Логотип
Яңалыклар

«Ел китабы» конкурсында быел кемнәр җиңде? 

Соңгы вакыт халык китапны күбрәк укый башлады диләр. Дөньяда булган соңгы вакыйгалар аркасында озак кына өйләребездә утырдык бит – буш вакытыбыз шактый булды. Моның бер сәбәбе, бәлки, шулдыр. Тик бу бәйгедә сүз китапханәләрдән алып укылган китаплар турында бара. «Ел китабы» конкурсын Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә.  

 

 

Соңгы вакыт халык китапны күбрәк укый башлады, диләр. Дөньяда булган соңгы вакыйгалар аркасында озак кына өйләребездә утырдык бит – буш вакытыбыз шактый булды. Моның бер сәбәбе, бәлки, шулдыр. Тик бу бәйгедә сүз китапханәләрдән алып укылган китаплар турында бара. «Ел китабы» конкурсын Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә.  

Быел бу бәйгедә Татарстан нәшриятларында 2018 елда дөнья күргән, 2019 ел дәвамында иң күп укылган китаплар катнашты. Җиңүчеләрне  республикабызның мең ярым китапханәсе билгеләде.   

«Ел китабы-2018» бәйгесенең җиңүче китаплары түбәндәгеләр:   

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә: 

1 нче урын.  Рабит Батулла, «Әсәрләр. 10 томда. 7 нче, 8 нче томнар»; 

2 нче  урын. Айгөл Әхмәтгалиева, «Ак читек»; 

3нче  урын. Гөлсинә Галимуллина, «Тау җылысы». 

Хәбир Ибраһимның «Бәхетсез җаннар», Данил Салиховның «Чукрак» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. 

 

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә: 

1 нче урын. Марсель Галиев, «Су каргышы»; 

2 нче урын. Лилия Гыйбадуллина, «Кайту»; 

3 нче урын. Илсөяр Иксанова, «Гомер сурәте». 

Роберт Әхмәтҗановның «Гомер биштәре», Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы», Рәмис Аймәтнең «Син минем җанымның яртысы» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. 

 

«Балалар әдәбияты» номинациясендә: 

1 нче  урын. Гәрәй Рәхим, «Иске самавыр торбасы»; 

2 нче урын. Йолдыз, «Китаплы кич»; 

3 нче урын. Йолдыз Миңнуллина, «Ай кызы Зөһрә». 

Роберт Сәлахиевнең «Мин болай тырыш малай», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. 

 

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә: 

1 нче урын. Зифа Кадыйрова, «Где дорога к счастью?»; 

2 нче урын. Борис Вайнер «Негде яблоку упасть!»; 

3 нче урын. Госман Гомәр, «Шахмиран». 

Мөхәммәт Мирзаның «Звёздное поле – Йолдызлы басу», Нурихан Фәттахның «Итиль-река течёт» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. 

 

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә: 

1 нче урын. Рәдиф Гаташ, «Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 нче, 5 нче томнар»; 

2 нче урын. Хатыйп Миңнегулов, «Әдәбиятны өйрәнү юлында»; 

3 нче урын. Саимә Ибраһимова, «Сокланам, шаклар катам!». 

Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым», Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. 

 

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә: 

1 нче урын. Разил Вәлиев, «Годы тревог и надежд»; 

2 нче урын. Юлай Шамильоглу, «Шигабутдин Марджани»; 

3 нче урын. Фәүзия Бәйрәмова, «Татарская мать Чингиза Айтматова». 

Николай Сорокинның «Свети, мой Млечный путь», Светлана Суслованың «Татарский костюм» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар