Логотип
Яңалыклар

Татарстанда кайсы оешмалар ачылды

Казанда нинди оешмалар эшли, ә кайсылары әлегә көтү режимында? Сәүдә үзәкләре кайчан ачылачак?

 8 июньнән казанлылар маскаларын һәм перчаткаларын салды. Маска һәм перчатка кию фәкать кибетләргә кергәндә, җәмәгать транспортына утырганда һәм таксида йөргәндә генә мәҗбүри. 
Шулай итеп, коронавирус аркасында кертелгән тыюларның бераз йомшаруы башланды. Беренче булып фитнес-үзәкләр үз ишекләрен ачты. Әле май урталарында ук спорт залында тренер белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырылды. Әлбәттә, социаль дистанцияне саклау шарты белән. Аннары шәһәр мунчалары һәм бассейннар эшли башлады.
5 июньнән гыйбадәтханәләр, дин йортлары, мәчет һәм чиркәүләргә йөрү рөхсәт ителде. Шулай ук 5 июньнән Татарстанга чит регионнардан килүчеләр өчен мәҗбүри ике атналык карантинда булу яисә организмында коронавирус булмавын раслаучы документлар хәзер таләп ителми. 
8 июньнән санаторийлар да беренче кунакларны кабул итә ала. Әлегә балаларның ел дәвамында эшләүче сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары әлегә ябык. 
11 июньнән кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары да ачылды. Әлегә аларга өстәлләр арасында яртышар метр ара саклау шарт итеп куела.
15 июньнән соң күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ) дә алдан язылмый гына килергә мөмкин булачак. 
Әлегә кайсы оешмалар ябык?
Казанда зур кибетләр, сәүдә-күңел ачу үзәкләре әлегәчә эшләми. Тыюлар кино заллары, кичке клублар, театр, концерт залларына да кагыла. 
Сәүдә үзәкләре әлегә Татарстанның 31 районында гына эшли. Анда да бер кешегә 4 квадрат метр ара туры килү шарты белән генә. 
Калган шәһәр һәм районнардагы зур кибетләр, сәүдә үзәкләре әлегә көтү режимында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар