Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Бу ханымнарның зифалыгының сере җәяү йөрүдә түгелме?

Исемнәрен укуга, фотосурәтләрен күрүгә күз алдыгызга аларның һәммәсе килеп басар: барысы да зифа, сылу буйлылар, янып торалар. Чибәрләр! Сорашкач, ачыкланды – алар барысы да җәяү йөрергә ярата икән. Ышанмас җиреңнән ышанырсың – җәяү йөрү, чыннан да, безгә фигурабызның матурлыгын сакларга булыша бугай.

Исемнәрен укуга, фотосурәтләрен күрүгә күз алдыгызга аларның һәммәсе килеп басар: барысы да зифа, сылу буйлылар, янып торалар. Чибәрләр! Сорашкач, ачыкланды – алар барысы да җәяү йөрергә ярата икәнлар. Ышанмас җиреңнән ышанырсың – җәяү йөрү, чыннан да, безгә фигурабызның матурлыгын сакларга булыша бугай. 

 Айгөл БАРИЕВА, җырчы, Татарстанның атказанган артисты:
– Мин җәяү бик күп йөрим. Гомумән, безнең гаиләдә җәяү йөрү ул гадәти бер күренеш. Тормыш иптәшем белән дә һәрвакыт җәяү йөрергә яратабыз. Каядыр сәяхәткә барсак та, үзебез маршрут төзеп, җәяү йөрергә тырышабыз. Казанда да өйдән чыгып китеп, 9-10 чакырым әйләнеп кайтабыз. Миллениум күпере аша җәяү барабыз да, Кремль яр буена төшәбез. Шуннан Ленин дамбасына кадәр барабыз. Аннан шулай ук җәяү ЗАГС янына чыгабыз. Сибгать Хәким урамы аша өйгә кайтабыз. Без аквапарк янында яшибез. Ә кайвакыт икенче маршрут буенча китәбез: өйдән чыгып, шулай ук Миллениум күпере аша барабыз да, аннан туп-туры Камал театры янына юнәләбез. Кабан күле янында шактый гына йөрибез. Аннан соң гына өйгә кайтып китәбез.
Җәяү йөрү бик тә бик тә файдалы дип саныйм! Йөгерүгә караганда шулай атлап баруның файдасы күбрәк дип беләм. Йөгерү – йөрәк авыртуы белән интегүчеләргә зыянлы, хәтта ярамый да. Ул – зур көч организм өчен. Ә җәяү йөрү, әйткәнемчә, файдалы. Бөтен кешегә аны киңәш итәр идем. Мин үзем рульдә түгел. Адымнарны да, саныйбыз, күпме калорий якканыбыз да исәптә – телефонымда махсус программа тора. 
Ябыгу өчен җәяү йөрүне иң яхшы ысулларның берсе  дип әйтер идем. Нәкъ менә җәяү йөреп, бөтен организмны тәртипкә китереп була.  

Алсу ӘБЕЛХАНОВА, Татарстанның атказанган артисты:
– Җәяү йөрергә бик яратам! Әгәр җәяү йөрергә мөмкинлек булса, үкчәле туфлиләрдән булсам да, бөтен шәһәрне урап чыга алам. Бик күп чакырмнар йөрим, әмма беркайчан да санамыйм. Спорт белән шөгыльләнәм, даими рәвештә чабам. Ахырда җәяү дә йөреп чыгам – бу йөрәкнең тибешен нормага китерү өчен кирәк.
Җәяү йөрүне бик файдалы дип саныйм. Студент вакытта, консерваториядә укыганда җәмәгать  транспортына утырмаска тырыша идем. Трамвай-троллейбусларны беркайчан яратмадым. Әгәр мөмкинлек булса, көн җылы булса өйгә җәяү кайта идем. Кызганыч, бүген күбрәк машинада йөрергә туры килә. Шуның өчен йөгерергә, йөгергәннән соң, әйткәнемчә йөрергә тырышам да. 

Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА, Әлмәт театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисты:
– Мин җәяү йөрергә яратам. Йөрим дә. Бигрәк тә урманнарда йөрергә яратам, кырларда... Җәяү йөреп тә ябыгып була диюгә ышанырга, юкмы, белмим...  Озак кына җәяү йөреп, өйгә кайткач, күп кенә ашап куйсаң, тагын ятып та торсаң, алай ябыгып булмыйдыр. Мин үзем ябыгуны күбрәк ашау белән бәйлим. Күп ашарга яраткан кеше ябыга алмыйдыр дип уйлыйм. Барыбер ашауны тыярга  – дөрес тукланырга кирәк. 


Роза ӘДИЯТУЛЛИНА, «Татарлар» тапшыруы алып баручысы:
– Мин җәяү йөрергә бик яратам. Бигрәк тә хәзер, эш урыным шәһәрнең үзәгендә булгач, җәяү күп йөрелә. Шәһәребезнең матур урыннары, тарихи биналарын карап йөрү күңелдә рәхәт хисләр уята. Шулай йөреп, адымнарның артуын сизми дә каласың. Минем адымнар үлчәү программасы кесә телефонына беркетелгән, ул саный. Көненә 6-8 мең адым ясыйм. Кич урамга да чыксак, 13 меңгә тула.
Ябыгырга булышамы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм. Ябыгыр өчен тиз-тиз, бер темпта йөрергә кирәк дип беләм. Ә болай – кайчак әкрен, салмак адымнар белән йөрү фигурага артык тәэсир итми. Әмма файдасы бар, билгеле. Гомумән, кеше организмы гел хәрәкәттә булырга итеш. Халкыбыз юкка гына «хәрәкәттә – бәрәкәт» димәгән. Дөресен генә әйткәндә, мин ул адым санагычны кызык өчен генә куйдым. 


Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА-ШАҺБАЗ (Төркия, марафончы):
– Җәяү йөрүме, йөгерүме? Болар икесе ике төрле ләззәт дияр идем. Йөгерүдән туктагач, тренировка беткәч, бик рәхәт була. Минем үземә: «Мин моны булдырдым», – дигән тойгы бик ошый.
Йөрүнең үз рәхәтлеге: тирә-ягыңа карыйсың, табигать яисә матур биналар белән сокланасың...
Көненә уртача 10 мең адым йөримдер. Мин аны санамыйм. Дөрес, сәгатем аны кирәкмәсә дә күрсәтә. Әле менә каратинда өйдә утырганда, башка хәрәкәт юк дип, көнгә 15 әр мең адым йөрдем. Ә рекорд – 45 мең адымдыр. Мин ул көнне иртән Истанбулда ярым марафон йөгердем, ә аннары шәһәр буйлап лаләләр фестивале карап йөрдек. 
Йөрү дә, йөгерү дә – кардио хәрәкәтләр, димәк, алар йөрәккә файдалы. Мин бит йөгергәндә дә пульска караштыргалыйм. Соңгы тапкыр йөрәк тикшерткәндә шуны белдем – пульсың түбән диделәр. 5 ел элек алай түгел иде. Димәк, шөгыльләнүнең файдасы бар. Йөрәк азрак хәрәкәт итеп тә, күбрәк кан суырта ала хәзер – әйбәт бит бу!
Соңгы биш елда 2 тулы марафон, 10 лап ярыммарафоннар йөгердем. Peter Maherның: «Бег – это большой знак вопроса. Каждый день он спрашивает вас: «Кем ты будешь сегодня – слабаком или волевым человеком?» – дигән сүзләре ошый. Миңа ул бик туры килә. Финиш сызыгын узгач, күңелдә нәрсәләр булганын белсә, бөтен кеше йөгерер иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар