Логотип
Яңалыклар

“ТАССР төзелүгә 100 ел" медален булдыру турында законга тәкъдимнәр кабул ителә

Закон проекты буенча медаль белән бүләкләнгән гражданнар пенсиягә чыккач социаль ярдәм алачак.

Закон проекты буенча медаль белән бүләкләнгән гражданнар пенсиягә чыккач, социаль ярдәм алачак.

 

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан халкы 13 сентябрьгә кадәр республиканың яңа дәүләт бүләге – “ТАССР төзелүгә – 100 ел” медален булдыруга бәйле закон проектына тәкъдимнәр кертә ала. Документ халык белән фикер алышу өчен “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” законга үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты турында сүз бара.

Закон проекты нигезендә, Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга, шулай ук һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны “ТАССР төзелүгә – 100 ел” медале белән бүләкләү тәкъдим ителә.

“Закон проекты яңа дәүләт бүләген тагып йөрү кагыйдәләрен билгели: күкрәкнең сул ягында, ә гражданинның башка орден-медальләре булса, “Ана даны – Материнская слава” медаленнән соң куелырга тиеш”, – диделәр матбугат хезмәтендә.

Әлеге медаль белән бүләкләнгән гражданинга пенсиягә чыккач, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

  • 2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар