Логотип
Яңалыклар

Сак булыгыз! Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуын фаразлый.


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуын фаразлый. Шул сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Идарә мәгълүматлары буенча, 31 майда көндез һәм кич Татарстан территориясендә көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы, секундына 20 метр тизлектә җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчле җилнең һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәтә. Урамга чыкмаска, тәрәзә төбеннән авыр әйберләрне алып куярга киңәш ителә.
Шулай ук, урамда электрүткәргечләр, йорт түбәсе, реклама такталары янында тормаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар