Логотип
Яңалыклар

Россиядә үзмәшгульләргә туры килгән һөнәрләр исемлеген аныклый алалар 

Россиядә үзмәшгульләр өчен һөнәрләр исемлеген аныклый алалар. Россия Федерациясенең финанслар министры, беренче вице-премьер Антон Силуанов шундый тәкъдим белән чыкты.  

Россиядә үзмәшгульләр өчен һөнәрләр исемлеген аныклый алалар. Россия Федерациясенең финанслар министры, беренче вице-премьер Антон Силуанов шундый тәкъдим белән чыкты.  

Мондый исемлек булган очракта, салым режимын бөтен Россия субъектларында да таратырга мөмкин булачак дип билгеләп үтте ул. Үзмәшгульләр өчен үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән салым режимының куркыныч яклары да бар дип өстәде Антон Силуанов. Әйтик, кайбер предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләрен штатка алмыйча, үзмәшгульләр кебек итеп кенә рәсмиләштерергә мөмкин.  

 

Белешмә 

Һөнәри керемгә салым салуны 2019 елның 1 гыйнвареннән пилот проекты кысаларында Россиянең дүрт төбәгендә керттеләр: Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә. Ул 4 проценттан 6 процентка кадәрле салым нагрузкасы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барырга мөмкинлек тудыра.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар