Логотип
Яңалыклар

Татарстанлыларга вакцинация ясатырга кирәк булачак

Бүгенге көннән башлап Татарстанда аерым бер категория гражданнарына карата коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Бүгенге көннән башлап Татарстанда аерым бер категория гражданнарына карата коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Әлеге карарга республиканың баш санитар врачы Марина Патяшина кул куйган. 

Мәҗбүри вакцинация түбәндә санап кителгәннәргә кагыла: республикада яшәүче 60 яшьтән югары булган кешеләр, медицинага, мәгарифкә һәм социаль өлкәгә караган учреждениеләрдә эшләүчеләр, транспорт оешмалары һәм энергетика сферасы, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнарында эшләүчеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәтендәгеләр.

Шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә дә кагыла бу: чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы сферасы, банклар, почталар, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ЖКХ сферасы оешмалары.

Болардан тыш, мәҗбүри вакцинация музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, даруханә, ветеринар клиника, кунакханә, автосервис, әйберләр китерү хезмәтендәгеләр, вуз һәм вузлардан читтә производство практикасы үтүче студентлар өчен дә каралган.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре үз хезмәткәрләрен вакцинациянең икенче компоненты белән тәэмин итәргә тиеш.

«Вакцинациянең беренче этабын үтмәгән хезмәткәрләр – 9 ноябрьдән, ә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның икенче компонентын алмаучылар 7 декабрьдән эштән читләштерелергә тиеш».

Вакцинация ясатырга ярамау документка нигезләнгән очракта, әлеге карар республиканың ул төр кешеләренә кагылмый.

Соңгы ярты елда Covid-19 белән авыручыларны да исәпкә алып, коллективның кимендә 80% хезмәткәренә прививка ясалган булырга тиеш.

Татартан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга өйгә килеп вакцинация ясау чараларын күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар