Логотип
Яңалыклар

Тугызынчы сыйныфлар чыгарылыш имтиханнарын тапшырмаячак 

 2020 елда  Россия мәктәпләрендә белем алучы тугызынчы сыйныф укучылары өчен  чыгарылыш имтиханнары булмаячак. Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцовның бу хактагы белдерүе турында РИА «Новости» хәбәр итә.  

«Чыгарылыш имтиханнары уздырмаска дигән карарга килдек,  аттестация чирекләрдә алган билгеләр буенча үтәчәк», – дигән ул.  

 Унберенче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары исә 29 июнь көнне башланачак. Аны бары тик югары уку йортларына керергә теләгән укучылар гына тапшырачак.  

Калган укучылар өчен аттестация, тугызлардагы кебек үк, чиректә алган  билгеләр буенча узачак.  БДИ бирүдән баш тарткан укучылар аттестатны инде 15 июньдә ала алачаклар.  

Алдагы еллардагы кебек үк, документларны берьюлы берничә югары уку йортына бирергә мөмкин булачак. Аерма шунда гына – документлар бирү өчен уку йортына шәхсән үзең килү кирәкми – онлайн формада гына кабул итәчәкләр. 

Югары уку йортларына булачак студентлары исемлеге августта ачыкланыр дип көтелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар