиктормас, «компанийский», талчыбыктай нәфис бу кызыбыз җилкәсенә фотоаппаратын асып, авыр штативларын күтәреп, кайларга гына барып чыкмый, кемнәр белән генә очрашмый! Министрлар, депутатлар да,  авыл апалары да, яулыклы әбекәйләр дә, затлы ханымнар да, күп балалар үстерүче аналар да, бик популяр артистлар да, уңышка ирешкән бизнес-ледилар да... Табигатьне, Казан урамнарын, авылны, чәчәкләрне, атларны төшерергә ярата. Бер башына йөз мәшәкать: үзе режиссер, үзе яктыртып торучы, үзе фотограф... Кабатланмас мизгелләрне эләктереп ала, дөньяны үзе кабул иткәнчә күрсәтә торган рәссам ул безнең фотограф Аня! 

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, 
бүлек мөхәррире 

Чулпан редакциябезгә килде дә, әйтерсең чулпан-йолдыз калыкты! Әллә болытлы көндә кояш чыктымы соң? Елмаюы, сипкелләре, җирән чәчләре, әфлисун төсендәге күлмәкләре белән ул чыннан да яз кояшын хәтерләтте. Кычкырып көлеп җибәрүләреннән, кәеф күтәрерлек уенчак шуклыгыннан, күзләрендә уйнаган шаян чаткылардан исә без аның язны ашыктыручы кыз икәнен аңладык. Туры сүзле, эзләнүчән, тиз эшли, тәвәккәл, кыю, үҗәт, иң катлаулы темаларга да күзен чытырдатып йомып алына – чып-чын журналист, кыскасы! Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыганда ук газета-журнал редакцияләрендә, радиода чирканчык ала. Актуаль темаларга яза, «Ничек бар – шулай», «Гаиләдә – яшүсмер», «Мин укыйм» кебек популяр проектларның авторы. Гаиләдә дә, эштә дә гармониягә омтыла. Театр, китаплар – шулай ук аның дөньясы.
            

 

Резеда ГАЛИУЛЛИНА,
вёрсткага салучы, дизайнер 

Казан авиация институтының двигательләр һәм очу аппаратлары факультетын тәмамлаган бик җитди кызыбыз. Алай да аның күңеленә сәнгать, иҗат  дөньясы якын. Лирик та, физик та ул безнең. Ә журнал Резеданың зәвыгы, заманча версткасы, матур бизәлеше, төсләр гаммасы белән күзләрне иркәләп, укучылар кулына барып керә менә. Һәр яңа санда аның стиле, аның күзаллавы чагыла. Резеда үзе дә эстет. Модалы киемнәре, килешле прическасы, үзе бәйләгән сумкалары белән кабатланмас образ тудыра. Фатирының үзенчәлекле дизайны да иң элек Резеданың хыялында сызылып үтә.  Кино, китаплар, картиналар, фотолар... Болары да  – Резеда дөньясы. Ул  – матурлыкка, камиллеккә омтылып яшәүчеләрдән. 

 Лилия ГӘРӘЕВА – бүлек мөхәррире.
 E-mail: gar-danis@yandex.ru
 Кредо: «Тәвәккәл таш яра».
Берьюлы әллә ничә эшне берьюлы башкара ала! Әнә шулай бөтен эшне колачлый алганы, җитез һәм тәвәккәл булганы, баш редактор һәм редакция журналистлары арасында күпер хезмәтен оста башкарганы һәм, әлбәттә, морфология, синтаксисларны, компьютер технологиясен «бишле»лек белгәне өчен!.. ул җаваплы секретарь вазыйфасында журнал чыгару кебек бик катлаулы процесста кайный. Шаян, ихлас, авылча беркатлылык белән шәһәрчә затлылыкны үзенә сыйдырган, артистлык сәләтенә маһир, эшчән, тырыш, үҗәт ул.

Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА,
SMM-белгеч

Университетның Көнчыгыш телләре факультетында укып, гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен үзләштергән, Шәрык дөньясын өйрәнгән кызыбыз. «Сөембикә» журналына сайт мөхәррире булып килгән Камилә эшкә яңа сулыш өрде: редакция тизлек, заманчалык, оперативлык дулкынына күчте. Сайтка куелган иң җитез хәбәрләр, кунакка чакырылган затлы шәхесләр, рәхәтләнеп укыла торган кызыклы әңгәмәләр, бик кирәкле киңәшләр, хикәяләр-шигырьләр, күренекле кешеләр турындагы кызыклы фактлар аның күңел эзләнүләре, дизайн осталыгы, җанга үтеп керә алу сәләте, психолог осталыгы аша укучылар күңелен яулый. Көтелмәгән исем, кечкенә генә бер штрих, сирәк фото... һәм укучылар ябырылып укый шуларны. Камилә дусларыбызны «Телеграм-канал», «Вконтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләре аша барлый. 

 

 

 

Эльмира ЗАКИРОВА –  әдәби мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
 E-mail: Elmazit@yandex.ru
 Кредо: «Яраткан эшеңне эшлә, эшләгән эшеңне ярат».
Ул – бөтен барлыгы белән балачактан! Сабыйларга гына хас булган ихласлык, самимилек, һәр ишеткәнне чынбарлык итеп кабул итү, һәрнәрсәгә соклана, гаҗәпләнә белү – болар Эльмирага хас сыйфатлар. Актаныш районының Иске Байсар авылында, укытучылар гаиләсендә туып-үсә. (Зыялы, тәрбияле, белемгә омтылучан чын укытучы баласы!) «Татар журналистикасына укырга керәм», – дигән җирдән, документларын университетның татар бүлегенә тапшыра. Әмма язмыштан качып буламы: өченче курска җитүгә журналистика Эльмираны кабат ымсындырып үзенә тарта – Мөхәммәт Мәһдиевнең җиңел кулы белән ул студент чактан ук «Ялкын» хезмәткәре булып китә. Һәм... мәктәп, укучылар, пионер тормышына чума. (Язмыштан уза алмыйсың дидек бит!) Күпләр аны «Ялкын» журналының элеккеге редакторы дип белә.  Аның телендә бүген дә «Ялкын», «Алтын каләм», талантлы шәкертләре... «Сөембикә» Эльмираны яңа яктан ачты. Укучыларыбыз саннан-санга дәвамын көткән, чираттагы санның килүен көтеп җиткерә алмыйча, түземсезләнеп: «Бу тарихның ахыры ничек бетә? Алсу егете белән кавышамы?» – дип редакциягә шалтыратып сораган «Иясез шатлык» язмасын гына искә төшерегез... Өстәл артына язасы теманы «төбенә төшеп» өйрәнгәннән соң, башыннан ахырынача күз алдына китергәннән соң гына утырасы. Әйе, бары тик шулай – Эльмира башкача эшләүне күз алдына да китерми. Шагыйрь һәм шагыйрәләр иҗатына өч-дүрт җөмлә белән (башка урын юк!) шулкадәр дә төгәл итеп Эльмира гына бәя бирә ала. Журналда дөнья күргән һәр язмасыннан үзгә бер җылылык бөркелә – күңеле кебек...   



 


Фирдәвес ИСМӘГЫЙЛЕВА – корректор, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Өтер, нокта, сызыклар, кисәкчә, ымлыклар, иярченле кушма җөмләләр – бар да аныкы. Татар, рус сүзләрендә генә түгел, кирәк икән, кытай иероглифларыннан да хаталар табып төзәтәчәк. Өстәлендә сүзлекләрнең ниндие генә юк! Авыл хуҗалыгы, медицина, хокук белеме, икътисад, сәясәт, тарих... «Сөембикә» кебек абруйлы журналда ялгыш та хата китәргә тиеш түгел!» Фирдәвеснең эш принцибы әнә шундый. Бәхәсле очракларда тел галимнәре белән үк элемтәгә керә.Төгәл, пунктуаль, туры сүзле, тынгысыз, җитез, тиктормас, тәвәккәл. Редакциядә Фирдәвес тагын бер «эш башкара»: гади укучы роленә кереп,  меңләгән журнал укучы хатын-кызларыбызның берсе, бәлки, беренчесе булып, һәр язмага үз бәясен белдерә. Ул барометр кебек: аңа ошаса, димәк, башкалар да яратып кабул итәчәк.
Илдары, кызлары, оныклары, бакчасы, чәчәкләре, гөбәдия-бәлешләре, җырлы күңеле – монысы инде «өйгә кайткач». Ләкин еш кына оныкларының тапкыр йөремсәк сүзләре, өйгә генә сыя алмыйча, эшкә дә «ияреп» килеп, безне көлдерә,  нәркис-лаләләре, дәлия-кашкарыйлары редакция бүлмәсендә хуш ис тарата, тәмле таба ашлары табынны бизи, ә бәйрәмнәрдә, әлбәттә инде, Фирдәвесне җырлатабыз.
    

Ленар САФИУЛЛИН,
редакция машинасын йөртүче

Татарча үзенә бер тәм белән батырып сөйләшә торган Казан егете. Телебезнең бөтен бормаларын кулланып, рәхәт итеп сөйләшүенең сәбәбе, хикмәте – мәктәптә укыган елларында майның соңгы көнендә үк авылга, әби-бабай янына кайтып, август ахырында гына теләмичә шәһәргә килүдә, аннары тагын каникулларны түземезләнеп көтеп алуда икән. Ленар – ипле-җайлы, хезмәттәшләренә карата игътибарлы, солдат кебек төгәл, тәртип ярата. Кыска юлларны, ерак сәфәрләрнең башкалар белмәгән серләрен белә, бармаган районы, күрмәгән авылы юк. 

Ильмира СӨЛӘЙМАНОВА, 
офис-менеджер

Редакциябезгә иң алдан килеп, һәркайсыбызны елмаеп сәламләүче, безгә көне буе җитәрлек әйбәт кәеф өләшүче, ипле-тыныч халәткә күчереп җайлаучы ул безнең. Үзе сабыр, тыйнак, сөйкемле, нәфис, пөхтә, һәр эшен җиренә җиткереп үти. Күзгә күренмәс мең мәшәкатьле редакция тормышында җитез тиен кебек бөтерелә: сикерә, йөгерә, чаба, оча гына! Әле почтада, әле кунаклар каршылый, әле отчетлар, хатлар әзерли, әле кәгазьләр тутыра, өзлексез шалтыраган телефоннарга җавап бирә... Һәм барысын да шулкадәр тыныч, ыгы-зыгысыз башкара, Ильмира редакция йомышлары белән бер генә сәгатькә югалып торса да, бар да дөнья бетереп эзли башлыйлар үзен! Менә шундый бик кирәкле кешебез ул безнең! 

 

Фәгыйлә ШАКИРОВА,
Ютуб каналын алып баручы корреспондент

Җитез, шаян, зирәк акыллы, милли җанлы бу Түбән Абдул кызын мишәрләргә хас тырышлык та, үткенлек тә, тәвәккәллек тә бизи, ә үзенчәлекле сөйләше үзенә бер аһәң белән яңгырый. Күпләр өчен ул Татарстан телевидениесендә «Чулпан» тапшырулары редакторы булып эшләгән Фәгыйлә Шакирова буларак таныш. Берара банк системасында матбугат үзәгендә эшләп ала. Ләкин иҗатта кайнаган тынгысыз кыз өчен ул дөнья гына кысан тоела башлый. Һәм ул кабат журналистикага әйләнеп кайта. Ютубта татар каналын ачып җибәрә. «Сөембикә» журналы редакциясе өчен видеороликлар төшерә. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, күренекле шәхесләр белән күрешеп сөйләшүләр, башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр тормышы – барысы да Фәгыйлә төшергән роликлар аша татар дөньясына тарала. Соңгы вакытта хатын-кызлар язмышлары турындагы хикәяләре «Сөембикә» сайтында басылып, бик күп укучылар җыя.

 

 

Хәзер укыйлар