Логотип
Яңалыклар

Без  блогерлар белән бер командада эшләдек!

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм блогер-күзәтүчеләр сайлауларга йомгак ясады. Блогерлар  беренче тапкыр күзәтүчеләр буларак катнашып, сайлауларга яңача карарга булышты, сайлау кампаниясенә яңа сулыш өрде дип, Зилә Рәхимҗановна аларның эшен югары бәяләде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм блогер-күзәтүчеләр сайлауларга йомгак ясады. Блогерлар  беренче тапкыр күзәтүчеләр буларак катнашып, сайлауларга яңача карарга булышты, сайлау кампаниясенә яңа сулыш өрде дип, Зилә Рәхимҗановна аларның эшен югары бәяләде. «Бу яшьләребез – «цифралы» яңа буын вәкилләре. Алар халык арасында таралган стереотипларны җимерергә, тавыш бирүләрнең гадел булуын күрсәтергә, яшьләрне сайлауларга тартырга булышты. Миңа алар белән эшләү бик ошады. Без бер команда булдык!» – ди Иҗтимагый палата рәисе. Сайлауларда 15 иҗтимгый оешма вәкилләре, төрле партия тарафдарлары, ягъни 20 меңләп күзәтүче эшләп, шуларның 5698 е Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан булган, һәм алар ике миллионлык аудиторияне җәлеп итә алган. Һәр сайлау участогына 2 күзәтүче барган. Сәгать саен муниципаль районнар белән элемтәгә чыгу, фото, видео-материаллар сайлау участогындагы картинаны тулырак күзалларга ярдәм иткән. Блогерлар арасында яшь әниләр дә, студентлар да, иҗат кешеләре дә, студентлар да бар. Алар креатив һәм позитив, актив тормыш позицияле, үз артыннан яшьләрне ияртә беләләр.

Сайлау кампаниясенең Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Кукмарада, Яшел Үзәндә ничек узуын блогерлар Ринат, Адилә, Вероника, Илназ, Радиклар сөйләде. Алар эш барышында аудитория биргән сорауларга оператив җаваплар бирә алган, пенсия яшендәгеләрнең активлыгына сокланган, саклану чаралары белән тәэмин ителүгә игътибар күрсәткән. Блогерлар сайлауларның тыныч, гадел узуын искәрттеләр, эш барышындагы кызыклы очракларны искә төшерделәр. Радик, мәсәлән, үзенең 85 һәм 93 яшьлек ике әбисенең дә сайлау участогына бик горурланып килүен искә төшерде. Вероника Чаллыда үзе укыган мәктәптә сайлау участогында эшләгән, туры эфирдан репортажлар ясаган. «Бездә пенсионерлар бик бәхетле икән! Бюллетеньне урнага төшереп җибәргәч, баш бармакларын югары күтәреп, канәгать кайтып китәләр! Карап торуы күңелле», – дип шатлыгын яшерми җырчы кыз. Ә менә Илназ башта дулкынланган, үзенең беренче тапкыр 18 яшьтә сайлауларга килүен искә төшергән. «Алдамыйлармы? Бюллетеньнәрне алыштырмыйлармы?» дип шикләнеп караучылар да булды, ләкин алар сайлауларның гадел узуына ышанып кайтып китте», – ди ул.

...«Татарстанда Сайлауларда беренче тапкыр блогерлар катнашты. Бәлки, шуңа да  халык үзенең гражданлык бурычын үтәгәндә аеруча активлык күрсәткәндер», – дип сөйләделәр «Россия 24» каналында.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар