Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Мин таянып калдым шигырьгә!

Шагыйрә Шәмсия ҖИҺАНГИРОВАның тормыш кагыйдәләре

 

Шагыйрә Шәмсия ҖИҺАНГИРОВАның тормыш кагыйдәләре

Шәмсия – кояш дигән сүз. Әнкәй шулай ди иде. Исемем өчен хурлануларым балачакта!.. Чөнки малайлар, аны ике иҗеккә бүлеп, гел ирештерәләр иде. Елый-елый кайтам. Нигә миңа андый исем  куштыгыз дим. Апаларым Әнисә, Халисә, Әлфия югыйсә. Кияүгә чыгып, Гариповадан Җиһангировага әйләнгәч, исемемнең мәгънәсе тагын да көчәйде. Җиһангир бит ул – җиһанны яулап алучы. Кояш кебек ялт итеп торасың, исемең җисемеңә бигрәк туры килеп тора, диләр хәзер.
   
Шундый гаҗәеп җирдә туып та шагыйрь булмау – гөнаһ. Мөслимнән, Баектан башка җирдә тууымны күз алдына да китерә алмыйм. «Баекны икенче Швейцария дип әйтәләр. Барып күрәсе иде авылыгызны», – диючеләр бар. Әйе, искиткеч ул! Сарашлы буена, Башкортстан чигенә урнашкан. Роберт Миңнуллинга: «Сезнең Сөнне Сөн иткән безнең Сарашлы», – дия идем. Казанга укырга киткәнче Мөслимне бер генә барып күргәнмендер. Чөнки район үзәгенә бездән 45 чакрым, ә Бакалыга җәяү дә йөрибез, турыдан 8 чакрым гына. 

Оялу миндә капчык-капчык. Яшь чакта артык кыюсыз булганыма үкенәм. Оялчанлык 3 яшемнән шигырь чыгара башлап, «шагыйрь» дигән кушамат та тактылар. Җәй көне тәрәзәләр ачык, үзем дә сизмәстән, такмаклап шигырь сөйләп йөри идем. Безгә килгән әбиләр чәй эчеп утырганда ишетәләр дә: «Әнә теге шагыйрь кайта!» – диләр. Миңа инде ул ниндидер бер кушамат кебек ишетелә. Шулкадәр гарьләнә идем... Һич кенә дә шагыйрь булам диеп йөрмәдем. Кулга каләм-кәгазь алып шигырь язуым 4 нче сыйныфта булды. нәселдән килә торган сыйфат инде ул. Яши-яши дә котыла алмадым шуннан. Казанга 10 нчы интернат-мәктәпкә укырга килгәч, язган шигырьләремне күтәреп редакцияләргә барам да, керергә йөрәгем җитмичә, кире борылып кайтып китә идем. Берәр иптәш кызым белән барсам гына керергә җөрьәт итәм.

Гомерем буе әткәйне көтеп яшәдем. Малайлар рәнҗетә башласа, кызлар «әткәйгә әйтәм», – дип йөгереп кереп китә. Минем дә «әткәйгә әйтәм» диясе килә иде. Һәм әйттем дә! Авылның икенче урамында гына яшәп ятканын беләм бит! Малайлар: «Синең әтиең түгел бит ул!» – дип, йөрәкне өтә. «Оятсыз! Балаларын ташлап...» – дип, әткәемне бөтен кеше хурлый иде. Чөнки ул миңа яшь ярым вакытта бездән китеп, «җизни, җизни» дип йөргән Сайра белән (әнкәемнең әнисе белән аның бабасы – бертуганнар) яши башлады. Бик күп сыйфатлар күчкәндер әткәйдән дә. Укыган кеше булмаса да, авылда радиоаппаратураны эшләтеп торды ул. Һәм бөтен кешеләрнең суыткычларын, радиалгычларын, телевизорларын төзәтте. Үләренә соңгы көннәр җиткәндә дә сыер саву аппаратларын, урамдагы суларны карап торды... «Әтиеңнең җырлаганын ишеткәнең бармы? Илһам кебек җырлый Гатуф», – диләр иде. Табигать биргән җырчы инде ул. Җырлау сәләте миңа да күчкән. Шулай туры килде: яшьләр өй сала торган урамга, Халисә апаларга каршы гына әткәй дә йорт салып чыкты. Апамнарга барган саен, әткәем күренмәсме дип гел  карап узам. Әткәем үтеп китмәсме дип, тәрәзәдән күз алмыйм... 

Әнкәй – авылның тракторы да, комбайны да. Хатын-кызлар – 50 ле, ир-атлар 70 ле, 1 метр озынлыктагы чалгы белән печән чаба икән. Минем әнкәем дә бер метрлы чалгы белән чаба иде. Аның утырып торганын, ятып торганын хәтерләмим. Ул бөтен эшкә өлгерә иде. 30 тиенгә, 50 тиенгә кешеләргә күлмәкләр тегеп кидерде. Күрше-тирә авыллардан, Бакалы якларыннан киләләр... Күрше әби исә: «Ярар, җиткән 30 тиен!» – ди иде. Әни беркайчан да сорап алмады. «Ярар, кулың җиткәнен бир», – дия торган иде. Ул теккән пальтолар, фуфайкалар, сырган чалбарлар... Бөтен авылны безнең әни хәерчелектән коткарып яшәгән кеше! Безне дә ялт иттереп әнкәем киендереп үстерде.  Ул мулла кызы булган. Исеме дә – Мосаллия, намаз укучы хатын-кыз мәгънәсендә. 8 яшендә бабам аны намазга бастырган. Һәм гомере буе, 95 яшькә кадәр ул шул юлында булды. Намаз укулары, ураза тотулары белән беркайчан мактанмады. Һәм 40 елга якын авылыбызда мәетләрне соңгы юлга озатты! 

Ирем Назыйм мине, кыяфәтемә карап, председатель кызы, дип уйлаган. Якын килеп сүз катарга курыктым, ди. Ике ел күзәтеп йөргән. КИСИда укыганда, безнең Кызыл Позиция урамындагы тулай торак ашханәсенә йөри торган булганнар. Мин беркемнекенә охшамаган киемнәрдән – чөнки үзем тегәм! Кибеттә тукыманы күрү белән, фасоны күз алдыма килә.

Үземдәге бөтен сыйфатларны әнкәйдән тупладым, аннан үрнәк алдым. Һәм аннан эшне кушканга гына эшләмәскә өйрәндем. «Менә шуны эшлә әле, дип кушмыйлар эшне, үзең белеп эшләргә өйрән», – дип әйтә иде ул.
 
Балачакның хәтере бик уяу: күп нәрсәләр истә кала! Апамнан калышмаска тырышып, зур чиләкләр асып су ташулар... Тау башына менеп җиткәндә генә, көянтә озын булу сәбәпле, чиләкләр җиргә бәрелеп, су түгелүләр... Әмма балачагымның иң озын хатирәсе – ул әткәемне көтү, Һәм кызыл пәлтә алып кайта дип көтү. Бер кызга әтисе кызыл плюш пәлтә алып кайткан иде. Минем дә шундый кызыл пәлтә киеп йөрисем килде! Хәерчелектән түгел. Аны әти алып кайта дип өметләнү бу. Әткәемнең ташлап китүен бик зур кимсенү итеп кабул иткәч, башка кимсетүләр бөтенләй чүп кенә икән ул.

«Кызым, тимәгез, кешенең рәнҗеше төшмәсен!»  Күлмәк тектергәндә төшеп калган тукыма кисәкләренә үрелсәк, әнкәй гел шул сүзләрне кабатлый иде. Ул шулкадәр гадел булды. Без шырпы кабыннан бишек ясап, чүпкә ташлыйсы кечкенә кисәкләрдән курчак күлмәкләре тегеп, «бишек»ләрне гөлгә асып уйный идек. Һәм театр куярга ярата идек. Чаршау бар, мич каршында – сәке. Хәзер бу киемне киябез, хәзер болай эшлибез, дип, апама әйтеп торам. Мин сценарист, режиссер булганмын инде. Күрше әбиләр көлә-көлә безнең спектакльне карый!

Казан мәктәбендә инде чынлап торып шигырь дөньясына чумдым. Мәктәптә яхшы укуым, олимпиадаларда катнашуым мине Казанга, 10 нчы интернат-мәктәпкә китерде. Әйдә, минем исемгә шигырь яз, ди классташлар.  30 баланың һәркайсына багышлап шигырь язам. РСФСРның атказанган укытучысы Маһруй Исхаковна Якупова – әдәбият укытучыбыз. Ул минем университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүемне тели иде. Мин бит әле математиканы да су урына эчәм! Математика укытучыбыз Масель Зыятдинович пединститутка, физика-математика факультетына тарткалый. Маһруй апаның үз туксаны – туксан: мин һичшиксез шигырь язу нечкәлекләренә төшенергә тиеш икән! Камал театры артистлары интернат-мәктәптә түгәрәк алып бара, «Зөбәйдә – адәм баласы»нда – мин Зөбәйдә! Актриса булып китү ихтималым да юк түгел. Буең бар, җырлыйсың, диләр. Һәм җырчы булып китәргә дә кыстадылар. Балачакта авылда мин баянда да, мандолинада да уйнадым. Үзем өйрәнеп... Елавыма түзәлмичә, әни инструментлар алып кайтып биргән иде... 

Кемгәдер охшагансың икән, бу тышкы кыяфәттә генә түгел, күңел халәтендә дә чагыла. Миндә, мәсәлән, Нонна Мордюкова белән охшашлыклар бар. Чәчләр, тавыш, холык... Хәтта эшләп тупасланган кулларымны да аның кебек яшерергә тырышам. «Молодая гвардия»нең экраннарга чыккан чагы. Калын чәч толымнарым билдән түбән төшеп тора. Шунда миңа: «Нәкъ Ульяна Громованы уйнаган Нонна Мордюкова!» – диделәр.

Бер дәфтәрем дә 12 битле түгел иде. Дәрестә онытылып китеп шигырь язам да, ул битне ертып алам: укытучыга җибәрәсем килми. Ә шигырь парта астында кала. «Муса Җәлилнең әнисе ашка килгән әбиләрнең галош эченә улының шигырьләре язылган битләрне салып җибәрә торган булган. Син дә кечкенә Муса кебек шигырьләреңне теләсә кая таратып йөрмә, мин җыеп йөрим артыңнан», – ди торган иде Маһруй апа.  

«Татар бүлегенә укырга кермәгән булсам, Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрен тыңлаудан мәхрүм калыр идем...» Шулай язып куйганмын. Аның дәресләрендә бөтенләй башка дөньяда кебек хис итәсең! Лекцияләрендә сөйли-сөйли дә, безнең офыкларны киңәйтеп, төрле җирләргә алып кереп китә, халык җырыннан берәр дүртьюллыкны китереп куя. Әсәрләрендә дә сюжет төрле якларга кереп китә бит аның... Флера Сафиуллина лекцияләре үзе ни тора!

Мостафа Ногман укытканга, фарсы теленә йөрдем. Ул, Казансуларны үтә-үтә, университетка җәяүләп килә. Аудиториягә очып килеп керә! Күзләрендә очкыннар бии! Миңа карап: «Балам! «Киек казлар»!.. – ди. Мин бөтен аудиториягә аның «Киек казлар»ын җырларга тиеш булам. Берсендә: «Балам, бер шигырь язып килдем: «Бөдрә таллар». Шуны «Җиз кыңгырау моңнары» көенә җырла әле», – ди. Җырлыйм! «Җиз кыңгырау»ның бик популяр вакыты бу. Соңрак инде «Бөдрә таллар»га Рөстәм Яхин музыка язды. 

Кая гына барсак та, «Хәерле иртә!»ләр килде дип каршылыйлар! Шәмсия Җиһангирова дип түгел... Радиода эшли башлавыма да инде 30 ел була. Мин анда яңа сулыш белән килеп кергән идем. Ә «Хәерле иртә!»м 22 ел буе иң популяр тапшыру булды.

Мин гафу итә, кичерә беләм. Җир йөзендә мин ышана торган соңгы кеше калганчы шул кешелек сыйфатларына ышаначакмын. Кемдер миңа начар сүз әйтте дип, бөтен дөньясына үпкәли алмыйм.
 
Эшне җырлап эшләргә яратам. Токмач кискәндә дә, бәлеш пешергәдә дә, машинада юлга чыксам да җырлыйм. Җырчылар ялындырып кына җырлый гадәттә. «Ой, минем тавышым әле ачылмаган», «аның фонограммасы юк», «минем тавыш әле 11 дә генә уяна», диләр. Минеке гел уяу! Рульдә барганда улым: «Әни, әйдә, «Озын су өсте»н, әйдә, «Иске карурман»ны, «Олы юлның тузаны»н», – дип тезеп китә. Икәүләп җырлыйбыз. 

«Карындагы балаң белән гел сөйләш. Ул сине ишетеп тора бит!» Йөкле вакытта әнкәем гел шулай әйтә иде. Бу бит фәнни трактат. Хәзер докторлар да  сөйләшергә кирәк, музыка тыңлатырга кирәк карында чакта ук, дип әйтә. Әнкәй җырлап йөрергә куша иде. Улымны тапкач, Әлмәткә бәби күрергә килде дә: «Кызым, бер дә сөйләшкәнеңне ишетмим», – ди. «Ул бит әле аңламый», – дим. «Ул аны сеңдереп ята. Син аның белән сөйләш. Балага шигырьләр сөйлә», – ди. Чыннан да, теле тизрәк ачыла икән! Улым тәпи йөргәнче сөйләшә башлады. Мөгаен, минем белән дә шулай сөйләшкәндер әнкәем. Югыйсә 3 яшьтән шигырьләр чыгармас идем. 
 
Иң зур бәхетем – балаларым акыллы. Шигырьләр языгыз дип өйрәтмәдем – барысы да шигырь яза!  Улым Илдар да, кызым Гөлназ да, хәтта оныгым Илһам да! Икесе дә Халыкара конкурслар лауреатлары. Гөлназ менә дигән җырлар яза. Ул музыка көллиятендә укыта. Илдарның кызы Камилә – рәсем буенча халыкара, татар теле буенча республика конкурсларында җиңгән бала. Кечкенә Мәликәбез дә шуларны күреп үсә.

Җиде күкләр белән бәйләнгәнемне инкарь итә алмыйм. Кайчак, боларны мин яздым микән? Бу сүзләр акылыма каян килде икән, дип шаккатам. Күктән иңгәнен көтеп утырам. 2-3 ай шигырь язмаска мөмкин мин. Эшләп йөрим: җир казыйм, кирпеч ташыйм. Бер заман шигырь дулкыны китереп бәрә! Үзенең ритмы, моңы белән!.. Шуны кәгазьгә генә төшереп куям. 

Мин – үземә бертөрле! Берәүне дә уздырырга тырышмыйм. Кайберәүләр, син икенче Гөлшат Зәйнашева, диләр. Юк, мин икенче түгел, мин беренче Шәмсия Җиһангирова!

Һәр җырым балам кебек кадерле. Ә шигырьгә язылган җыр – баланың башлы-күзле булуы ул. Беренче җырымның язмышы  «Азат хатын» – «Сөембикә» белән бәйләнгән. Студент чагымда «Нишлим?» дигән шигырем чыкты журналда. Китап нәшриятында эшли башлаган көннәрем. Композитор Фасил Әхмәтов шалтырата. «Мин бит сезнең «Нишлим?» шигыренә көй яздым», – ди. Пианинода уйнап күрсәтте. Җырны иң беренче башкаручы Люция Хәсәнова булды. Без аның белән интернат-мәктәптә бергә укыган идек. Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Миңгол Галивлар башкарды. Аны хәтта Америка татарлары да, Кытайдан килгән кызлар да җырлады... «Ак күлмәгем», «Бураннар», «Күрәсем килгән иде», «Мөслимем»... Һәр җырым кадерле миңа.
 
Бәрәкәте булса, әз дә җитә, бәрәкәтсез булса, күп тә бетә. Әнкәй гел шулай ди торган иде. «Кызым, акча әз дип кайгырма, бәрәкәте булсын», – дип тынычландыра иде. Хак сүзләр! Шигырьләремә җырлар язылганны көтелмәгән шатлык итеп кабул итәм. Иҗатны акчага сатуны күз алдына да китерә алмыйм. Кул сузып акча алган мәлдән Күкләр белән элемтәм бетәр шикелле.

Кешегә рәхәт күрсәтү рәхәт! Мин кеше кайгыртудан ләззәт табам. Ирем кайтышка тәмле ризыклар пешерегә ярата идем. Кулларын пешерә-пешерә, өчпочмакларымны тәмле итеп ашый иде...  Бик акыллы, чибәр, затлы кеше иде ирем. Аз яшәде, әмма рәхәт яшәп китте.

Мин аны яшәүгә өметләндереп яшәтә алдым. Бәлки, үзе сизгәндер дә рак икәнен. Алдаша торган кеше булмасам да, «юк, начар чир түгел синдә», дип юата идем. Мин аны яшәүгә өметләндереп яшәтә алдым. Аңа бик килешә иде мин алган киемнәр... Баекта хәзер дә әйтәләр инде, ирегез белән урамнан төшеп барганыгызны чыгып карап кала идек, дип. Мин җыр диңгезендә кайнаган кеше, Назыйм баянда уйный. Без табын түрендә бик кадерле кунаклар була идек! Мин җырлыйм, ул уйный! Миңа бик матур шигырьләр яздыртты ул. «Нишлим?» дә аңа багышланган иде. «Назыйм Хикмәт булмасаң да, хикмәтләрең бар синең/ Мине шаян яки уйчан итмәкләрең бар синең..», «Бүген гомеремдә беренче кат / Мин курыктым сине югалтудан»  дигән шигырьләр...

Эшне мин теләгәнчә эшләмәсәләр дә, кайчак бөтенләй эшләми калсалар да, сүз әйтмим. Усал кайнана да, усал әби дә түгелмен. Миңа кыен булса да, эшне мин теләгәнчә эшләмәсәләр дә, кайчак бөтенләй эшләми калсалар да, мин дәшми калам. Чөнки үземә дә авыр ишетелер иде ул. Эшне кушып эшләтергә яратмыйм. Бу гадәтемне белгәч, балаларым үзләре белеп эшли.

Язмыш гамәл китабына язылып куелгандыр. Һәм шул гамәл китабына язылганны син үтә алырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә ышанам, шөкер итә беләм. Шушы язмышта яшәргә яратам, шушы язмышта яшәп бетерермен дим.

Ир-атның зирәк акыллысы хатыны фикере белән килешмәсә дә, аны һәрвакыт тыңлый. Аныңча эшләмәсә дә, ярар, шулай эшләрбез дип әйтә ала.
 
Нык арысам, хәйләле ял итү юлын беләм: икенче эшкә керешәм. Көрәк белән җир казып киләм дә, арыгач, чүп утауга күчәм. Рәхәт булып китә. Аннары җиләк җыярга тотынам... Арыгач та һаман эшлим. Хәлем беткәч тә, бер йөз метр үрмәләп барырмын шикелле.

Кыен чакта Аллаһы Тәгаләгә һәм шигырьгә таяндым. Иремне югалткан көннәр иң авыр чак булгандыр. Ул гаҗәп икән. Хезмәттәшләре, туганнары баштарак килеп хәлен белде. Аннары юкка чыктылар.  «Мин таянып калдым шигырьгә» дигән шигырем дә бар... Елый-елый шигырь язам да бушанам. Ни өчен әле мин үземә җиңел булсын дип башкаларга сөйләргә тиеш? Иремә 17 операция ясадылар, үлем эчендә ятты дип, нигә дусларымны хәсрәткә салырга тиеш?.. Барысын да Аллаһы Тәгалә белә, күрә...

 Ниндидер эшкә алынганмын икән, мин сер бирәчәк түгел! Җиңәргә тырышачакмын, һәм җиңеп чыгачакмын! Эшкә алынгансың икән – эшлә. Эшли алмасаң да эшлә!

 

Видео: Анна Арахамия

                                                                                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар