Фәрхәнәм диялмадым

Мин Фәрхәнәне үзен күргәнче үк ярата башлаган идем... Һәр авылның, һәр төбәкнең сөекле-сөйкемле, күңелләрне тартып, уйларыңда якты нур, шатлык тудыра торган, тирә-як егетләренең үзәкләрен өзүче чибәре-гүзәле була. Ул гүзәлләр сиздермичә генә, тиңдәшләре арасыннан аерылмыйча гына, үсеп җитәләр дә, чибәрлек, уңганлык-булганлык, ягымлылык, сабырлык, сафлык, даны алалар. Бу шөһрәтне, кадерне башта аларга үз авыллары халкы күрсәтә, ә аннан “Галиябану”, “Ак йолдыз”, “Фәрхәнә” исемнәре белән тирә-якларда танылалар, макталалар.

Мине, коточкыч сугыш башланган көнне генә педучилище тәмамлаган, әле унсигезе дә тулмаган егетне, ерак Себер тайгаларының иң үзәгендә урнашкан, Татарстаннан күчеп килгән халык яшәгән Ушма авылына мәктәп мөдире итеп җибәрделәр. Күршедә Сатыш, Икшермә, Тимершик, Тәкәнеш авыллары да бар. Ерак Татарстанда туып, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр ителгән мөһаҗирләр тайга урманнары үзәгенә, үз илләрендәге авылларының исемнәрен дә алып килгәннәр, сагыну-сагышларына дәва булмасмы дигәннәрдер инде... Илдә очы-кырые, чиге күренмәгән, дөньяны кайгы-сагышка күмгән канлы сугыш бара. Көннәр моңлы күз яше сөременә томаланып туа. Ерак тылда да сугыш күләгәсе, сугыш шаукымы...

Ял көннәрендә (ә татарлар җомга көнне ял итәләр иде ул заманнарда) гомерендә солдат боткасы татып карамаган, әмма бер ялгызы аюга каршы барырга да курыкмый торган авыл ирләрен Мостафа абый иртәдән алып, караңгы төнгә кадәр “айт-два” атларга өйрәтә, ә мин аның “комиссары” да, “писаре” дә, чөнки аның язу-сызу яклары ташка үлчим генә.
...Тайга урманы өстендә тулы ай калыкты. Тирләп-пешеп “айт-два” атлаудан туктап, сулу алгач, булачак солдатлар өйләренә ашыкты, ә Мостафа абый мине 30-40 градус суыкта биш кенә чакрым ары булган үз авылыма җибәрмәде:
- Бу салкында төнгә каршы кайтып йөрмәссең, әйдә безгә генә. Улым Сафа белән йокларсыз, кайнар токмач ашап, кунып китәрсең.

Өстәлне түгәрәкләп утырган унбер кешелек гаиләдә бер артык кашыкның бары-югы да сизелми икән. Симез елкы итеннән пешерелгән, телләреңне йотарлык, тәмле, кайнар токмач ашадык.

Сафаның уналтысы тулган гына булса да, авылда уен корып, яшьләрне туплап йөрүче олы егет булып ул калган. Мине дә кичке уенга кыстый башлады. Әдәп саклап, бармыйм дигән булам (комиссар кеше ләбаса, килешерме, янәсе!),  Мостафа абый да җөпләгәч, торып киенә башладым: бармыйммы соң, бармаган кая!
—  Сафа, ә Фәрхәнә киләме соң уенга?
-
Ул эше булганда гына килми кала, башка көннәрне гел чыга.
Клуб тулы өлгереп-пешеп җиткән матур кызлар һәм кайберләренә генә мыек төкләре төртеп чыккан “егетләр”.

Кызларны күзлим, матур Фәрхәнәне эзлим, әмма барысы да бер чама төслерәк. Сафага ымлыйм, кайсысы Фәрхәнә, күрсәт әле, дим.
— Ул юк әле, килмәгән.
Ярсыган йөрәк боегып куйды.

Уеннары да әлләни гөрләми, төркем-төркем боегыбрак кына торалар шунда.
Берзаман ишек шар ачылды, салкын һава пар булып бөркелде, өере белән кызлар килеп керде. Кайсыдыр көмеш тавыш белән көлеп, урамдагы шуклыгын дәвам итте дә:
— Абау, кунаклар бар икән, — дип, авызын каплады, шып булды.
Ә клубтагылар: “Фәрхәнә килде! Әйдә инде, Фәрхәнә! Ник соңга калдың? Синсез уен да уен түгел”, - дип, аны сырып алдылар.

Инде үзем дә күрдем — сылу иде, кашыкка салып сусыз йотарлык кыз иде Фәрхәнә...
Түгәрәк кенә алсу матур йөзле, кара кашлы, күзләре дә кап-кара. Башына ап-ак челтәрле шәл ябынган чибәр Фәрхәнә әйләнә уртасына узды. Боекканнар җанланды, уен сайлый башладылар.

Түгәрәк уенына тукталырга булдылар. Тотынышып, җырлап әйләнәләр. Парлап уртага чыгаралар, биетәләр, аерым җырлаталар, мәзәкләр, җор сүзләр әйтәләр, белмәгәннәрне үртиләр, кызарталар, ошатканнарына багышлап җырлар сузалар. Уртадан чыкканнар урынына икенчеләрне чакыралар.

Фәрхәнә минем алдыма туры килде. Йөрәгем лепердәпме-леперди: бар икән бәхет, бар икән җан рәхәте! Әмма ул арада үзен уртага алдылар. Үзәкләрне өзәрлек итеп җырлавына һушсыз калдым: булса да булыр икән моң, булса да булыр икән саф чишмә агышы, юк, чишмә генә түгел, көмеш тәңкә челтерәве (әллә сандугач укмы икән, Себер дә сандугачлар булмагач, чын сандугач сайравын ишеткәнем дә юк минем)! Уртадан чыккач, минем яныма үзе килде. Бармакларының йомшаклыгы, нәфислеге — әллә ут ялкыны йөгерде йөрәгемә, әллә... Түзмәвем, юк, түзәрлек хәлдә түгел идем, әкрен генә бармагын кыстым да, үзем комач кебек кызардым...

Йа Хода, ул да минем бармак очын әкрен генә, миңа сизелерлек итеп кенә кысты түгелме?! Әйе, әйе, ул да минем йөрәк тибешемә җавап бирде! Миннән дә бәхетле кеше бар идеме икән ул көнне дөньяда?!
 
Инде 18 яшем тулып килсә дә, педучилище тәмамлап, мәктәп мөдире булып эшләсәм дә, минем кызлар белән йөргәнем юк иде әле. Авылда кичке уеннарга чыгарлык булып үсеп җиткәндә генә башта укытучы абыемны, аннан әтиемне алып киттеләр — без “халык дошманнары” балаларына әйләндек. Кая инде ул яшьләрнең шат күңелле, җырлы-биюле уеннарына катнашу! Ә Себер яшьләре уенсыз-җырсыз яши алмыйлар. Чыра телеп үзләре ясаган скрипкада “Уел”ны сузып җибәрсәләр, ярты авылың моңга күмелә...
Уен сүрелеп, яшьләр таралыр алдыннан Фәрхәнәнең:
— Безгә килгән кунакларны Сандугачка охшатыйк, — дип җырлавы да миңа йөрәк серен сиздерүе түгелме икән...

Әллә җирдән йөреп, әллә күкләрдән канатланып очып кайттым, хәтерләмим. Бу минем беренче гыйшкым, тәүге мәхәббәтем куанычы иде шул! Төннең ничек үткәнен дә белмим, онытылып-онытылып кына алдым ахры: каршымда сөйкемле Фәрхәнә, йөрәгемдә аның саф көмеш тавышы, үзәкләрне өзгән моңы, җаннарымны эретеп җырлаулары.
Икенче атнада да арып-талып, “айт-два” атлаганнан соң, тагын кичке уенга ашкындым. Бу юлы Фәрхәнә исемем белән эндәште, хәтта үзе сүз катып сөйләшә башлады...

Кышлар үтеп, язгы кояш елмая башлаган көннәрнең берендә, ул көпә-көндез Мостафа абыйларга килеп керде. Шатлыгымның чиге булмады, хәтта бераз кызарып та киттем ахры. Ә Фәрхәнә бернинди хәл булмаган кебек хуҗа апа белән сөйләшә-гөрләшә башлады, әйтерсең, үз өйләренә кайтып кергән! Ә ул, чыннан да, үз өйләрендә икән: әниләре бертуган — апалы-сеңеллеләр икән ич!

Әти-әнидән калганга өч ел, гаилә җылысы, җан рәхәте, кайчаннан йөрәк назы күрмәгән күңелгә Фәрхәнә янында булу чиксез бәхет, бетмәс-төкәнмәс шатлык иде. Безнең күңелләр якынлыгын Нурия апа да сизенде, чамалады ахры, бүлмәдә икебезне генә калдырып, үз эшенә тотынды. Фәрхәнә аңа ярдәмгә кузгала башлагач та:
— Әле әлләни эш юк, кирәк булгач, эндәшермен, дип кире борды.

Менә инде җиде дистәмне тутырдым, Фәрхәнәне югалтканыма да ярты гасыр үтеп киткән, ә һаман исемен язганда да йөрәгем өзгәләнә, җаным тетрәнә, күңелем, бәгырем иңрәп-иңрәп китә!

Их, Фәрхәнә, Фәрхәнә! Фәрхәнәм була алмадың шул...
Армиягә китәр вакыт җитте. Минем монда туганым-кардәшем юк бит, фатирда гына яшим. Фәрхәнә каян ишетеп өлгергәндер, Нурия апа белән юлга ризык пешергәннәр, сохари киптергәннәр, шешә белән сары май, телләреңне йотарлык чәчәк балы, тәм-том куйганнар.
 
Инде кузгалырга дип торганда, чаналарга утырганда, Фәрхәнә үзе бәйләгән перчатка белән ак җылы оекбашлар китереп җиткерде.

Урам тулы кеше — бала-чага, әниләр, әби-бабайлар, туган-тумачалар китүчеләрне озатырга чыкканнар. Исән-сау, сәламәт кайтуларын телиләр, елашалар, үксиләр.
Минем Фәрхәнәм оялып, яныма килергә кыймыйча торды да, мин үзем аңа таба бара башлагач, түзмәде ахры, килеп кочаклап, бит уртамнан үбеп алды, әмма шунда да үзен үптермәде:
— Исән-сау кайткач, кавышу вәгъдәсе җиткәч, — дип шаяртуга борды, әмма шунда ук күз яшьләренә тыгылды.

Красноярга кадәр 360 чакрымны атлар обозы белән илттеләр безне. Көннәр буе өшеп-туңып барганнан соң, кичләрен Себернең җылы өйләрендә тәннәр рәхәтләнә, оеп-оеп китә.        
Әмма күңелдә сагыну, йөрәктә моң, җан сыкрана...

Фәрхәнәм күз алдымнан китми. Сагынам, үлепләр сагынам үзен, һәр кичне, һәр авылда аңа озын-озын мәхәббәт хатлары язам. Язган саен йөрәк серләрем кимеми генә түгел, арта бара, арта гына бара...
 
 
 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 12 декабрь 2019 - 07:42
    Без имени
    Машина ватылу хазер проблема мени.чакырттта эшлет.минеи ирем бар,но анардан бик толк юк.мин узем ойде ботен проблема ны решать итеп яшим.уйлап куям кайчак ир булмаса белки мин лучше яшэр идем наверное.хазер нормальный ирлернен хатыннары чат ябешкен.и жунле ир буйдак йорми.адарны жунсез хатыннар электереп ала.живи и радуйся,тем более есть сын и родственники.
    Укучы хаты
  • 12 декабрь 2019 - 07:42
    Без имени
    80 яшьлек карчыкнын уз туксаны туксан...туганнары белэн буген килеп кенэ дуслашмый инде ул. Картлар йорты гына инде...
    Ялгызлык
  • 12 декабрь 2019 - 07:42
    Без имени
    Әйе, дуслар, кеше тормышына күз салганда сак булырга кирәк.Күренекле кешеләрнең тормыш юлы белән кызыксынабыз инде, сүз дә юк. Тик, ,,Тыкшынмагыз!" дип әйтәсе киләрлек дәрәҗәгә җиткермәсәгез иде. Үлем үкенечсез булмый болай да, аңа тыгылып актарып чыгармасагыз да. Урының җәннәттә булсын, татар халкының моңлы сандугачы. Тешләргә бер кереп, җырла әле, Ишетик янә моңлы җырыңны. Җырланмаган җырлар авазыннан, Ишетербез синең моңыңны. Син кайгырма, нихәл итмәк кирәк, Җир йөзендә төрле кеше бар... Тигәнәктәй ябышкагы булган җирдә, Нәфис таҗлы гөлләргә күз сал. Җир йөзендә төрле кеше бар. ,,Урының җәннәттә булсын!" дип телик, Дога булып барсын, йә Аллам. Җирдә матур итеп яши белгән, Шулай иртә китә арадан... 11.12.2019. Лилия Мурадова.
    Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? 
  • 12 декабрь 2019 - 07:42
    Без имени
    Бик зур рәхмәт, Люция!Бик зур рәхмәт ,,Сөембикә"! Укып гыйбрәт алып, калганнар гыйбрәт алып, мизгелнең кадерен белеп, үкенмәслек итеп яшәсеннәр иде дә...Тик юк шул, һәр кеше үз тормасыннан соң гына башын кашый. Оныкларга әби - баба тәрбиясе бик мөһим, Монысы өчен аеруча рәхмәт!!! Сезгә иҗади уңышлар теләп , Лилия Мурадова.
    «Кешелекне дәвалыйсым килә»
  • 12 декабрь 2019 - 07:42
    Без имени
    Мин сезнен очен соендем.
    18 елдан соң кавышу 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...