Логотип
Яңалыклар

Татарстанда халыкны финанс белеменә өйрәтәләр

 Быелның 29 октябрендә Татарстан Республикасы халкын финанс белеменә өйрәтү буенча электрон курсларның апробациясе башланып китте.

 Быелның 29 октябрендә Татарстан Республикасы халкын финанс белеменә өйрәтү буенча электрон курсларның апробациясе башланып китте. Әлеге курслар Россия Федерациясендә финанс белемен арттыру һәм халыкның финанс белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итү» проекты кысаларында оештырыла.  Татарстан Республикасы да әлеге проектта катнаша. Курсларда 18 яшьтән башлап, 75 яшькәчә булган кешеләр: студентлар, социаль өлкә белгечләре, авылда яшәүчеләр, хосусый эшмәкәрләр, рәсми эш урынында эшләмәүче гражданнар, пенсионерлар укый ала.  

Программа 12 модульдән гыйбарәт. Ул үз эченә халыкның финанс белеме нигезләрен, шәхси финанслар, гаилә бюджеты белән идарә  итәргә өйрәтү, банк хезмәте, банкныкы булмаган кредит оешмалары, инвестицияләр, хосусый эшмәкәрләргә, физик затларга салынучы салымнар, халыкка күрсәтелүче иминият хезмәтләре, социаль иминиятләштерү, пенсия белән тәэмин итү, бизнес кору, финанс куркынычсызлыгы һәм мошенниклар, финанс хезмәтеннән файдаланучыларның хокукларын яклау кебек бүлекләрне ала.  

 

http://fg.eatek.ru сылтамасы аша кереп, теләге булган кеше аның белән таныша ала.  Ул бушлай. Әлеге электрон курслар «Евразийские технологии» ҖЧҖ һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты – КАИ (КНИТУ-КАИ) тарафыннан эшләнгән.  

Апробация узганнан соң, 1000 кешене читтән торып укытырга ниятлиләр. Әлеге этап төгәлләнгәч, курслар Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгына тапшырылачак һәм теләге булган кеше бушлай файдалана алсын өчен, министрлыкның ресурсларына урнаштырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар