Логотип
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советына яңа партия вәкилләре дә керәчәк

Кичә Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайладылар. Бердәм мәгълүмат үзәгендә бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шәһиәхмәтов беренчел нәтиҗәләрне җиткерде.

Татарстан Дәүләт Советына узган сайлауларда «Бердәм Россия » партиясе абсолют җиңүче булды.  Әлеге партия өчен республика халкының  72,43% тавыш биргән. Икенче урында, 10,74% тавыш җыеп, КПРФ партиясе, өченче урында  3,96% белән «Гадел Россия» партиясе. 
 Сайлауда иң актив районнар  Кайбыч, Апас, Әтнә.  Быел республикада «Мобиль сайлаучы» механизмы  булдырылды.  Аннан  32 меңнән артык  сайлаучы кулланган.   Билгеле булганча, Мәскәүдә электрон сайлаучы, цифралы сайлау участоклары кебек  яңа технологияләр кулланылды. Әлеге тәҗрибәләр уңай бәяләнсә,  Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киләсе сайлауга әлеге механизмнарны кертәчәкләрен хәбәр итте. «Татарстан моңа әзер», – диде ул. 
Үзәк рәисе хәбәр итүенчә, сайлау көнне канун бозылу турындагы 62 мөрәҗәгать килгән. Шул ук көнне  җавап биргәннәр. 
Парламенттагы йөз урынга җиде сәяси партиядән 200  һәм 230 үзен-үзе тәкъдим иткән кандидат дәгъва итте. Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итүенчә, Дәүләт Советында  биш партия вәкиле тәкъдим ителәчәк: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия» һәм «Үсеш партиясе». Шулай ук партиясез бер кандидатның үтүе билгеле. 
 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар