Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

1 июнь – Балаларны яклау көне!

1 июнь – Балаларны яклау көне! Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез.  

Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз, киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез.  

Инстаграм аккаунтларында берсеннән-берсе матуррак фотолар куела бүген. Татар эстрадасы артистларының да аккаунтларына күз салыйк әле. Алар балаларын ничек котлый, нинди теләкләр тели икән. 

 

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның бәләкәч Зәйнәпләренә  2 яшь тулган икән. Бу гаиләдә берсеннән-берсе чибәррәк өч кыз үсеп килә. 

«Туган көнең белән, ҖИМЕШ, ТӘМЛУШ, ЙОМШАК, КОЯШ❤❤❤ 


Яратабыз! ничек синсез яшэдек?», – дип язган әнисе Ләйсән Гыймаева,  Зәйнәпнең бик матур фотосы янына. Сөбханаллаһ, сөепләр туймаслык чаклары, күзләр тимәсен!  

 

Лилия Муллагалиева – татар эстрадасындагы иң батыр хатын-кызларның берседер, мөгаен.

Бүген алар гаиләсендә дүрт бала үсеп килә. Кызы Ильвина – әнисенең ярдәмчесе, өч улы – киләчәктә таяныр терәкләре. Барлык әти-әниләрне һәм балаларны бәйрәм белән котлап, җырчыбыз мондый сүзләр язган бүген:  «Балалар безнең киләчәгебез.???Һәр әти-әни баласынының елмаюлы карашын, сәламәт, бәхетле балачагын, парлы киләчәген күрсә иде???❣ Бәйрәм белән барыгызны да??» 

 

Данир Сабиров гаиләсендә дә ике сылу үсә.

Кызлары белән кызык-кызык миниатюралар төшерергә ярата Данир. Бүген дә шаяртулы видео урнаштырган иде. Һәм, балаларыбызны бәйрәм белән дә тәбрикләгән:  

«Балаларны яклау көне белән! Сәламәт булсын сабыйларыбыз! Алар белән бергә күбрәк вакытны уздырыйк! Барыгызга да шул теләк». 

Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман да җиткән егет хәзер. Әнисенең уң кулы, таянычы.

Әмма ничә генә яшьтә булсалар да, ничәнче генә размерлы аяк киеме кисәләр дә, алар безгә әле һаман бала.  

«Көн дәвамында бер генә мәртәбә булса да Нариманга әйтелә торган сүзләр: 
1. Мин синең яшьтә өйдәге бөтен эшне эшли идем? 
2. Малаайййййй...бееер...икееееее...? 
3. Бу ботинканы Пушкин юамы?? 
4. Мин сиңа служанка түгел...? 
5. Хатыныңны өйрәтерсең, яме...? 
6. Йомшаграк атлап йөре әле, ә...‍♀ 
7. Ашап бетер, дидем! Синнән калганны ашап дуңгыз булдым бит инде..? 
8. Сал әле шул наушнигыңны, ә. 

9. Дөресен әйтсәң, орышмыйм...? 
Нууууу дәвам итегез???» – дип яза Илсөя Бәдретдинова улы Нариман белән бергә төшкән фото янына.  

 

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар да күп бала үстерүче артистларыбыз. Эллари, Камилә, Самир – өчесе дә безнең күз алдында үстеләр, дисәң дә була.  

«2000нче еллар башында ук: «Өч бала әнисе буласым килә», – дип интервью биргәнмен икән... Күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килгән. Ярый әле биш димәгәнсең, дип,  Ильдар көлә инде ? 


Әлбәттә, бу шаярту гына, чөнки һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Өч кояшым бар, өч канатым! Ходаемның бүләкләре! 
Барлык балаларны күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм! Сау-сәламәт булыгыз, әти-әниегез өчен куаныч һәм зур терәк булыгыз!» 

 

Гүзәл һәм Илназ Баһлар гаиләсендә өч баһадир – өч егет үсә!

Илебезнең саклаучылары, яклаучылары! 

«Балаларны яклау көне белән, дуслар! Бәхетле, иманлы, сәламәт булсыннар!??????», – дип яза әниләре Гүзәл Баһавиева.  

 

Ландыш Нигъмәтҗановаларның гаиләсендә көтелгән яңалык турында кичәле-бүгенле бөтен Инстаграм шаулады. Алла боерса, тиздән дүртенче бәбиләрен алып кайтачаклар.  «Инстаграмнар, гәзитләр минем турында яңалык белән тулган иде... – дип яза җырчыбыз үзенең аккаунтында. – «Ландыш бәби көтә» ...Мин аны шул хәтле таралыр дип тә уйламаган идем, чөнки әлегә иртә, хәбәр бирергә иртә дип уйладым.. Ләкин минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар?, Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә☺?.. 


Әйе, без бөтен гаиләбез белән, Алла бирса, бәби көтәбез? Иң мөһиме: исән-сау булыйк, һәм бәбиебез сау-сәламәт булып тусын??» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар