Логотип
Яңалыклар

Ясалма чыршылар популярлаша.

Яңа ел бәйрәменең төп символы булган чыршы республикада 11меңнән артык данә әзерләнгән. Бары тик 4 меңе генә реализацияләнгән. «Калган агачлар киселми, үсүсен дәвам итәчәк», – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров «Чыршы» операциясе барышына багышланган матбугат очрашуында.

Быел законсыз рәвештә урман сылуын кисүчеләр дә чагыштырмача аз. Бу көнгә 8 факт теркәлгән. Узган ел 18 хокук бозу очрагы булган. Үз белдекләнеп, балта күтәреп, урманга баручылар саны  да азая, чөнки дәүләт контроле дә зур, штрафлар барлыгын да беләләр. Ул гражданнар өчен 3-4 мең сум, вазыйфаи затлар өчен 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум. «Кешеләр ясалма чыршыларга өстенлек бирә башлады», – ди Айрат Әхмәров. Узган ел белән чагыштырганда быел бәйрәмгә чыршы әзерләү 19 процентка кимегән. «Чыршы» операциясе кысаларында 120 мобиль патруль төркемнәр булдырылган. Операция  31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар