Логотип
Яңалыклар

Иң күп хезмәт хакы алучылар билгеле булды

Росстат мәгълүматы буенча 2020 елның март аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 39 033 сум булган. Беренче квартал буенча уртача хезмәт хакы – 37 749 сумны тәшкил итә.


Росстат мәгълүматы буенча 2020 елның март аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 39 033 сум булган. Беренче квартал буенча уртача хезмәт хакы – 37 749 сумны тәшкил итә.
Республикада иң күп хезмәт хакы алучылар – файдалы казылмалар өлкәсендә эшләүчеләр, уртача 64,7 мең сум алалар. Икенче урында фән хезмәткәрләре, аларныкы – 63,7 мең сум. Финансистлар һәм иминиятләштерү өлкәсендә эшләүчеләрнең – 61 мең сум.
Татарстандагы иң аз хезмәт хакын авыл хезмәтчәннәре ала. Шулай ук бу исәпкә урманчылык һәм аучылык өлкәсендә эшләүчеләр дә керә. Аларның хезмәт хакы якынча 24 мең сум. Росстат белдерүенчә, республикада хезмәткә яраклы 2 миллион 17 мең кеше исәпләнә, шуларның 68,4 меңе эшсезләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар