Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән

“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган, КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр.

“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган, КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр.

 

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Беренчел мәгълүматларга караганда, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта  әлеге минутларда “Пирамида”да бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган. КПРФ өчен 10,74 процент тавыш бирелгән. Сайлаучыларның 3,96 процент тавышы “Справедливая Россия” партиясенә туры килә. ЛДПР партиясе 3,79 процент тавыш җыйган. “Коммунисты России” партиясе өчен 3,65 процент тавыш бирелгән.

“Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе”  2, 47 процент тавышка ия. “Үсеш” партиясенә 1,82 процент тавыш туры килә.

“Сайлау тыныч узды. Аның төп нәтиҗәләре якын арада игълан ителәчәк”, – диде Шаһиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар