Логотип
Яңалыклар

Татарстанда иң яхшы милли костюм дизайнерларын сайлыйлар

Республикада беренче тапкыр милли костюм традицияләренә багышланган «Алтын хәситә» халыкара бәйгесе уза. Иртәгә аның финал өлеше булачак.

Республикада беренче тапкыр милли костюм традицияләренә багышланган «Алтын хәситә» халыкара бәйгесе уза. Иртәгә аның финал өлеше булачак.


«Татар костюмнарын популярлаштырып, аның элементларын көн саен кигән киемнәрдә куллануны гадәткә кертергә кирәк!» Бәйге уңаеннан багышланган матбугат очрашуында мәдәният министры Ирада Аюпова әнә шулай дип белдерде.

Конкурс алты номинациядә уза: реконструкцияләнгән тарихи милли костюм, сәхнә милли костюмы, заманча авторлык костюмы (Casual стиле), милли балалар киеме, баш киемнәре һәм аксессуарлар, милли киемдәге курчак. Килгән гаризаларның иң күбе заманча авторлык костюмы номинациясенә булган. Казахстан, Германия, Үзбәкстан, Нидерландтан модельерлар да катнашкан. Үзбәкстан дизайнерлары финалга чыккан. Финалда  яшь модельерлар да танылган дизайнерлар да катнаша. Барлыгы 29 модельер. Алар  финал өлешендә булачак киемнәренең эскизларын күрсәтәчәкләр. Шулай ук булган коллекцияләрен тәкъдим итәчәкләр. «Финал өлеше интригалар бай», – дип бар серләрне чишеп бетермәде оештыручылар.  Җиңүчеләр үзләренең костюмнар коллекциясен тегүгә 500, 400, 300 меңәр сумлык сертификат алачак.


Чараның хейдлайнерлары: Эльмира Кәлимуллина, Артур Мингазов, Айдар Рәкипов, Динә Хисәнбеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар