Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Эльмира Кәлимуллина : «Ничек бар – шулай»

Популяр җырчы Эльмира Кәлимуллинаның бу видеоинтервьюсы аны җырчы гына түгел, ә хатын-кыз буларак та ача.

Эльмира Кәлимуллина – Россиянең «Көмеш тавышы» рәсми булмаган титул иясе. Аны эстрада артисты дип әйтеп кенә таныштыру иҗат чикләрен кысар кебек. Ул татар сәнгате мәдәнияте өчен янып йөрүче, аның дәрәҗәсен күтәрү, зыялылык өстәү өстендә эшләгән артист. Үзе дә затлы, зыялы! Тормышындагы перфекционистлыгы иҗатына да күчкән. Сәхнәдә тере тавышка җырлаумы, кинода төшүме – бар да камил булырга тиеш!  Эльмира Кәлимуллинаның бу видеоинтервьюсы аны җырчы гына түгел, ә хатын-кыз буларак та ача.

 

– Эльмира, исемең бөтен илгә танылуга сигез ел вакыт үтте. Шушы чор эчендә иҗатыңда нинди үзгәрешләр булды?
– Шушы сигез ел эчендә музыка өлкәсендә кем булуымны аңладым. Эльмир Низамов белән альбом чыгардык, ике концерт туры оештырдык, хәзер яңасына әзерләнәбез. «Голос» проектына рәхмәтлемен. Бик күп чит милләт кешеләре татар музыкасын тыңлый башлады. Димәк, мәдәниятебезне, сәнгатебезне башкаларга да яраттыра алабыз. 

– Ә шәхси тормышыңда?
– Бу хакта күп сөйләргә яратмыйм. Кияүгә чыктым. Мин – бәхетле ирнең бәхетле хатыны.

– Опера вокалы белән шөгыльләнгәнеңне беләм...
– Хыяллар тормышка аша дигән шигарь белән яшим. Һәм кулымнан килгәннең барысын да эшлим. Аллаһы Тәгалә мине үземне күрсәтә алырлык дөрес юлга кертеп җибәрер дип ышанам. Әйе, опера вокалы белән шөгыльләнәм, операда ничек хис иткәнемне сынап карар өчен төрле бәйгеләргә йөрим. Опера сәхнәсендә җырлар өчен әзер икәнемне аңлау белән үк тәкъдимнәр килер дип уйлыйм. 

– Концертларыңда һәрвакыт тере тавыш. Югыйсә фонограммага җырлау, музыкантлар ияртеп йөрмәү, күпкә арзанга төшә.
– Барысы да чын булырга тиеш! Бу – иҗаттагы позициям. Әйе, ул миңа кыйммәткә төшә, тамашачы да әле тере тавышка үткән концертларга күбрәк түләргә әзер түгел. Музыка инструментларыннан башка узган концертлар бик кызганыч һәм көлке. Моны тамашачы әлегә аңлап бетерми бугай. Тик күрәм, халык сыйфатлы музыкага тартыла башлады. Сыйфатлы, димәк, тере тавышка җырлау, тавышыңның бөтен көчен күрсәтү. Быел язын Мәскәүдә үтәчәк классик концертымда микрофон булмаячак. Сәхнәдә бары рояль һәм тере тавыш. Камиллеккә омтылуым өчен якыннарым да әрли. Әйе, еллар буе шәһәр һәм авыллар буенча гастрольләрдә йөрмим, концерт турымда 72 шәһәр юк. Ләкин тормыш барысын да үз урынына куячак. Мин үземә беркайчан да хыянәт итмәячәкмен.

– Син бит әле җырчы гына түгел, кино артисты да. «Золотая Орда», «Кире» фильмнарында уйнадың... 
Кино – сихри дөнья ул! Һәр иҗат кешесе кинода төшәргә хыялланып яши. Тырышуларым бушка китмәде. Миңа бәхет елмайды. Ул искиткеч тәҗрибә булды. Актерлык осталыгы мине камилләштерде, сәхнәдә үземне ирекле тотарга өйрәтте. Кинога төшү глобаль максатым түгел. Үземә ошаган сценарийлар булса гына «проба»га барам.

– Ә театр... 
– Сәхнәдә Шиллерның «Мария Стюарт» пьесасындагы төп геройны уйнар идем...

– Композитор Эльмир Низамов белән иҗади дуслыгыңа күпләр сокланадыр, бәлки, көнләшәдер дә. Сер булмаса, бу тандем безне тагын ниләр белән сөендерер икән?
– Тормышымда Эльмир кебек уникаль кеше булуына сөенеп туя алмыйм. Мин Эльмирга таянам, ышанам. Ул чиксез талант иясе генә түгел, шәп кеше дә! Иҗаттагы максатларыбыз охшаш: аңа таба бер сукмактан барабыз. Мәскәүдә узачак концерт та – уртак проектыбыз. Бик күп яңа җырлар яздырдык. Аларның берсе тиздән экраннарга чыгачак кинога саундтрек булды. Максатыбыз – татар җырлары тупланган альбом чыгарып, аны бөтен дөньяга таныту. Моның өчен бик нык әзерләнәбез, эзләнәбез.  

– Эльмира, сине һәрвакыт зыялы, затлы итеп күрергә кирәк. Ә өйдә нинди син?
– Эш һәм өй чикләрен бүлеп карый беләм. Йорт җанлы, бик тыныч кеше мин. Ашарга пешерергә, өйдә чисталык, тәртип сакларга яратам. Чын татар хатыны инде! 

– Яшь, чибәр, талантлы хатын-кыз тагын нәрсәләр хакында хыялланып яши? 
– Диңгез, күл яки елга буенда йорт, янәшәмдә – якын кешем, өй тулы бала-чага, бәлеш исе, ә киштәдә... «Гремми», «Оскар»... Бу хакта сөйләгәндә дә күзләремә яшь килә.
Видео: Фәнис Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар