Логотип
Яңалыклар

9 майда салют булачак. Бәйрәм программасы.

Илдә коронавирус афәте хөкем сөргәнлектән быел Җиңүнең 75 еллыгы он-лайн режимда уза. «Бәйрәм рухы көне буе тудыралачак», – дип ышандырды бу уңайдан узган матбугат очрашуында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

9 май көнне кичке җидедә теле һәм радио эфирларда бер минут тынлык игълан ителә. Моннан соң бөтен ил халкы, балконга чыгып йә тәрәзә кырыена басып, «День Победы» җырын башкару акциясенә кушыла ала. 
22:00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» дигән акция башлана. Ул өйләрдә ут яндырудан (шәм, фонариклар) гыйбарәт. Бу үткән вакыйгаларны искә алу йөзеннән башкарыла.

 
Бәйрәм уңаеннан салютның булу булмавы хакында бик күп сораулар булды. Республика хакимияте салют аттырырга карар кылган. Ул республика буенча бары тик бер ноктада – Казанда гына узачак. Эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, халык салют карарга урамга чыкмасын өчен, ул ТНВ каналыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Салютны зәңгәр экраннардан 21:55 сәгатьтә карарга мөмкин. 


Быел «Үлемсез полк» та онлайн режимда уза. Бөтенроссия буенча узган акциядә катнашу өчен полк.рф сайтына кереп теркәлү узарга кирәк. Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызның фотоларын, алар хакында мәглүмат калдырганнан соң, фотоның кайда һәм кайчан нинди медиа ресурста күрсәтелүе хакында смс хәбәр килә. 
 Бәйрәм программасы шул рәвешле онлайн форматта флешмоб рәвешендә барачак. Тагын шундый акцияләрнең берсе 18:00 сәгатьтә башлана. Ул «Ишегалды белән җырлыйбыз» дип атала. Онлайн рәвештә күршеләр белән сугыш чоры җырларын башкарырга мөмкин. 


 9 майда Казанда Җиңү парады булмаячак. Ул эпидемиологик вазгыятькә карап, июнь ахырында йә сентябрь башына күчерелә. Ләкин Җиңү көнендә күккә очкычлар күтәреләчәк. Казанда күгендә Ми-8 вертолетлары, легендар «Белая лебедь» бомбардиры очачак. Җиңү эләме тагылган һава шарлары да күтәреләчәк. Аларны телевизор экраннарыннан күрергә мөмкин. Гомумән, бәйрәм чаралары зәңгәр экраннарга күчерелә. Мәңгелек утка чәчәк салу, Җиңү паркында Совет солдаты монументы ачу тантанасы да трансляцияләнәчәк. Бар чаралар да туры эфирда алып барыла. 
Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, интернет челтәрләрендә Җиңү көненә багышланган 400ләп чара бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар