Логотип
Яңалыклар

Галимҗан Ибраһимовның яңа томлыгы: аларга цензура кагылмаган 

Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгының өчтән бере моңарчы укучыга таныш булмаган яңа материаллардан тора

Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгының өчтән бере моңарчы укучыга таныш булмаган яңа материаллардан тора. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Конференция әлеге тупланманың 6-10 томнары дөнья күрүгә багышланды.  

  

Галимҗан Ибраһимовның иң беренче өч томлыгы 1950 еллар ахырында нәшер ителә. Язучы шәхес культы корбаны буларак аклануга, институт галимнәре ул чакта киңәшмәгә җыела һәм шунда ук аның мирасын кире кайтару буенча эш башлана. Ул өч том әдип мирасының бик аз өлешен генә үз эченә алган була, әлбәттә.  

1974 елда Галимҗан Ибраһимовның 8 томлыгын нәшер итү турында карар кабул итәләр. Ләкин ул томлыклар басылып чыгып, укучы кулына барып җиткәнче үк ачыклана: томлык тулы түгел. Күп әсәрләр туралып, цензура аша гына басыла.  

Беренче мөмкинлек туу белән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре язучының 15 томлыгын әзерләргә керешә. 2017 елда башланган зур эш инде тәмамлану алдында: быел барлык томнар да әзерләнеп бетәргә тиеш.  

– Тупланманың иң зур яңалыгы – аның күп өлеше яңа материаллардан торуында, – диде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов. – Томлыкларга кергән әсәрләрнең өчтән бере укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Әдипнең шәхси архивы сакланып калмаган, шуңа күрә томлыкларны туплау зур хезмәт таләп итте. Безнең хезмәткәрләр егерменче йөз башында чыккан бөтен матбугатны өйрәнделәр, тапкан материалларны моңарчы чыккан томнар белән чагыштырдылар, киселеп калган өлешләрне тулыландырдылар. 

Тагын бер үзенчәлеге – кушымталар. Аларда шул чор галимнәренең Галимҗан Ибраһимов турындагы фикерләре урын алды. Ул чор полемикага бик бай булган.  

Бу уңайдан филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина бер мисал да китерде. Галимҗан Ибраһимовның Тукай турындагы «Талант трагедиясе» дигән мәкаләсе басылганнан соң 1914 елда татар җәмәгатьчелеге аңа бойкот игълан итә.  

Томнарның зур үзенчәлеге дип анда кергән барлык әсәрләрнең цензура аша узмавын да әйтергә кирәк.  

Әлеге академик басма кемнәрне күз алдында тотып әзерләнгән соң? Ул галимнәр өчен дә файдалы булыр, шул ук вакытта гади укучы өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз диде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре.  

Томнарның тиражы зур түгел – 2 мең.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар