Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульләргә пенсия тиешме?

​​​​​​​Үзмәшгуль буларак теркәлеп, һөнәри табыштан салым түләүчеләр пенсия фондында теркәлмәсә, киләчәктә пенсиясез калырга мөмкин.

Үзмәшгуль буларак теркәлеп, һөнәри табыштан салым түләүчеләр пенсия фондында теркәлмәсә, киләчәктә пенсиясез калырга мөмкин. Бу хакта 20 ноябрь көнне узган матбугат конференциясендә Росиия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук белдерде. «Үзмәшгуль булу өчен салым инспекциясендә теркәлү дә җитә. Әмма бу иминият взносларын ихтыяри түләүче сыйфатында Пенсия Фондында теркәлүне аңлатмый. Ник ихтыяри, дисезме? Хосусый эшмәкәрләр өчен иминият кертемен түләү мәҗбүри. Алардан аермалы буларак, үзмәшгульләргә ул мәҗбүри түгел. Әгәр дә үзмәшгуль булып теркәлүче кеше Россия Федерациясенең Пенсия Фонды бүлегенә мөрәҗәгать итмәсә, безнең өчен ул эшләмәүче булып санала. Ә пенсия исәпәнсен өчен тиешле эш стажы һәм иминият кертеме булу кирәк. Алар булмаса, пенсия исәпләнмәскә дә мөмкин. Киләчәктә пенсиясез калмас өчен, эш урыннары булмаган кешеләргә Пенсия фондында теркәлеп, иминият кертемнәрен ихтияри түләү мөмкинлеге бар.

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар