Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәмирә Рәҗәпова бәби көтә?!

Дөресрәге, бу җөмләнең азагында сорау билгесе тормый инде хәзер. Бүген аңа зур итеп өндәү куйсак та була

Дөресрәге, бу җөмләнең азагында сорау билгесе тормый инде хәзер. Бүген аңа зур итеп өндәү куйсак та була.
Әйе, танылган алып баручы, режиссер Зәмирә Рәҗәпова бала көтә! 
Бер көн элек ул күпсанлы тамашачылары соравы буенча үз кухнясында туры эфирда алма бәлеше пешерергә өйрәткән. Шунда барлык сер ачылган да инде... 
Тамашачы-караучылары аны сорауларга күмгән. Замирәнең үзгәреп китүе – кабат әни булырга җыенуы күренеп тора.
Аның ике ул үстерүен беләбез. Күпләр шуңа да: «Өченчегә кыз көтәсездер инде?» – дип язалар.

Зәмирә аларга: "Макс кыз булуын тели, әлбәттә.  Кыз булса, кызыграк булыр иде - малай күргән бар. Әмма иң мөһиме - бала сәламәт тусын. Кем булса да, барыбер яратасың инде аны", - дип җавап бирә.
Туры эфирны караучыларның берсе: "Хәйран гына авырлык җыйгансың", - дип яза.

- Хәйран дип... Консультациягә барган саен +1 кило... Котом очып тора, - дип җавап бирә ул. Аннан өсти: - Минем алдагылары белән дә шулай булган иде... 

Бәби турында башка сөйләшмик дисә дә, алма  бәлеше пешергәндә сүз барыбер гел шул тирәдә әйләнгән.

Ирең яшь булгач, ул чыгып китмәсен дип табасың баланы диючеләр бар икән Зәмирәгә.

Туры эфирда ул бу сорауга да җавап бирә:

- Ир-ат чыгып китәм ди икән, аны 20 бала табып та туктатып кала алмыйсың. Әгәр ул сине яратмый икән, аннан 18-20 яшькә яшьрәк булса да, барыбер китәчәк. Ялгышасыз, җәмәгать... Сай фикерләү бу. Ике арада мәхәббәт булырга тиеш...

Ә Зәмирәгә бу халәт шундый килешә! Сөбханалла!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар