Логотип
Яңалыклар

Җиңү Парады ничек узар?

24 июнь көнне Казанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җиңү парады уза. Быелгы шартларда аны уздыруның үз кагыйдәләре һәм үз авырлыклары бар.

24 июнь көнне Казанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җиңү парады уза. Быелгы шартларда аны уздыруның үз кагыйдәләре һәм үз авырлыклары бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде. 
2020 елгы парадның иң беренче яңалыгы, мөгаен, анда тамашачыларның катнашмавыдыр. Әйе, быел гаиләләр белән урамга чыгып, хәрби машиналар колоннасын, рәт-рәт тезелешеп хәрбиләр узганын карау мөмкинлеге булмаячак. Дөресрәге, карап булачак, әмма телевизор экраны аша гына.  Казанда узган Җиңү парады «ТНВ» каналы аша трансляцияләнәчәк. 
Икенчесе – быелгы парад артиллерия салютсыннан тыш уза. 
Парадның иң мәртәбәле катнашучылары – ветераннарыбыз быел да чакырылачак. Әмма трибуналарда алар утырасы урындыклар арасы 1,5 м, итеп калдырылырга, ян-яннан каплаулы булырга тиеш. 
Парадның репетициясе быел бары бер генә тапкыр – 20 июньдә уза. 
Тагын бер яңалык – быел Җиңү парады республикабызның башка шәһәр һәм районнарында үткәрелми, бары тик Казанда гына. 
Бәйрәм чарасы, әйткәнебезчә, 24 июньдә сәгать көндезге 10.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Ирек мәйданында башланып китә. Мәскәүнең Кызыл Мәйданыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чыгышы трансляцияләнәчәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак. 
Ирек мәйданындагы трибуналар каршыннан Казан гарнизоны гаскәрләре, МВД, МЧС, Росгвардия, Россиянең хокук министрлыгы, югары уку йортлары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең хәрбиләре узачак. Хәрбиләр артыннан хәрби һәм тарихи техникалар колоннасы кузгала. Алар арасында атаклы «Т–34» – «Колхозник Татарии» танкы да булачак. 
Парадта барлыгы 1 мең кеше катнашыр дип көтелә. 

Парадтан соң, җирле вакыт белән көндезге 12.00 сәгатьтә илебезнең бөтен территориясендә «Җиңү авазы» –  «Звон Победы» чарасы уза. Барча шәһәр һәм авылларда, диңгезләр-елгаларда, барча юллардагы транспорт чаралары, завод-фабрикалар, шахталар, чиркәүләр 1 минут буе өзлексез гудок бирәчәк. Бу чарада теләге булган һәркем катнаша ала. 


Бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле Казан шәһәренең К. Маркс һәм шуңа якын урамнарының вакытлыча ябылып торуы көтелә. Машиналар гына түгел, җәяүлеләрнең дә хәрәкәте чикләнәчәк. Казан халкын вакытлыча булган бу уңайсызлыкларга түзем булырга чакыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар